Конспект урока "Исем сүз төркемен кабатлау" 4 класс

Татарстан Республикасы
Балтач муниципаль районы
Сосна урта гомуми белем бирү мәктәбе
ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМЕН КАБАТЛАУ
4 КЛАСС
НАСРУЛЛИНА ГӨЛСӨЯ РӘШИТ КЫЗЫ
1 нче категорияле башлангыч сыйныфлар
укытучысы
Тема : Исем сүз төркемен кабатлау
Максат : 1. Исем сүз төркеменең килеш һәм сан белән төрләнеше турындагы белем
һәм күнекмәләрен системалащтыру
2. Төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану, фикерләү сәләтен
бәйләнешле сөйләм телен үстерү
3. Татарстандагы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кошларга
карата сакчыл караш тәрбияләү.
Материал : дәреслек 90-92 бит, тестлар, карточкалар, Кошлар “ китабы
Җиһазлау : презентация, тактада күгәрчен рәсеме, аның томшыгында конверт, җимлек,
кош рәсемнәре.
Дәрес барышы:
1. Дәресне оештыру.
1. Исәнләшү.
- Исәнмесез, балалар!
Әйбәт үтсен көнегез,
Фән серен күп белегез,
Җиңел булыр укулар,
Дәфтәр саен “5” булсын,
Ерактан көлеп торсын.
2. Дәреснең гадәти дәрес булмавын хәбәр итү.((Слайд 1)
3. Дәрестә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерү. (Слайд 2)
Тулы җөмләләр белән сөйлә
• Иптәшеңне игътибар белән тыңла, бүлдермә
• Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт
II. Дәрес темасы һәм максаты белән танышу.
1.Нинди сүз төркемен өйрәнүне искә төшерү өчен, ребус чишү.(Слайд 3)
Ишәк, сарык,елан,машина сүзләренең беренче хәрефләрен кулланып исем сүзен төзү.
(Терәк схемага “Исем” сүзе беркетелә.)
Килеш сүзенә ясап килгән ребусларны чишү. (Слайд 4)
1
2
л
4
3
(Терәк схемага “килеш” сүзе беркетелә.)
-Балалар, без исем сүз төркемен өйрәндек, ничек уйлыйсыз, дәрестә нәрсә
эшләрбез?
Сыйныф бүлмәсенә “күгәрчен очып кергән”, аның томшыгында конверт бар.
Хатны уку.
Исәнмесез, укучылар.
Без- сезнең тирәдә кышларга калучы кошлар – сезгә хат язарга булдык.
Көннәр бик суык тора. Без бик туңабыз һәм ачыгабыз. Зинһар, безгә ярдәм
итегез!
Әңгәмә:
-Безнең якта кыш көне нинди кошлар кала?
-Аларга кыш көне җиңелме?
- Суык көннәр куркынычмы, әллә ашарга булмаумы?
(Ашарга булмау куркынычрак, алар күпләп һәлак тә булалар.)
- Ә без аларга ярдәм итә алабызмы?
(Җимлекләр ясап куя алабыз һәм шунда ярмалар, май кисәкләре, ипи валчыгы...
сала алабыз).
-Без нәкъ шулай эшләрбез дә.
III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1. Сорауларга җавап бирү.
-Балалар, төнлә белән бик көчле җил чыккан, буран булган. Безнең җимлек куярга
барасы юлга кар көртләре өеп киткән. Безгә юлны чистартырга кирәк.
Миңа кем булыша?
(Бер укучы чыгып, кар көрте рәсемен ала, анда язылган биремне укый) (Слайд 5)
Исемнәр нәрсәне белдерә?
Уртаклык исем нинди предметларга бирелә?
Берлек сандага исем ничә предметны белдерә?
Күплек сан нинди күплекне аңлата?
Исемгә ни өчен килеш кушымчалары ялгана?
Җөмләнең иясе кайсы килештәге исем белән белдерелә?
Җөмләнең иярчен кисәге булган исем кайсы килешләрдә килергә мөмкин?
н хәрефенә беткән исемнәр кайсы килешләрдә ике н хәрефе белән языла?
Нинди исемнәр һәм кайчан ике к хәрефе белән языла?
Ике т хәрефе кайсы очракларда языла?
- нар, -нәр, -лар, -ләр кушымчалары турында нәрсә беләсез?
- Бу кушымчалар – күплек сан кушымчалары. Борын авазына беткән
сүзләргә -нар, -нәр, калган сүзләргә -лар, -ләр кушымчалары ялгана.
Калын сүзгә - лар, -нар, нечкә сүзгә -ләр, нәр ялгана. Мәсәлән: шәһәр
шәһәрләр, авыл-авыллар, таң- таңнар, төн-төннәр.
2. Табышмакларның җавапларын табу. Килеш белән төрләндерү.
- Тагын бер көртне чистартырга кем булыша?
( Укучы көртне ала һәм укый: “Кроссвордны чишегез, шул сүзләрне килеш
белән төрләндерегез, нәтиҗә ясагыз”
(Слайд 6-7)
Кыш көне кайсы кош бала чыгара? (чукыр)
1. Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк,өй ясый (карлыгач)
2. Агач башы тукылдык,
Тукый-тукый тук булдык (тукран)
3. Савытыннан сабы озын (саескан)
4. Чуар киемле урам малае
Борчак җыя, кырда куна. (чыпчык)
5.Гөлдер-гөлдер гөл итекле
Гөлкәй кызыл читекле (күгәрчен)
(Слайд 8)
I төркем тукран, карлыгач,
II төркем – саескан, чыпчык,
III төркем – күгәрчен, чукыр сүзләрен килеш белән төрләндерә. (Эш мөстәкыйль
башкарыла)
Нәтиҗә ясый (калын әйтелешле исемнәргә калын кушымча ялгана, нечкә әйтелешле
исемнәргә нечкә кушымча ялгана).
Сузык авазга һәм
яңгырау тартыкка
беткән исемнәргә
Саңгырау авазларга
беткән беткән
исемнәргә
Ю.к. - га, -гә
Ч.к. –дан, -дән
Ур.–в.к. –да, дә
-ка,-кә
-тан, -тән
-та, -тә
3. Күзләр өчен ял минуты. (Слайд 9-12)
IV. Алынган белемнәрне ныгыту.
1. Кошларны танып бел.(Слайд 13)
Слайдтагы кошларның исемнәрен әйтү, кош тавышларын тыңлау, шул кошлар
турында язылган карточкалар буенча мөстәкыйль эш эшләү (исемнәрнең
килешен билгеләү). (Төркемнәрдә мөстәкыйль эш)
1 нче төркем
Песнәкләрне авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Көз һәм кыш
көннәрендә алар җимлекләргә бик еш килә. Ә җәй көне бөтенләй диярлек
күренмиләр.Бу чорда алар балаларына ризык эзләү белән мәшгуль була.
Кыш көне песнәкләрне ашатырга, җимлекләр ясарга, оялар элеп куярга
кирәк.Салкын вакытта алар орлык белән тукланалар, сөяктә калган итне дә бик
ярларны тишеп ясыйлар.
Карлыгач аксыл түшле, очлаеп килгән тар озын кара канатлы, сәнәк сыман
аерылып торган койрыклы була. Әлеге кошның очышына карап, аны яратып
чукыйлар, терлек маен ашыйлар. Песнәк түшенең уртасында – кара юл,
башында кара түбәтәй була. Муен өстендә ак табы бар. Бүрекле песнәкнең
башында кикрик сыман каурые була.
2 нче төркем
Күгәрченнәр борынгы заманнарда тауларда яшәгән. Ә хәзер аларның күбесе
даими рәвештә кешеләр янында яши. Күгәрченнәрнең төрләре бик күп. Без күк
күгәрченне беләбез. Аның канатлары күксел төстә була. Муены белән
күкрәгендә әле яшел төс, әле ал төс чагылып китә. Тәпиләре кып-кызыл.Ул, вак-
вак атлап, яңа яуган карда бормалы, кәкре-бөкре эзләр калдырып йөри.
Күгәрченнәр февраль аенда ук гөрләргә, парларын эзләргә керешәләр.Әле бер
урында әйләнеп, әле койрыгын җәеп, иелеп-бөгелеп, “кәләшләр” каршында
бииләр.
3 нче төркем
Карлыгачларны авыл һәм шәһәрләрдә дә, елга, яр буйларында да очратырга
мөмкин. Авылда яисә шәһәрдә яшәүче карлыгачлар ояларын балчык кисәкләрен
җилемле селәгәйләре белән ябыштырып, өй кыекларында, тәрәзә өсләрендә
коралар: яр карлыгачлары исә томшыклары һәм тәпиләре белән биек текә
шаяра,уйный, кояш нурларында коена дип уйларга мөмкин.Чынлыкта исә ул
бертуктаусыз “эшли”- бөҗәк тота. Карлыгач иртәнге таңнан караңгыга кадәр
һавада була, кайчагында гына тимерчыбыкка яки нечкә агач ботагына кунып ял
итә.
4 нче төркем
Чәүкә- авыл һәм шәһәрләрдә очрый торган иң гадәти кош.Аларның күпчелеге
кыш көне җылы якларга китми.Ояларын өй кыекларында , мич морҗаларында,
манара башларында, агач куышларында ясый.
Ул каргадан кечкенәрәк, төтен сыман кара-көрән төстә, көлсу-көрән башлыклы
була.Апрель башларында дүрт-биш бала чыгара. Аларны бөҗәкләр һәм
гусеницалар белән тукландыра. Көзгә кадәр чәүкәләр болыннарда, басуларда,
көтүлекләрдә гаять күп бөҗәкләрне юк итәләр. Ә инде көзен, бөҗәкләр беткәч,
бушаган иген басуларында орлык чүплиләр. Шәһәр җирендә яши торганнары,
төрле нда ташландыкларны ашап, шәһәр санитарлары”вазифасын да
башкаралар.
5 нче төркем
Торна матур гәүдәле, нәфис хәрәкәтле күчмә кош. Аның тавышы сагышлы да,
шул ук вакытта тантаналы һәм яңгыравыклы.Ул мүк, мүк җиләге яки тәбәнәк
чыршы белән капланган урман сазлыгында яши.Безнең якларга кайткач, яңа оя
ясамый, иске оясын эзләп табып шунда урнаша. Елга ике-өч бала чыгара һәм
аларны ояда бик озак ашата.Ул үсемлек орлыклары, җиләк, балыклар белән
туклана. Торна- бик сак кош. Гадәттә картрак торна сакта тора һәм кеше килүен
ерактан ук күреп ала. Шунда ук кычкырып хәбәр дә бирә. Шулай да бу сак
кошларның язгы бию-уеннарын ерактан гына булса да күрергә мөмкин.
2. Тест эшләү. (Һәр укучы мөстәкыйльэшли. Бер-берсенең эшләрен тикшерәләр)
1. Исемгә туры килгән билгеләмәне тап
а) предметның билгесен белдерә
б) предметны белдерә
в) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә
г) төрле сүз төркемнәрен алыштырып килә
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?
а) нинди? кайсы?
б) нишли? нишләде? нишләгән?
в) кем? нәрсә?
г) ничә? ничәнче? күпме?
3. Урам сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
а) -лар
б) - ләр
в) - нар
г) нәр
4. Ялгызлык исемне билгелә.
а) очучы
б) Акбай
в) кеше
г) өстәл
5. Уртаклык исемне билгелә.
а) Марат
б) Ык
в) дәфтәр
г) Азнакай
6. Иялек килешендәге исемне билгелә.
а) укучыга
б) дәрестән
в) бәйрәмдә
г) кешенең
7. Юнәлеш килешендәге исемне билгелә.
а) мәктәпкә
б) урманның
в) урамда
г) укытучыны
8. Чыгыш килешендәге исемне билгелә.
а) күзлеккә
б) ишектә
в) кызның
г) класстан
9. Төшем килешендәге исемне билгелә.
а) күзгә
б) телдән
в) баланны
г) өстәл
10 Урын-вакыт килешендәге исемне билгелә.
а) елганың
б) тауда
в) таңнан
г) машинага
3. Җимлекләрне элү. Җимлекләрдән– безнең җимлек – бу сүз миңа бик тә ошады,
әйдәгез шул сүзне мәгънәле кисәкләргә бүлеп карыйк әле.(Слайд 14)
(Җимлекләрдән - җим – тамыр, -лек – ясагыч кушымча, -ләр – күплек сан
кушымчасы, -дән чыгыш килеше кушымчасы.)
4. Рәсем һәм сораулар буенча хикәя төзү. (Слайд 15)
-Татарстанда нинди кошлар бар?
- Бу рәсемгә карата нинди җөмләләр төзеп була?
- Син үзең әле җимлек ясап элдеңме?
- Җимлек ничек ясала?
- Кошлар нәрсәне яратып ашый?
V. Рефлексив бәяләү. Дәрескә йомгак ( Слайд 16)
1.Нәрсә белдек? Ничек белдек?
2.Үзең өчен дәрестә нинди нәтиҗә чыгардың? Нәрсәгә күбрәк игътибар
итәргә кирәклеген аңладың? Күгәрчен алып килгән хатка без уңай җавап бирдекме?
Без кошларга булыштыкмы? ( Юк әле, без булышырга өйрәндек кенә. Без җимлек ясап
куячакбыз һәм анда җим салачакбыз.)
3. Билге кую.
VI. Өй эше бирү. лайд 17)
“Кошларга ярдәм итик” темасына кош исемнәрен төрле килешләрдә кулланып хикәя
язарга