План - конспект "Саннарны гомумиләштереп кабатлау" 4 класс

92 нче рус-татар мәктәбе
Тема:
“Саннарны гомумиләштереп кабатлау”
4 сыйныф
Укытучы:
Сиразова И.Д.
2015ел
Тема:Саннарны гомумиләштереп кабатлау
Максат:1.Саннар турында белемнәрне системалаштыру
2. Язу күнекмәсен ныгыту.
3.Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү
Материал:1.Р.З Хайдарова “Куңелле татар теле”Казан
“Татармультфильм”нәшрияты 2014 ел,
2. Фәтхуллова К.С. “Татарча сөйләшәбез, укыйбыз,язабыз.”Казан.РТ “Хәтер”
нәшрияты.2012 ел.
3. Ч.М.Харисова “Татарча да яхшы бел” Казан.РТ “Хәтер” нәшрияты.2000 ел.
Дәрес тибы:белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Җиһазлау:плакат, кагыйдә,интерактив такта,кисмә
саннар,тестлар,карточкалар.
План- конспект.
I.Оештыру өлеше.
-Исәнмесез балалар.
-Бүген сезгә яхшы кәеф телим.Утырыгыз.
-Әйтегез әле буген ничәсе?
-Әйе,дөрес 15 май.Дәфтәрләрегезгә бүгенге числоны язабыз.
-15 нинди сан?
-Эйе, дөрес кушма сан.
-Ә,атнаның кайсы көне?
Җомга сүзен дә язып куябыз.
Гади һәм кушма саннары кергән әйтемнәрне искә төшерик
Җиде кат үлчә, бер кат кис.(Семь раз отмерь ,один раз отрежь)
Монда нинди саннар бар?
7һәм 1 саннары гади саннар
Бу юлларны сез ничек аңлыйсыз?
Һәм матур итеп дәфтәрләргә язабыз(тактада матур итеп язып күрсәтү)
Эшне башлыйк,дөрес җаваплар өчен төсле кәгазьләр бирәм.Аның санына
карап билгеләр куярбыз.
II.Беленәрне актуальләштерү
1.Дәреслек өстендә эш
3 нче күнегүне язмача эшлибез.Нокталар урынына тиешле саннарны куеп
язабыз.
Безнең сыйныфта ничә төркем?
3 нинди сан?Ә хәзер игътибар монда тактадагы саннарны 2 төркемгә бүләргә
кирәк.
III.Үз танып белү эшчәнлеге
2.Төркемнәргә биремнәр бирү:(интерактив такта белән эшләү)
а)төрле катлаулыктагы тест биремнәре.
б)бирелгән саннардан 1 төркем сүзтезмә тезеп яза
2төркем 5 җөмлә яза, 3 төркем саннар кертеп кече хикәя яза.
v. Ял минуты үткәрү.
VI.Үтелгән теманы кабатлау
в)өстәмә төрле төр катлаулыктагы карточкаларны эшлибез.
г)ребуслар эшләү.
д)комуникатив биремнәр үтәү
VII. Рефлексия
Презинтация өстендә эшләү
VIII Дәрескә йомгак ясау
-эшләргә нәтиҗә ясау,билгеләр кую.
-өй эше: 1 төркемгә Саннар илендә”темасына рәсем ясарга
2 төркемгә “Сан”темасына 5-6 әйтем язарга.
3 төркем “Саннар” темасына 5-10 табышмак язарга
Без бүген дәрестә нинди тема үттек?
Без нинди саннарны беләбез?
Алар нинди төркемнәргә бүленә? Дәрес тәмам,ял итәргә мөмкин.