Конспект урока "Турыпочмаклы өчпочмакның яклары белән почмаклары арасындагы бәйләнешләр" 8 класс

Тема: Турыпочмаклы өчпочмакның яклары белән
почмаклары арасындагы бәйләнешләр.
(8 сыйныфта геометриядән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)
Үткәрде:
югары категорияле математика
укытучысы Гилемханова Г.И.
2015-2016 нчы уку елы
Тема: Турыпочмаклы өчпочмакның яклары белән почмаклары арасындагы бәйләнешләр.
Максат: турыпочмаклы өчпочмакның яклары белән почмаклары арасындагы
бәйләнешләрне кабатлау, белемнәрне гомумиләштерү һәм практикада куллана белү
күнекмәләрен үстерү, хезмәт тәрбиясенә һәм профориентациягә тәэсир итү.
Метод: практик эш
Тип: гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе
Җиһаз: презентация, карточкалар, дидактик материал
Дәрес барышы:
1.Оештыру моменты. Хәерле көн укучылар.
2.Үткән дәресне кабатлау.
1)Үткән дәресләрдә без турыпочмаклы өчпочмакның яклары белән почмаклары
арасындагы бәйләнешләр белән таныштык, ягъни турыпочмаклы өчпочмакларны чишәргә
өйрәндек. Өчпочмакларны чишү ул билгеле элементлары буенча калган элементларын
табу.
Теоретик материалны кабатлап алыйк эле. Мин сезгә җөмләләр укыйм, әгәр сез бу
җөмләдәге фикер белән килешсәгез утырып торагыз, ә килешмәсәгез басасыз.
1.Өчпочмакның бер почмагы туры булса, ул тигезьянлы өчпочмак дип атала.
2.Турыпочмаклы өчпочмакнын почмаклары суммасы 90 градуска тигез.
3.Турыпочмаклы очпочмакта 30 градуслы почмакка каршы яткан катет гипотенузанын
чирегенэ тигез.
4. Турыпочмаклы очпочмакта гипотенузанын квадраты катетларнын квадратлары
суммасына тигез.
5. Турыпочмаклы очпочмакнын туры почмагынын тубәсеннән үткәрелгән биеклеге
гипотенузанын шул биеклек белән буленгән кисемтэлэре арасында урта пропорөиональ.
6. Турыпочмаклы очпочмакта кысынкы почмакка янэшэ яткан катетнын гипотенузага
чагыштырмасы бу почмакнын тангенсы дип атала.
7. Турыпочмаклы очпочмакта кысынкы почмакка каршы яткан катетнын гипонезага
чагыштырмасы бу почмакнын синусы дип атала.
8. 30 градуслы почмакнын синусы тигез
9. 45 градуслы почмакнын тангенсы 1гэ тигез
10. 60 градуслы почмакнын косинусы
2) Сезгә 30, 45, 60градуслы почмакларның синус, косинус кыйммәтләрен истә калдыру
авыр булдымы? Әгәр онытып җибәрсәгез, бу кыйммәтләрне искә төшерү өчен түбәндәге
таблица ярдәм итәр дип уйлыйм:
𝛼
0
30
45
60
90
sin 𝛼
0/2
1/2
2/2
3/2
4/2
cos𝛼
tg 𝛼
3. Үткәннәрне ныгыту
Укучылар сез бу атнада кечкенә генә эзләнү тикшерү эше башкардыгыз. Эшегез һәм
нәтиҗәләрегез белән таныштырып китегез әле.
(Авылыбыз өйләрен , кыекларынын авышу почмаклары тикшердек)
Чын ир-егет үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга, бала үстерергә тиеш диләр.
Мәктәп территориясендә агачлар утыртык инде, алда сезне егетләр йорт җиткерү көтәдер.
8х10м булган җыйнак кына йорт салырга булсагыз, бу йортка түбә ябу өчен кайчы
озынлыгын исәпләп чыгарырга кирәк, аннан соң калай озынлыгын.
Өйнең киңлеге 8м, ике якка 50 см гарнич чыгып торса, төрткеләр 9м булырга тиеш. Кайчы
аңа 35 градуслы почмак ясап ятсын өчен аның озынлыгын табыйк.
Соs A= АС/АВ, АВ = АС/ Соs35=5,5.
Калай 20 мга озынрак булырга тиеш диләр, димәк 5,7 м.
Кызларыбыз кулларына матур күлмәкләр теккәннән калган тукыма кисәкләре килеп
эләккән. Шул тукыма кисәкләреннән киезләр, җәймәләр тегеп була.
40х40 лы киез тегү өчен сезгә яклары ничә смга тигез булган турыпочмаклы өчпочмак
формасындагы тукыма кисәкләре кирәк булыр?
Турыпочмаклы өчпочмакларны чишкәндә өчпочмакның 2 элементы билгеле булса
калгаггарын исәпләп буламы?(ике ягы, як һәм почмак, ике почмак )
Киләсе дәрестә сез контроль эш эшлисез. Синус, косинус һәм тангенс формулаларыннан
тыш сезгә геометрик фигураларның мәйданнарын исәпләргә туры килер. Мәйдан исәпләү
формулаларын кабатлап алыйк әле: һәрберегез кагәзьләргә белгән формулаларны языгыз .
Хәзер урыннарыгыздан торыгыз һәм сөйләшмичә генә класс бүлмәсендә йөреп
иптәшләрегезнең кагәзьләреннән сездә булмаган формулаларны күчереп алыгыз.
Мәйдан формулаларын кулланып мәсьәләләр чишеп үтик. Дәфтәрләрне ачтык. Числоны
яздык.
1. Рәсемдә бирелгәннәрдән файдаланып СН биеклеген һәм АВС өчпочмагының мәйданын
табыгыз.
2. Рәсемдә бирелгәннәрдән файдаланып трапециянең мәйданын табыгыз
.
3. Рәсемдә бирелгәннәрдән файдаланып өчпочмакның мәйданын табыгыз
.
4.Өй эше.
п62-67, кабатларга, №603.
5. Йомгаклау.
Еш кына укучылар миннән бу синус, косинуслар көндәлек тормышта кирәкме дип
сорыйлар. Укучылар кирәкме соң аларны куллана белү?
Рефлексия.