Конспект урока "Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф" 2 класс

Дәрес темасы
«Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф»
Дәреснең дидактик максаты
Исем һәм фамилияләрне һәрвакыт баш хәрефтән язарга
кирәклеген төшендерү.
Дәреснең бурычлары
Белем бирү:
-исем һәм фамилияләрне баш хәрефтән язарга өйрәтү;
- .сүз башындагы баш хәрефнең юл хәрефеннән башлап
язылган шул ук сүздән аеру өчен ярдәм итүен ачыклау;
Акыл сәләтен үстерү:
парларда,төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү;
укучыларның чагыштыра, гомумиләштерә белү
күнекмәләрен, фикерләү сәләтен,сөйләм телен үстерү.
Тәрбияви:
язганда пөхтәлек, игътибарлылык тәрбияләү;
әдәплелек тәрбияләү;
үз исемең белән кызыксыну тәрбиләү.
Дәрес тибы
Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.
Планлаштырылган нәтиҗә
Шәхескә кагылышлы – укучыларның үз эшчәнлеген
оештыра белүе.
Метапредмет – күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен
тыңлау, уртак фикергә килү.
Предмет – Исем һәм фамилияләрне баш хәрефтән яза
белү.
Төп төшенчәләр
Төшенчәләр:
- баш хәреф;
- предметны белдергән сүзләр;
- фамилия.
Ресурслар:
- төп
- өстәмә
- Дәреслек - «Татар теле», 2 нче сыйныф И. Х.
Мияссарова, К. Ф. Фәйзрахманова. – Казан. “Мәгариф-
Вакыт” нәшрияты, 2012.
- Татар теле. Мөстәкыйль эш дәфтәре”. И. Х.
Мияссарова, К. Ф. Фәйзрахманова. – Казан. “Мәгариф-
Вакыт” нәшрияты, 2012.
- “Татар теле. Методик кулланма” И. Х. Мияссарова, К.
Ф. Фәйзрахманова. – Казан. “Мәгариф-Вакыт”
нәшрияты, 2012.
- Гомәр Саттар-Муллиле “Татар исемнәре ни сөйли?” –
Казан. “Раннур” нәшрияты, 1998.
Эш формалары
Фронталь, кечкенә төркемнәрдә эш, индивидуаль,
парлап.
Җиһазлау
Ноутбук, проектор, экран.
Дәрескә әзерләнгән презентация.
Таблица.
Кулланылган структуралар:
ХАЙ ФАЙВ (High Five), МЭНЭДЖ МЭТ (Manage Mat),
СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ, СТЁ ЗЕ КЛАСС,
КОНЭРС
I. Оештыру өлеше.(ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану.
1. Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;
Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:
Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)
Хәлләр ничек?(җиңелчә җилкә кырыена кагу)
Кайда булдың?(кул уйнату)
Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
Син килдең! (кулларны җәю)
Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)
Дежур укучы белән әңгәмә
II.Актуальләштерү. МЭНЭДЖ МЭТ (Manage Mat) структурасы
1. Өй эшләрен тикшерү.
2. Сорауларга җавап бирү:
- Нинди сүзләр һәрвакыт баш хәрефтән языла?
- Мисаллар китерергә.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
1. Укытучының кереш сүзе.
2. Исем һәм фамилияләрдә баш хәрефләргә төшенчә бирү.
3. Табышмакларга җавап бирү:
МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы
Укучылар музыка астында хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач парлашып
басалар һәм табышмакларга җавап бирәләр, үз фикерләрен җиткерәләр
(вакыт исәпләнә). Кемнең буе озын шул җавап бирә.
4. Дәреслектән 33 нче күнегүне карыйбыз. Биремне укыгыз. (Калын хәрефләр белән
бирелгән сүзләргә сорау куй).
Йолдыз күктә җемелдәгән йолдызларга карап соклана. Иркә бик иркә булып үсеп килә.
Бакчадагы резеда чәчәкләренә Резеда көн саен су сибә.
Ни өчен калын хәрефләр белән бирелгән бер үк сүзләрнең берсе – юл хәрефеннән, ә
икенчесе баш хәрефтән башлап язылган?
Әмир дә бу җөмләләрне күргәч, аптырап калды, сүзләрне кат-кат укыды. Дөрестән дә,
сүзләрнең язылышында аерма бар.
Искә төшердем! – диде ул, куанып. – 1нче класста без мондый сүзләрнең язылышын
өйрәнгән идек!
Сез дә исегезгә төшерегез. Партадашыгыз белән фикерләшеп алыгыз әле. (Парларда эш)
1нче класста өйрәнгән нинди кагыйдә исегезгә төште?
Кеше исемнәре, фамилияләр баш хәрефтән языла.
Бик дөрес. Исегездә булса, 1 нче сыйныфта татар теле дәресендә “Телдән һәм язма сөйләм
серләре” темасын үткәндә Тылсымчы Әминәгә лилия сүзен язарга кушкан иде. Әминә
язганчы башта:
Бу нинди сүз? Ул нәрсәне белдерә? Кеше исеме булса - баш хәрефтән, предметны
белдерсә – юл хәрефеннән язам, дигән иде.
Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсәгә өйрәнербез?
Кеше исемнәрен, фамилияләрне язарга өйрәнербез.
5. Әйе, укучылар. Ә исем кешегә ни өчен кирәк соң?
Бер-берсеннән аеру өчен.
Дөрес.
Ә бер үк исемле кешеләрне икенче төрле нинди сүз белән атыйлар?
Адашлар дип.
Дөрес. Димәк, укучылар, һәр кешенең үз исеме була. Чыннан да, кешегә бирелгән исем
бит ул баш хәрефтән башлап язылырга тиешле, ул гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә
гомергә йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, аны баетып, тулыландырып
яшәргә тиеш. Исем җисеменә туры килсен, - ди халык. Кеше исемнәре – күренекле татар –
башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул. Ш.Бабичның бер
шигырен “Исемнәр бакчасында” дип атап, байтак кына хатын-кыз исемнәренә карата
күңел түрендә уелып калырдай шигъри юллар язуы билгеле: (шулар арасында минем
исемем дә бар).
Киредән 33 нче күнегүгә кайтыйк әле. Димәк, без нинди нәтиҗә ясый алабыз?
Кеше исемнәре баш хәрефтән языла.
5. Нәтиҗәне дәреслектән укып
карыйк. (Укучылар нәтиҗәне дәреслектән укыйлар. Үзләренең җавапларының дөр
еслегенә ышаналар. Парларда – үз –үзләренә ныгыталар)
- Парларда кара-каршы бер-берегезгә әйтегез.
- Хәзер шуны парлап бергә кычкырып әйтегез.
- Шуны ук күзләрегезне йомып үзегез генә әйтегез.
- Аерым гына әйтеп карыйк.
Балалар, һәр кешенең исеме генә түгел, фамилиясе дә була. Фамилия сүзе – семья, ягъни
гаилә дигәнне аңлата. Бала тугач, аңа әти-әнисенең фамилиясен бирәләр. Бер гаиләдәге
кешеләр бертөрле фамилия йөртәләр. Исем һәм фамилиядән тыш, кешенең әтисенең
исеме, ягни отчествосы да була. Ул кешенең әтисе исеменнән ясала. Сез ничек уйлыйсыз,
фамилия һәм отчество ничек язылыр?
Баш хәрефтән языла. Чөнки ул аерым бер кешегә бирелә.
Дөрес уйлыйсыз.
6. Ял итү өлеше Әйдәгез, кем үзенең исемен, фамилиясен, әтисенең исемен әйтә ала?
Мин кемгә туп атам, шул кеше әйтеп күрсәтер. (Балаларның ИФО әйтүләре).
7. Ә кайсы дәрестә без кешеләрнең исем, фамилияләрен еш әйтәбез?
Әдәби уку дәресендә шагыйрьләрнең, язучыларның исем, фамилияләрен әйтәбез.
- Ә “Тәүфыйклы песи” әсәрен кем язган?
- Һади Такташ.
Ә “тәүфыйклы” сүзе нинди мәгънә аңлата? Каян карап белербез?
“Аңлатмалы сүзлек”тән. (Тәүфыйклы – әдәпле, тәрбияле, тыйнак, яхшы, әхлаклы.)
Әйдәгез хәзер дәреслектән шушы сүз кергән шигырь укыйбыз. 34 нче күнегүдә җәяләр
эчендәге хәрефләрне дөресләп куеп, шигырьне күчереп язалар. Бер-берегезне тикшереп
алыгыз. Ни өчен ике төрле яздыгыз? Сезнеңчә, Тәүфыйк нинди малай? Ә син үзеңне
тәүфыйклы дип саныйсыңмы? Тәүфыйкның исеме аңа туры киләме?
Һәр кешенең исеме нинди дә булса мәгънәне аңлата. Мәсәлән, Наил, Наилә максатына
ирешә торган; Фәрит, Фәридә – тиңдәшсез, бердәнбер; Суфия – изге дигән мәгънәне
аңлата.
8. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ структурасы
- Укучылар, хат ташучы апа безгә хат китерде. Ул без яратып укый торган “Салават
күпере” журналы редакциясеннән. Хатларны таратам. Сез хаталарны төзәтәсез һәм
түгәрәк буенча бер- берегезгә биреп дөреслекне тикшерәсез.
Исәнмесез. Сезгә беренче сыйныф укучысы сабирова фирая хат яза.
Мин сезне үзебезнең гаиләбез белән таныштырырга телим. Безнең гаиләдә 6 кеше:
әти, әни, бабай, әби, апам һәм мин. Әтием наил исемле. Ул тракторда эшли.
Әниемең исеме сәрия. Ул сыерлар сава. Апам нурия 7 нче сыйныфта укый. Без бик
тату яшибез. Бөтен эшләрне бергәләп эшлибез.”
9. СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасы
- 2 минут эчендә кем күбрәк Ил иҗегенә ир- ат исемнәре яза. Шуннан соң
тавышланмыйча бер иптәшегез янына барып үзендә булмаган исемне яза, аннан
икенче иптәшенә бара. Эш шулай дәвам итә.
10. КОНЭРС структурасы
Ә хәзер, әйдәгез, кагыйдәне ничек үзләштерүегезне тикшереп алыйк. Мин
һәрберегезгә аерым сүзләр әйтәм, ә сез әгәр сүз баш хәрефтән язылса, (+)
билгесе, юл хәрефеннән башланса, (-) билгесе почмагына барып басасыз.
- Мәдинә, укучы, Сания, әни, Әмир, Гөлнур, чәчәк, бабай, Ләйлә.
11. Рефлексив кабатлау.
- Дәрес башында нинди уку мәсьәләсен куйган идек? (Кеше исемнәрен
һәм фамилияләрен баш хәрефтән язу)
- Бу мәсьәләне чишү өчен ниләр эшләдек?
* Баш хәрефтән языла торган сүзләрне тексттан билгеләдек.
* Дөрес язылмаган сүзләрне үзебез таптык.
* Кеше исемнәре уйладык.
- Сезгә бигрәк тә кайсы эш төре ошады?
- Кемгә дәрестә авыр булды?
- Кем бүгенге дәрестә булдырдым ди? ??????????(Кулларын күтәрәләр)
Молодцы, укучылар. Күрәм: барыгыз да бүгенге материалны аңлагансыз.
Бүгенге дәрестә бик актив катнаштыгыз, рәхмәт. Дәфтәрләрегездәге эшләрне
тикшереп, билгеләр куярмын.
IV. Өй эше бирү.
1. Нәтиҗәләрне ныгыт, әти - әниеңә сөйләп бир.
2. 35 нче күнегүнең 1 нче биремен язмача эшләргә. Теләгән кешеләр 2 нче
биремне дә эшли.
3. Иҗади эш. Үз исемеңнең мәгънәсен ачыкларга. Гаиләдәге туганнарыңның да
исемнәренең мәгънәсен ачыклап, аларга сөйләргә.