Конспект урока "Кисәкчә төрләрен белүне ныгыту" 3 класс

Тема: Кисәкчә төрләрен белүне ныгыту.
Максат:
1. Кисәкчә турында алынган белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
2. Саңгырау тартыкларга тәмамланган сүзләр янында саңгырау тартык
аваздан башланган кисәкчәләр килүенә игътибар итү, ныгыту;
3. Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү;
4. Ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы: Үзләштерү, күнекмә барлыкка китерү һәм ныгыту дәресе.
Жиһазлау: сүзләр язылган , җөмлә язылган карточкалар, тестлар, дүртәр
кәгазь кисәге, кызыл, яшел, сары битләр.
Материал: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова “Татар теле” 3 нче
сыйныф., 32-36 бит.
Кулланылган структуралар: хай файв, мэнэдж-мэт, сималтиниус раунд
тейбл, конэрс , куиз-куиз-трэйд, таймд раунд робин, Тим Чир.
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз,
җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).
Дәрес барышы
I. Дәресне оештыру.( хай файв -тынычлану сигналын куллану)
1. Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр) (мэнэдж-мэт
куллану)
2. Уңай психологик халәт булдыру.
II. Өй эшен тикшерү.(37нче күнегү, сималтиниус раунд тейбл куллану)
III.Актуальләштерү.
1. Искәртмәле диктант “Бакчада”. Безнең бик матур бакча бар. Анда
агачлар да, чәчәкләр дә, яшелчәләр дә үсә. Без бакчаны тәрбияләп кенә
торабыз.
Кисәкчәләр астына бер сызык сызарга. (мэнэдж-мэт куллану, А ны Б
тикшерә)
VI. Ныгыту.
1. Кисәкчәләрне дөрес куеп языгыз (конэрс куллану, да-дә, та-тә, кына-
кенә, гына-генә почмаклары)
Өчпочмак да
Яңгыр та
Өстәл тә
Сәгать дә
Озын кына
Нәни кенә
Сикереп гына
Очып генә
Нәтиҗә: Саңгырау тартыкларга беткән сүзләр янында саңгырау тартык
аваздан башланган кисәкчәләр килә .
Яңгырау тартыкларга беткән сүзләр янында яңгырау тартык аваздан
башланган кисәкчәләр килә .
2. 41нче күнегү – язмача. ( мэнэдж-мэт куллану, А ны Б тикшерә )
3. Ә хәзер куиз-куиз-трэйд үткәрәбез. Һәрбер балага җөмлә язылган
карточка бирелә. Җөмләдән кисәкчәне табып карточканың аскы
өлешенә язып куялар һәм җавапны бөкләп куялар. Балалар кулларын
өскә күтәреп пар эзлиләр. Тапкан парына җөмләне укый, җавапны
тыңлый, мактый яки төзәтә, икенче пар эзләп китә.
Физкультминут.
4. Уен “Артык сүзне тап!”
Гөмбә, генә, гөрләвек, гөлҗимеш.
Кимерә, күтәрә, көлдерә, кенә.
Та, саф, ак, тар.
Кенә, юан, нечкә, түгәрәк.
( таймд раунд робин куллану билгеле бер вакыт эчендә круг буйлап
һәрбер укучы үз җавабын әйтә)
5. Тест эшләү “Кисәкчәләр”
1. Кисәкчәләр сүзләргә:
а) кушылып языла
б) кушылып язылмый.
2.Кайсы очракта кисәкчәләр бар:
а) китап та, түтәлләр дә, яулык та.
б) китапта, түтәлләрдә, яулыкта.
3. Калын әйтелешле сүз янында:
а) калын әйтелешле кисәкчә килә.
б) нечкә әйтелешле кисәкчә килә.
4. Саңгырау тартыкларга беткән сүзләр янында:
а) яңгырау тартыкларга башланган кисәкчәләр килә.
б) саңгырау тартыкларга башланган кисәкчәләр килә.
5. Тиешле кисәкчә кайсы очракта дөрес куелган?
а) Без кече яшьтән соң эшкә өйрәнеп үсәбез.
б) Без кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәбез.
6. Кайсы очракта язма дөрес?
а) Кечкенә генә җил капка ачыла да ябыла.
б) Кечкенә генә җил капка ачылада ябыла.
6. Тестларга анализ ясау, хаталарны кисәтү, мисаллар китерү.
V. Рефлексия. Дәрескә йомгак.
Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар
кулларын күтәрәләр)
Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)
Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)
- Бүгенге дәрестә без ниләр белдек? Нинди кагыйдәләр өйрәндең?
- Дәрестә без бер-беребезгә ничек булырга тиеш?
(Тим Чир куллану)
Син дустым, иптәшем,
Бергә аңлашыйк.
Кисәкчәне җөмләдә
Аерым языйк.
VI. Өй эше: 36биттәге 40нчы күнегүне эшләргә.