Конспект урока "Буенча өйрәнелгән материалны искә төшерү, кабатлау, ныгыту" 3 класс

Фән : Татар теле
Класс: 3 сыйныф (рус төркеме)
Дәрес темасы: Бәйләнешле сөйләм үстерү.
Дәреснең максаты:
1.Тема Буенча өйрәнелгән материалны искә төшерү, кабатлау, ныгыту.
2.Бәйләнешле сөйләм һәм иҗади эшчәнлекләрен арттыру
3.Укучыларда әдәплелек, кунакчыллык сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес конспекты
I. Оештыру моменты.
1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
2. Оештыру моментының төп максаты – балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте
тудыру. Шул максаттан укучылар белән әңгәмә үткәрелә:
-Хәерле иртә, балалар!Кәефләрегез ничек?
-Кояшлы көн кебек.
-“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-
беребезне яңа көн белән котлыйк.
Укучылар бер -берсенә теләкләр тели:
-Яңа көн шатлык алып килсен!
-Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!
-Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә эшлик!
Укытучы:
-Узган дәресләрдә без нинди тема буенча сөйләшә башладык?
Укучылар:
-Базарда темасы.(1 слайд)
II. Актуальләштерү.
Актуальләштерү моментының төп максаты: өйрәнелгән лексиканы искә төшерү,
ныгыту, дөрес әйтелеш өстендә эшләү , грамматиканы кабатлау.
1. Укытучы:
Башта өйрәнелгән сүзләрнең дөрес әйтелешен, тәрҗемәсен искә төшереп алыйк, чөнки
алар безгә бүген дә кирәк булачак.
Нинди хәреф югалган? уены: у1-у2-у3... (сүзләр укыла һәм русчага тәрҗемә ителә) (2
слайд)
-Нинди хәреф югалган?
-К хәрефе югалган.
2. Экспресс сораулар:
а)Малай кая барган? (базарга, 3 слайд)
,,,, , , ,,,,,
б)Ул нәрсәләр алган? (кабак, йөзем, 4 слайд)
40 6 5 60 40
100 ... ....
3. Транскрипция өстендә эш. (5 слайд)
Кишер кишэр
Кыяр қыйар
Кабак қабақ
4. Базарда нәрсәләр бар? (6-26 слайдлар буенча сүзләрне искә төшерү)
-ашамлыклар
- җиләк-җимешләр.
- яшелчәләр
-чәчәкләр
5. Перфокарталар белән эш .
Укучыларга перфокарталар бирелә. Алар урыннарда эшлиләр.
Бирем: бирелгән сүзләрне дөрес урнаштыр: суган, ипи, лалә, кишер, ит, алма,
кыяр,чөгендер, май, әфлисун, шалкан, тоз, умырзая, он, өрек, энҗе, кабак, йөзем, бәрәңге.
1
3
4
5
6
8
9
Чәчәкләр
Яшелчәләр
Җиләк-
җимешләр
Ашамлыклыр
6. Ситуатив күнегүләр эшләү.
а) Спроси у друга, с кем он(а) ходит на рынок.
б) Спроси у соседа, в нашем городе есть рынки.
в) Спроси у соседа, далеко живут они от рынка.
III. Өй эшен тикшерү.
Өй эшен тикшерү моментының төп максаты – укучыларның алдагы дәрестә алган
белемнәрен тикшерү. Моның өчен әңгәмә кулланыла, мотивация тудырыла.
1. -Укучылар, хәзер өй эшен тикшереп алабыз. (81 бит №3,сораулар укыла, җавап бирелә)
-Бу текст нәрсә турында?
-Бабай базарда нәрсә сата?
-Безнең шәһәрдә базарлар бармы?
-Син ничә базар беләсең?
-Казанның иң зур базары нинди?
- Авыллардан базарга нәрсәләр алып киләләр?
-Кайда ашамлыклар кыйбатрак: кибеттәме, базардамы?
IV. Төп өлеш
Төп өлешнең максаты: Бәйләнешле сөйләм һәм иҗади эшчәнлекләрен арттыру
а) Төп өлешкә әзерлек этабы. Проблемалы сораулар бирелә:
- Шәһәрдә базарлар кирәкме?
- Укучылар, әти-әниләрегез базарга йөриме?
- Базарда нәрсәләр сатыла?
-Сез базарга кем белән йөрисез? Нәрсәләр аласыз?
- Яшелчәләр, җиләк җимешләр нигә кирәк?
-Алардан нәрсәләр пешерәләр, нәрсәләр ясыйлар?
Әйдәгез без дә уйлап карыйк әле. 2 төркемгә бүленәбез. Беренче төркем сорауларны укый.
Икенче төркем җавап бирә. (27 слайд)
Винегрет ясарга нәрсәләр кирәк?
Кәбестә ашына нәрсәләр кирәк?
Борчак ашына нәрсәләр кирәк?
Пылау пешерергә нәрсәләр кирәк?
Пилмән пешерергә нәрсәләр кирәк?
б) Укытучы: (сюрприз өлеше)
-Укучылар, бүген гади көн түгел. Безгә сезнең белән табын әзерләргә кирәк булачак.
Нәрсәләр ясыйбыз, нәрсәләр пешерербез икән? Әйдәгез милли ризыклар әзерлибез.
(укучылар үзләренең теләкләрен белдерәләр)
Ял итү :
Без әзерлибез табын
Китереп бөтен ягын:
Уртага куйдык чәчәк,
Чәчәк янында чәкчәк
Бавырсак һәм кош теле,
Ризыклар төрле-төрле.
Сумса, бәлеш, өчпочмак,
Гөбәдия һәм коймак.
в) диалогик сөйләмгә чыгу. Базарда сатучы белән сөйләшү.
Укытучы: -Без хәзер базарга барабыз. Салат өчен, гөбәдия өчен, пилмән өчен кирәкле
ашамлыкларны алабыз. I төркем сатучылар, II төркем сатып алучылар булачак.
У1: -Миңа 3 кишер бирегез әле.
У2: -Алыгыз.
У1: - Рәхмәт.
г) мологик сөйләмгә чыгу. Сыйныф 3 төркемгә бүленә. Һәр төркем проектлар төзи.
пилмән гөбәдия салат
V. Йомгаклау.
Проектларны бәяләү. Аларны укучылар үзләре бәяли.
VI. Өй эше.
Укучыларга үзләре теләгән ризыкка рәсем һәм шуңа рецептын язып килергә. Көчле
укучыларга презентациясен ясарга.
Пилмән
Гөбәдия
Салат
________________________________________________________________________________________