Конспект урока "Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау" 5 класс

5 нче сыйныф (рус төркеме)
Татар теле
Дәреснең темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау.
Дәреснең максатлары:
1. Укучыларга исемнәрнең килеш белән төрләнешен һәм сүзләргә дөрес
кушымчалар ялгап язуны өйрәтү һәм ныгыту; сөйләмдә дөрес куллана белү
күнекмәләре булдыру.
2.Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади
активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен
формалаштыру.
Җиһазлау:
Техник чаралар: проектор, ноутбук, экран, тема буенча мультимедиа
презентация.
Таратма материал: битләр, мэнэдж мэт ясалган битләр, карточкалар.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни
кабатлау.
Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем
бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче
балалар өчен). Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.
Кулланылган структуралар:
КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (Quiz-Quiz-Trade)
МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model)
СИНГЛ РАУНД РОБИН (Single Round Robin)
СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ (Simultaneous Round Table)
МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group)
РАУНД ТЕЙБЛ (Round Table)
КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (Continuous Round Robin)
ДЖОТ ТОТС (Jot Thoughts)
ТАЙМД РАУНД РОБИН (Timed Round Robin)
Дәрес барышы
I. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру
Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.Хәерле көн теләү. Кунаклар
белән исәнләшү.
- (Укучылар басып исәнләшәләр!)
Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә!
- Бүген дәрестә кем дежур?Бүген дәрестә кемнәр юк?
- Дәрестә барысы да бар!
- Хәзер урамда нинди ел фасылы?
- Урамда яз.
- Язның кайсы ае?
- Язның март ае.
- Бүген атнаның ничәнче көне?
- Бүген атнаның дүртенче көне, пәнҗешәмбе!
- Бүген ничәсе?
- Бүген унөченче март.
- Бик яхшы. Тактага бүгенге числоны,сыйныф эше дип язып куя.
Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә
билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Сез
бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.
2. Өй эшен тикшерү.
Әйдәгез әле, укучылар, өй эшен тикшереп үтик. Әйтегез әле, өй эшенә
нәрсә бирелгән иде?
- Өй эшенә исем сүз төркемен кабатлап килергә кушылды. Хәзер сез
үзегезнең сорауларыгыз ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрегезне
тикшерәчәксез.
КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (Quiz-Quiz-Trade)
Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак. Хәзер беренче
номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш
партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең
берсен биткә-бит партнерга бирәсез. Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә
кирәк була.(Күрсәтелә).Битнең күренә торган өлешенә сез исем турында иң
яхшы дип саналган соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә
соравыгызга җавабы языла.Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә.
Вакыт башланды (Таймер куела). Вакыт бетте.
- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез, якында булган иптәшегез
янына барасыз һәм соравыгызны укыйсыз һәм күрсәтәсез, иптәшегез сорауга
җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа
булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның
соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз: “Молодец, рәхмәт
миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”.
- Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз.
Әлеге эшне сез 2 тапкыр кабатларга тиеш буласыз. Барыбызда басттык,
урындыкларны төзәттек. Парлар табабыз. Беренче булып үз соравын чәче
озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш
буласыз. Эшли башладык .
- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.
- Балалар утырганнан соң берничә укучының сораулары әйттерелә һәм
сорауларга җаваплар бирелә.(2 укучыдан сораулары укыттырыла.
М-н,исемнәр нәрсә белән төрләнәләр?(тартым белән, берлек һәм күплек
санда киләләр). Исемнәр тагын нәрсә белән төрләнәләр? (килеш белән)
Үзбәя.
- Хәзер өстәлдә яткан үзбәя карталарына сораулар төзүгә һәм аларга
җавап бирүгә үзегезгә билге куегыз.
3. Актуальләштерү.
Бик яхшы. Димәк, исемнәр килешләр белән төрләнә дидек. Менә хәзер
без сезнең килешләрне ничек белгәнегезне тикшереп карыйбыз.
МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model)
Билгеләмә Характеристика
Килеш –җанлы һәм җансыз Татар телендә алты килеш бар.
предметларны белдергән Һәрберсенең сораулары,
сүзләрнең төрле кушымчаларда кушымчалары була. Җөмлә
төрләнеше. төзүдә барлык килешләр дә
берьюлы кулланыла алмый.
КИЛЕШ
Мисаллар Капма-каршы мисаллар
су бар
алманың сөйлә
урманга биш
кунакта матур
бүлмәдән җырлый
Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан
тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез
һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз.Барлыкка
килгән сызыклар буенча модельне сызабыз һәм уртага килеш дип язабыз.
Беренче баганага килешнең билгеләмәсен, икенче баганага характеристика,
өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны
язабыз. (Күрсәтелә) Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә
барлыгы дүрт минут вакыт бирелә. Сезнең вакытыгыз башланды.
- Вакытыгыз бетте.
СИНГЛ РАУНД РОБИН (Single Round Robin)
Ә хәзер һәрбер өстәлдән А1 нче укучыдан башлап һәрберегез үзегезнең
язган вариантларыгызны укыгыз. Аннан соң Б2, А3, Б4. Язылмыйча калган
урыннарыгыз булса, иптәшегезнекен язасыз.
Яхшы укучылар, сез килешнең үзенчәлекләрен исегездә калдыргансыз.
Үзбәя.
Хәзер өстәлдә яткан үзбәя карталарына таблица тутыруга үзегезгә билге
куегыз.
4. Ныгыту.
Хәзер сез бер-берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.
СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ (Simultaneous Round Table)
Укучылар сезнең алда кәгазь битләре ята. Хәзер сез бер бит аласыз һәм
һәрберегез Яз” темасына 1 җөмлә төзисез. Аннан соң кәгазь битен
иптәшегезгә бирәсез. Сез шулай һәрберегез түгәрәк буенча үз
җөмләләрегезне язып чыгасыз. Ләкин сез иптәшегезнең фикерен дәвам
итәргә тиеш буласыз. Шулай итеп сезнең кечкенә хикәя барлыкка килергә
тиеш. М-н, беренче җөмлә кошлар турында булса, кошлар турында язасыз,
табигать турында булса, табигать темасын дәвам итәсез. Беренче булып 1
нче номерлы партнерлар эшли башлый. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә.
Сезнең вакытыгыз бетте. Ә хәзер сезнең хикәяләрегезне тыңлап үтик.
Рәхим итегез.
- Бик шәп булган!
Үзбәя.
Хәзер өстәлдә яткан үзбәя карталарына хикәя төзүгә үзегезгә билге
куегыз.
Ә хәзер без ял итеп алабыз.
Физкультминут.
МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group)
Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка
кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер
урында катып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул
сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.
1. Татар телендә ничә килеш бар? (6)
2. Иялек килешенең ничә кушымчасы бар? (2)
3. Чыгыш килешенең ничә кушымчасы бар? (6)
5. Чыгыш килеше тәртип буенча алты килеш арасында ничәнче урында?
(5)
6. Урманга сүзенә тәртип буенча ничәнче килеш кушымчасы туры килә?
(3)
- Рәхмәт укучылар, урыннарга утырабыз.
- Алга таба эшебезне дәвам итәбез.
РАУНД ТЕЙБЛ (Round Table)
Мин һәрбер өстәлгә берәр сүз бирәм, сез шул сүзне килешләр белән
төрләндерергә тиеш буласыз.Түгәрәк буенча эшлисез. Моның өчен сезгә бер
бит кирәк була. Эшне беренче номерлы партнерлар башлый. Мин сезгә биш
минут вакыт бирәм. (сүзләр таратыла)
- табигать
- һава
- тамчы
- күренеш
КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (Continuous Round Robin)
Ә хәзер А2 нче укучыдан башлап сез язган сүзләрне тикшерәбез.
аннан икенчесен, өченчесен.
- Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә. Вакыт китте (Таймер куела)
Үзбәя.
- Хәзер өстәлдә яткан үзбәя карталарына исемнәрне килешләр белән
төрләндерүгә үзегезгә билге куегыз.
Без эшебезне дәвам итәбез.
ДЖОТ ТОТС (Jot Thoughts)
- Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан
тагын икегә бүләбез. Һәр кәгазь битенә “мәктәп” сүзе белән бәйләнгән сүзләр
язабыз. Сүзне язар алдыннан аны кычкырып әйтәсез, аннан язасыз. Башкалар
ул сүзне язмый.
5. Йомгаклау.
ТАЙМД РАУНД РОБИН (Timed Round Robin)
Һәр укучы 30 секунд эчендә бүген дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын
сөйли. Һәр өстәлдән 1-2 укучыдан сорыйм.
Өй эше язабыз: (Өй эшен көндәлекләргә язу) Сезгә 3 вариантта өй
эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.
1. 90 биттәге 1 нче күнегү. Күчереп язарга һәм исемнәрнең килеш
кушымчаларын билгеләргә.
2. 4 исемне килеш белән төрләндерергә.
3. “Исемнәр” темасына газета, постер ясап килергә.
Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз
эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?
Тырышлык булса, уңышлар да булыр!
Сау булыгыз, укучылар!