Технологическая карта урока "Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" 6 класс

Минһаҗева Рәмзия Марс кызы, Алабуга шәһәре,”10 нчы гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль
бюджет учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема
Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау
Максат
1.Алмашлыклар турында белгәннәрне гомумиләштерү,системалаштыруга ярдәм итү,
2. Гомумиләштерү күнекмәсен камилләштерү,
бердәм республика тестына әзерләнү күнекмәләре булдыру,
3.Туган илеңә мәхәббәт , патриотизм хисләрен тәрбияләүне дәвам итү.
Бурыч
Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.
Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.
УУЭ
Шәхескә кагылышлы УУГ:
- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен
арттыру.
Регулятив УУГ:
- хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып,
уку бурычларын кую;
- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм
аларны куллану;
-бәяләү.
Танып белү УУГ:
- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;
-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм
үткәннәрне анализлау.
Коммуникатив УУГ:
- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;
- үз фикерләреңә ышандыра белү;
- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы
итеп әйтеп бирә белү.
Төп төшенчәләр
Алмашлык, алмашлык төркемчәләре
Предметара
бәйләнеш
Әдәбият, патриотик тәрбия
Төп ресурслар
Өстәмә ресурслар
Куллану өчен дәреслек:
Татар теле, 6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен дәреслек
Техник чаралар:
Компьютер, экран, проектор.
Класс белән эш
Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.
Дәрес
этаплары
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.
Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру
Укучылар кулларны-кулга тотынышалар, күңелдән генә бер-берсенә изге
теләкләр телиләр. Бер-берсенә карап елмаялар.
Берничә укучы теләкләрне кычкырып әйтәләр.
2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.
Максат: Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыреннән алмашлык төркемчәләрен билгеләү нәтиҗәсендә белем
һәм күнекмәләрне тигезләү, алган белемнәрне гомумиләштерү, системага салуга әзерләү.”Эш беткәч уйнарга ярый”
шигыре буенча мультфильм карау.
Укучылар татар
халкының бөек шагыйре Г.Тукай турында искә төшерәләр, мультфильм
карыйлар, мультфильм буенча фикер алышу, шигырьне укыйлар,
алмашлык төркемчәләрен табалар.
Укучылар өй эшләрен укыйлар, үзбәя.
3 этап. Уку мәсьәләсе кую
Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсе кую).
Укучылар җөмләдән алмашлыкларны табалар, уку мәсьәләсен әйтәләр:
алмашлыклар турында белем һәм күнекмәләрне камилләштерү өстендә
эшләүне дәвам итәбез. Укытучы һәм укучы бер-берсе белән аралаша.
Дәреснең темасын эзләү юлы белән укучылар үзләре таптылар. Монда
танып-белү,коммуникатив гамәлләр булды.
4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.
Максат: алмашлык төркемчәләрен грамматик билгеләре нәтиҗәсендә табу; алмашлык төркемчәләрен аңлау өчен
шартлар тудыру
Укучылар үзләренә максатлар куялар.
Җөмләләрне укыйлар,билгеле тәртиптә урнаштыралар, алмашлык булган
җөмләне табалар
мәгънәсен ачыклыйлар, төркемчәсен билгелиләр һәм үзбәя куялар.
Танып- белү гамәлләре аша укучылар дәрестәге теманың кагыйдәсен,
биремнәрен үзләре таптылар, аңлап әйттеләр, куелган проблеманы
чиштеләр
Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:
а) Җөмләләрне текст булырлык итеп урнаштырып, алмашлыкны тапса -
«3»;
б) Җөмләләрне текст булырлык итеп урнаштырып, алмашлыкны табып,
төркемчәсен әйтсә - “4”;
в) Җөмләләрне текст булырлык итеп урнаштырып, алмашлыкны табып,
төркемчәсен әйтсә,җөмләдәге функциясен билгеләсә , аңлатса- “5”;
Көтелгән җаваплар:
3) сугышчыларның күрсәткән батырлыклары турында
3) бу җиргә батыр сугышчының каны тама
1) Батырлар мәңгелеккә күңелдә кала
Танып- белү гамәлләре аша укучылар биремнәргә җавапларны үзләре
таптылар, аңлап әйттеләр, куелган проблеманы чиштеләр.
Төркемнәрдә эш.Укучылар сорау алмашлыкларыннан билгесезлек һәм
юклык алмашлыклары ясыйлар,алар белән җөмләләр төзиләр.
Укучылар җөмләләрне төзеделәр, тыңладылар, укытучы ярдәме белән һәр
җөмләдә алмашлыкларны сорау куеп аңлаттылар. Үз фикерләрен әйтеп
бирә алдылар. Бу коммуникатив һәм регулятив гамәлләр булды.
(Парларда эш)
Укучылар алмашлыкларны кулланып, сөйләшү оештыралар.
Үзбәя.
Үзбәя өчен критерий:
а)8 реплика –“3”;
б) 10 реплика –“4”;
в)14 реплика –“5”.
Физминутка.
Яздым җөмлә, иҗек, сүз,
Бик арыды минем күз.
Йомам, күзем ял итсен,
Ачам, күзем күп күрсен.
Тагын йомам, тагын ачам,
Бер йомам да бер ачам.
Күзләр хәрәкәте белән
Бик зур әйләнә сызам.
Аннан төбим күземне
Имән бармак башына.
Кинәт карыйм читтә үскән
Биек агач башына.
Укучылар тест биремнәрен эшлиләр.
Көтелгән җаваплар:
А4.Билгеләү алмашлыклары
А5.Бер авылда
А6. Зат һәм күрсәтү алмашлыклары
А7. Сорау алмашлыклары
А8.3 алмашлык
Үзбәя.Үзбәя өчен критерийлар:
а) 2 дөрес җавап-2”;
ә)3 дәрес җавап–“3”;
б) 4 дөрес җавап “4”;
в) 5дөрес җавап- 5”.
5этап. Рефлексия.
Нәтиҗә һәм бәяләү.
Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау
Алмашлык турында
нәрсәләр
беләсез,тикшерик әле.
Алмашлык нәрсәне
белдерә,нинди сүз
төркемнәрен
алмаштырып килә
-Алмашлык нинди
сорауларга җавап бирә?
-Алмашлыкның нинди
төркемчәләрен
беләсез,мисаллар белән
дәлилләгез.
-Җөмләдәге
функциясен мисаллар
ярдәмендә дәлилләгез.
Дәрестә нинди УМ
чиштек? Ничек
эшләдек? Ниләр
белдек?
Парларда эш.Укучылар бер-берсенә сораулар бирәләр,белемнәрен тикшерәләр.
Үзбәя.Үзбәя өчен критерийлар:
а) Мисалларны укытучы яисә иптәше ярдәмендә әйтеп бирә алса –“3”;
б) Өч сорауга җавап биреп, мисаллар әйтсә – “4”;
в) Барлык сорауларга җавапны һәм мисалларны үзе әйтә алса- “5 ”.
Без бүген алмашлык һәм аның төркемчәләрен җөмләдәге функциясен истә калдырдык.
Алмашлыкларның сөйләмдә әһәмиятен, кулланылышын ачыкладык. Туган илеңне
дошманнардан сакларга кирәклегенә төшендек.
Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар:
а) Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Нәрсәләр белдек? сорауларына үз фикерен
тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – “5”;
б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса – 4”;
в)дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Нәрсәләр белдек? дигән сорауларга укытучы
яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә -”3”;
г)укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмаса -”2”.
6 этап. Өй эше бирү
1. Мәҗбүри - 297 нче
күнегү,
алмашлыкларның
төркемчәләрен
билгеләргә;
2.Ярым иҗади 298
нче күнегүдәге текстны
укырга, план төзеп
язарга;әдәби әсәрдән 3
алмашлыкка
морфологик анализ
Укучы эзләнү, регулятив күнекмәләр аша “Мин бу эшне эшли алам, эшли алмасам,
алмашлыклар турында кагыйдәләрне кабатлыйм,”-дип үзенә максат куя.
ясарга. 3.Иҗади бирем-
Алмашлыклар
кулланып, “Якташ
батырлар”темасыны
хикәя төзергә.