Конспект урока "Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" 4 класс

МБОУ СОШ №33. Түбән Кама шәһәре.
Тема: “Исемнәрнең килеш белән төрләнеше”
Укытучы: Ахунова Гөлнур Габдулловна.
4 нче сыйныф. Татар теле дәресе.
Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Максат: 1. Укучыларга белем бирү максаты:
--исемнәрнең килеш белән төрләнешен һәм җөмлә эчендә дөрес
кушымчалар ялгап язуны үстерү һәм ныгыту;
-- исем турындагы белемнәрне системага салу, иҗади
сәләтләрен үстерү.
2.Тәрбияви максат:
-- балаларда туган телгә мәхәббәт уяту, дуслык татулык
хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, тест, таблица, Бари Рәхмәт портреты, .
компьютер.
Дәрес барышы.
1. Оештыру моменты.
--Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
-- Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, анам телен,
Өйрәнергә дип килдек.
2. Алган белемнәрне актуальләштерү.
а) Өй эшен тикшерү.
1.Әйдәгез укучылар, өйгә бирелгән 123 нче күнегүне тикшереп
үтик. Әлеге күнегүдә җәя эчендәге исемнәрне күплек санга куеп,
күчереп язарга иде.Укыйбыз,дәфтәрләрдән тикшерә барабыз. Бик
дөрес эшләгәнсез.
б) Матур язу.
Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны, сыйныф эшен язып куябыз.
Әйдәгез, балалар, китапның матур язу битен ачып, 41 нче сан
астындагы матур язу үрнәген язабыз.
Укытучы: Дөньяда тик эш икән
Кешене кеше иткән. Бари Рәхмәт.
Укытучы: Балалар, бу мәкальнең мәгънәсен сез ничек
аңлыйсыз?
Укучылар:-----
Укытучы: Димәк, эш кенә кешене кеше итә.Һәрвакытта да эшне
җиренә җиткереп, яратып эшләргә кирәк.
Бу мәкальне Бари Рәхмәт язган. Ул балалар шагыйре.(Портретын
күрсәтү). Бари Рәхмәт- шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар ,
башваткычлар,җырлы-биюле уеннар, инсценировкалар авторы.
Беренче шигырьләре: “Бәйрәм котлы булсын”., “Яз килә”, “Кыш
килде”, “Алтын безнең җир”һ.б. ( Китапларын күрсәтү ).
Дәфтәрләрне ябып, читкә алып куябыз. Үзебез төз һәм дөрес
итеп утырабыз.
Укытучы: Балалар, без бүгенге дәрестә бик кызыклы сәяхәткә
чыгачакбыз. Сәяхәт күңелле, мавыктыргыч булсын өчен, сезнең бик тә
актив , тырыш булуыгыз сорала. Бүгенге дәресебезнең девизы итеп,
тел галиме – Флёра Сафиуллина сүзләрен алдым:
У. “ Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе- мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”.
Шуңа да коры калырга тырышмагыз.Сез дәрескә әзерме?
--Әйе.
--Хәерле сәгатьтә. Сәяхәтебезне башлыйбыз.
У. Сәяхәтебезнең беренче тукталышы “Исем” дип атала. Без
бу тукталышта исем турында алган белемнәребезне искә төшерербез.
Моның өчен мин сезнең һәрберегезгә исем темасы буенча тест
сораулары таратам. Дөрес җавапларны карандашлар белән түгәрәк
эченә аласыз.( тарату).
Хәзер бер- берегез белән тестларны алмашабыз һәм игътибарны
экранга юнәлтәбез. Дөрес җаваплар кызыл төс белән бирелгән.
Тикшереп хаталарын табабыз һәм эшне бәялибез.
1 хатага “5”
2 хатага “4”
3 хатага “3”
Укытучы: Молодцы , укучылар, булдырдыгыз.
Менә без икенче тукталышка килеп җиттек. Аның исеме
“Тырышкан табар, ташка кадак кагар”.
Бу тукталышта без мәкаль - әйтемнәрдә төшеп калган хәрефләр
ярдәмендә бүгенге дәрес темасын ачыкларбыз.
Мәкаль-әйтемнәр экранда бирелгән, сүзләрдә хәрефләр төшереп
калдырылган. Хәзер, үз алдыгызга карап чыгасыз. Укый барабыз,
төшеп калган хәрефләрне әйтә барабыз.
Сез әзерме? Бик яхшы. ( Мәкальләр укыла).
Бүгенге эшне _ртәгә калдырма.
Рәхим_ез атын кыйнар.
Көрәшә б_лмәгән егылыр.
Агач җи_еше белән,
Кеше эше белән.
Вакытын югалткан – малын югалтка_.
Көлке сүз – төлк_ сүз.
Күп көлмә, авызы_ зураер.
(Исемнең)
Сөя_сез тел ни әйтмәс.
Әйтем – сүзнең б_зәге.
Инсафлының те_е саф.
Зәһәр т_л йөрәкне яралый.
Ке_есенә карата мәгънәсе. илеш).
Иле барның теле _ар.
Озын тел гом_рне кыскартыр.
Тел белән тегермән тартып бу_ мый.
Тел белм_гән теленнән абыныр.
Акыллы сүзгә _и җитә. (белән)
Тел – тегермән: тарт_ыра бирә.
Тел Т_мәнгә илтә.
Тел ташны э_етә.
Те_ ташны яра.
Телд_ бар да, кулда юк.
Тел өче_ баш җавап бирер.
Т_л таш яра, та_ ярмаса баш яра.
Тел кеш_нең кемлеген аңлата. (төрләнеше).
Менә экранда дәреснең темасы килеп чыкты: Әйдәгез бергәләп
укыйбыз. “Исемнең килеш белән төрләнеше”.
3. Яңа теманы аңлату.
Татар телендә 6 килеш бар. Баш килешнең кушымчалары юк. Калган
килешләрнең үз кушымчалары бар. Аларны килеш кушымчалары дип
атыйлар. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше ике төрле була: калын
төрләнеш һәм нечкә төрләнеш. (Таблица белән эшләү).
Б.к. кем? нәрсә? китап
И.к. кемнең? нәрсәнең? китапның
Ю.к. кемгә? нәрсәгә? кая? китапка
Т.к. кемне? нәрсәне? китапны
Ч.к. кемнән? нәрсәдән? китаптан
У-в. к. кемдә? нәрсәдә? кайда? китапта
Килешләрне истә калдыру җиңел булсын өчен, сезгә бер сер әйтәм.
Бану идән юа.Талия чаршау уа. Язганда килешләрне кыскача, баш
хәрефләрен генә язабыз.Моны онытмагыз. (тактага язып кую, китап
сүзен төрләндерү).
Дәреслекнең 73 нче битен ачабыз . 128 нче күнегүне табабыз.Сез бу
күнегүдән калын хәрефләр белән язылган сүзләрне килешләр
тәртибендә язасыз.
Дәфтәрләрне ачабыз һәм 128 нче күнегү дип, язып куябыз, эшне дәвам
итәбез. Биремне барыгызда аңладыгызмы балалар? Яхшы.
Дөрес итеп утырабыз.Тырышып, матур итеп язабыз.
(Тикшерү).
Молодцы укучылар, булдырдыгыз.
Инде бераз арып та киттек бугай, әйдәгез ял итеп алыйк.
Физкультминутка.
-Ярар, ял итеп тә алдык. Әйдәгез сәяхәтебезне дәвам итәбез.
4. Менә, балалар, без 3 нче тукталышка җиттек. Әлеге
тукталышта сезгә экранда сүзләр бирелә. Бу сүзләрне дәфтәрләргә
күчереп язасыз һәм өсләренә килешләрен билгелисез.
Апа, яфракның, көзгегә, китапны, алма, урманнан, Ниязда,
Алсу, авылдан, Казанга. (2 укучы тактада эшли, апа һәм көзге сүзләрен
килешләр белән төрләндерәләр).
(тикшерү).
Укытучы: Бик дөрес укучылар.Сез дөрес таптыгыз. Хәзер
сәяхәтебезне дәвам итәбез. Экранга карыйбыз. Бу рәсемнәрдә ел
фасыллары сурәтләнгән. Искә төшерик әле, барлыгы ничә ел фасылы
бар?
--4.
--Бик дөрес.
--Менә бу рәсемнәргә карап, үзегезгә ошаган ел фасылы буенча
җөмләләр төзисез.( телдән).
--Бирем аңлашылдымы?
Әйдәгез бер җөмләне тикшереп карыйбыз. Марат кар кери.
Укытучы. Балалар бу җөмләдән исемнәрне табабыз, нинди санда
килүен, нинди исем булуын һәм кайсы килештә икәнен әйтәбез.
Ук: Яхшы, укучылар.
4. Йомгаклау. Өй эше. 4 нче тукталыш.
Менә укучылар без сезнең белән соңгы тукталышка килеп җиттек.
Әйдәгез көндәлекләрне ачып, өй эшләрен язып куябыз.
1. Килешләрне ятларга.
2. Дәреслектәге 131 нче күнегү. Күп нокталар урынына тиешле килеш
кушымчаларын куеп, күчереп язасыз.
3. Карточкада бирелгән җөмләләрне күчереп язарга,исемнәрне табарга.
Димәк, бүгенге дәрестә без исемнәрнең килешләр белән төрләнүен
белдек. Нинди килешләр инде алар? Әйтеп үтик әле.
Бик дөрес.Молодцы.
Бүгенге дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт балалар.( Билгеләр
кую).
Сау булыгыз. Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.