Конспект урока "Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау"

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.
Максат:
1. Иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрне гомумиләштереп кабатлау,
ныгыту күнекмәләре бирү;
2. Кушма җөмләләрне танып белү, синтаксик анализ ясау һәм сөйләмдә
куллану күнекмәләрен камилләштерү; укучыларны үз белемнәрен дәлилләргә
өйрәтү; белемнәрен тикшерү;
3.Укучыларда шәфкатьлелек, игелеклелек, кешелеклелек сыйфатлары
тәрбияләү.
Дәреснең девизы: Шәфкатьлелек бизи кешене.
Дәреснең тибы: гомумиләштереп кабатлау, ныгыту төре.
Дәресне җиһазлау: дәреслек К. З. Зиннәтуллина, Ф. Ф. Фатыйхова, Р. Х.
Мирзаһитов Татар теле” 9 кл., Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел. В.
Казыйханов “Әхлак дәресләре”; Мәгариф”-2004, №11; карточкалар, тестлар,
рәсемнәр, мәкальләр язылган плакат, мультимедия.
Дәрестә кулланылган методлар: әңгәмә, мультимедиядән файдаланып, төрле
биремнәр үтәү, тикшеренү ысулы, өлешчә уен элементы.
Эпиграф: Матурлык-бер көнлек, игелек – мәңгелек. (М.)
Рәнҗетүчеңне кичерү, үзеңә бирмәүчегә бирү, синең белән ачуланышкан
кешегә башлап кул сузу хәерле эштер.
(Хәдис-шәриф)
Достойное дело: простить тому, кто тебя обидел; дать тому, кто тебе отказал,
протянуть руку мира тому, кто с тобой в ссоре.
(Хадис- шариф.)
Укытучы: Чанышова Рәшидә Кәшиф кызы
Яр Чаллы шәһәре, 53 нче мәктәп.
Слайдларда. Мин боларны беләм, исемдә калдырам:
1) Кушма дип ике яки берничә гади җөмләдән торган җөмләне атыйлар.
2) Кушма җөмләләр:
- Тезмә кушма җөмлә
- Иярченле кушма җөмлә
3) Тезмә кушма җөмләләр:
- Теркәгечле тезмә кушма җөмлә
- Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә
4) Иярченле кушма җөмлә:
- Аналитик
- Синтетик
5) Аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләгә 3 төрле юл белән бәйләнәләр:
-ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр( чөнки, гүя, әгәр, әйтерсең һ. б.);
- мөнәсәбәтле сүзләр( парлылар: кем- шул, нинди-шундый, кайда- шунда һ. б. ;
ялгызаклар: шул , шундый, шулай һ. б.);
-көттерү паузасы.
6) Синтетик иярчен җөмләләр баш җөмләгә 3 төрле юл белән бәйләнәләр:
- кушымчалар (килеш, шарт ф., сыйфат ф., хәл ф. кушымчалары);
- бәйлек һәм бәйлек сүзләр (кебек, өчен, белән; күрә, карамастан һ. б.);
- янәшә тору чарасы.
7) Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре:
Ия хәбәр тәмамлык аергыч хәл аныклагыч кереш
җөмлә җөмлә җөмлә җөмлә җөмлә җөмлә җөмлә
8) Иярчен хәл җөмләләр
Вакыт Урын Рәвеш Күләм Сәбәп Максат Шарт Кире
җөмлә җөмлә җөмлә җөмлә җөмлә җөмлә җөмлә җөмлә
1нче бирем. Бирелгән җөмләләрне язарга, тыныш билгеләрен куярга,
грамматик нигезләренең асларына сызарга, схемаларын төзергә, бәйләүче
чараларын аерып чыгарырга:
Нинди генә җылы сүзләр әйтмә ана күңелендәге җәрәхәт мәңге төзәлмәс.
Җавап:
1.
2.Б.җ.
-мә юклык куш.
1. Синтетик
иярчен кире
җөмлә.
2. (... мә), [ ].
Шуны онытмыйк тирә-ягыбызда безнең ярдәмгә мохтаҗ күпме ятимнәр
картлар гарипләр авырулар бар.
Җавап:
1.
1.Б.җ.
шуны (ялгыз. мөнәс. сүз)
һәм көттерү паузасы.
2. Аналитик
иярчен
тәмамлык
җөмлә.
2. [шуны] : (... ).
Сезгә ниндидер үтенеч белән киләләр икән үзегезне аның урынына куеп
карагыз.
Җавап.
1.
2. Б.җ.
икән сүзе
1. Синтетик
иярчен шарт
җөмлә.
2. (икән), [ ].
2 нче бирем. Бирелгән җөмләгә синоним җөмләләр уйлап языгыз.
Кайбер очракта медицина көчсез, чөнки кеше күңелен дәвалый торган
дарулар әле табылмаган.
3нче бирем. Бирелгән схемага туры китереп җөмләләр төзегез.
1) [шуны]:{ }.
2) {кем}[шул].
3) {-сәң}, [ ].
“Шәфкатьлелек” алмагачы
Игелекле
Кешелекле
Юмарт
Шәфькатле
Киң күңелле
Мәрхәмәтле
Ярдәмчел
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
Исәнмесез, укучылар!
Без иярченле кушма җөмләләрне, аларның төзелеше һәм мәгънәсе буенча
төрләрен өйрәндек. Хәзер инде бу тема буенча алган белемнәрне кабатлап китик.
Бүгенге дәресебезне «Шәфкатьлелек бизи кешене» девизыннан чыгып алып
барырбыз.
- Нәрсә ул шәфкать? Шәфкатьле булу нәрсәне аңлата?
Моның өчен экрандагы эпиграфларны укып алыгыз һәм фикерләрегез белән
уртаклашыгыз.
- Кызгану, мәрхәмәтле булу, кичерә белү, рәнҗетмәү, ярдәмчел, игелекле
булу.
- Рәхмәт сезгә.
Дәресебезнең максатына ирешкәнлекне һәм файдалы булуын “Шәфкатьлелек
алмагачында” күрербез. Ул үзенең өлгергән алмаларыннан авыз иттерер. Дәресебез
күңелле, кызыклы үтсен өчен, сезнең актив һәм тырыш булуыгыз сорала.
II. Актуальләштерү.
Алмагачның беренче алмасыннан авыз итү өчен, сорауларга җавап бирик:
- Нинди җөмләгә кушма җөмлә диләр?
- Ике компанентлы кушма җөмләләрне бәйләнеш төренә карап, нинди
төрләргә бүләләр?
- Тезмә кушма җөмләләр нинди төрләргә бүленә?
- Иярчен җөмләләрнең төзелешләре ягыннан нинди төрләре бар?
- Аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләгә ничә төрле юл белән бәйләнәләр?
- Аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә
бәйләнәләр?
- Синтетик иярчен җөмләләр баш җөмләгә ничә төрле юл белән бәйләнәләр?
- Синтетик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә
бәйләнәләр?
- Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре?
( Укучылар соруларга җавап бирәләр, дөрес җаваплар слайдта чыга. Алмагач
беренче алмасын бирә.Алмага “игелекле” сүзе язылган).
III. Төп өлеш.
1) Карточкалар белән эшләү. Биремнәр слайдта да чыга.
1нче бирем. Бирелгән җөмләләрне язарга, тыныш билгеләрен куярга,
грамматик нигезләренең асларына сызарга, схемаларын төзергә, бәйләүче
чараларын аерып чыгарырга:
А) Нинди генә җылы сүзләр әйтмә ана күңелендәге җәрәхәт мәңге төзәлмәс.
Б) Шуны онытмыйк тирә-ягыбызда безнең ярдәмгә мохтаҗ күпме ятимнәр
картлар гарипләр авырулар бар.
В) Сезгә ниндидер үтенеч белән киләләр икән үзегезне аның урынына куеп
карагыз.
-Укучылар, биремнәрне рәтләргә бүлеп, дәфтәрләрдә эшләрбез.
(Беренче биремдә һәр рәт бер җөмләгә синтаксик анализ ясый. Җавапларның
дөреслеген тикшерү өчен, һәр рәттән бер укучы тактада эшли.Нәтиҗә ясала. )
2нче бирем. Бирелгән җөмләгә синоним җөмләләр уйлап языгыз.
Кайбер очракта медицина көчсез, чөнки кеше күңелен дәвалый торган
дарулар әле табылмаган.
-Бу биремдә һәр рәт бирелгән җөмләгә синоним җөмләләр уйлап яза. Бары тик
бәйләүче чараларының асларына сызып күрсәтергә кирәк була.
3нче бирем. Бирелгән схемага туры китереп җөмләләр төзегез.
1) [шуны]:{ }.
2) {кем}[шул].
3) {-сәң},[ ].
Бу биремдә һәр рәт бирелгән схемаларның берсенә җөмлә төзеп язар.
(2,3 нче биремнәрнең дөреслеге телдән карап кителә.)
Эшнең нәтиҗәсе булып, “кешелекле”, “юмарт”, киң күңелле” исемендәге
алмалар чыга).
2) 105нче күнегүне дәфтәрдә эшләү. (Биремнең эчтәлеге: бирелгән
җөмләләрне тыныш билгеләрен куеп өч төркемгә туплап языгыз: 1) гади җөмләләр;
2) тезмә кушма җөмләләр; 3) иярчен кушма җөмләләр. Иярчен кушма җөмләләрнең
мәгънә һәм төзелеш ягыннан төрләрен билгеләгез)
Көтелгән җаваплар:
Гади җ.: 1)1; .
Тезмә кушма җ.: 1)3; 6.
Иярченле кушма җ.: 4; 5; 7.
Укучылар, хәзер Шәфкатьлелек алмагачы»ның тагын бер алмасы өлгерде.
(Экранда”шәфкатьле исемле алма чыга).
3) Тестлар белән эшләү.
Һәр укучы,эшләп бетергәч, янында утырган иптәше белән алмашып,
дөреслеген тикшерә. Җаваплар артына язылган була. Укучылар билгеләрне үзләре
куялар.
(Экранда “мәрхәмәтле” исемле алма чыга).
4) Иярченле кушма җөмләләр кулланып,” Шәфкатьлелек бизи кешене” дигән
темага сыйныф белән бергәләп җөмләләр төзү.
Үрнәк җөмләләр:
Олы кешегә юл бирмәсәң, үз юлың бикләнер. –И. ш. җ.
Олылар сүзен тыңламасаң, олыгайганчы игелек күрмәссең.-И. ш. җ.
Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.- И. ш. җ.
Изгелек беткән җирдә явызлык башлана.-И. у. җ.
Кеше булыр өчен, гәүдә булу гына җитми.- И.с. җ.
Кешегә яхшылык итсәң,үзеңә файда булыр.-И. ш. җ.
Әгәр итсәң син берәүгә изге эш,үзеңә дә килер шундый ук өлеш.- И. ш. җ.
Мәрхәмәт итмәгән кешенең үзенә дә мәрхәмәт кылынмас. –И. а. Җ.
(Экранда “ярдәмчел” исемле алма чыга).
- Менә хәзер “Шәфкатьлелек алмагачы”ның ахыргы җимешләре дә өлгереп
җитте.Гомумән, алмагач кешеләргә бары үзенең файдасын гына китерә. Сез дә
кешеләргә, табигатькә, хайваннарга карата мәрхәмәтле булыгыз.
IV. Йомгаклау
Дәрескә нәтиҗә ясау, билгеләр кую, өй эше бирү.
Өй эше: Иярченле кушма җөмләләрдән торган
“Шәфкатлелек бизи кешене” темасына хикәя язарга, дәрестә төзегән
җөмләләрне кулланырга.
- Укучылар, без бүген нинди теманы кабатладык? Ниләр эшләдек?
Дәресебезнең максатына ирештекме? Үзеңдә шәфкатьлелек сыйфатлары булдыру
өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?
(Көтелгән җаваплар). Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп
кабатладык; сорауларга җаваплар бирдек, бирелгән җөмләләрнең грамматик
нигезләренең асларына сыздык, схемаларын төзеп, бәйләүче чараларын күрсәттек,
аларның төзелеше ягыннан төрләрен билгеләдек, җөмләләр төзедек, тестлар
эшләдек, кешелеклелек сыйфатларын ачыкладык. Шәфкатьле булу өчен кешеләргә
ярдәм итәргә; кешедә, барыннан да элек, уңай якларны табарга өйрәнергә;
табигатькә, хайваннарга карата мәрхәмәтле булырга кирәк.
- Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.
Тест (иярченле кушма җөмләләр)
1. Нинди җөмләләргә иярченле кушма җөмлә диләр:
А) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләгә;
Б) гади җөмләләре интонация ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмләгә;
В)үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләгә.
2. Баш һәм иярчен җөмләләрне ничек билгелиләр:
А) сорау куеп;
Б) интонациягә карап;
В) каршы куючы теркәгечләргә карап.
3. Төзелеше буенча иярчен җөмләләрнең нинди төрләре бар:
А) синтетик;
Б) аналитик һәм синтетик;
В) бүлүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән.
4. Рус телендә иярчен кушма җөмләләр бармы, алар ничек атала:
А) сложносочиненные предложения;
Б) сложноподчиненные предложения;
В) простые, распространенные предложения.
5. Төзелеше ягыннан иярченле кушма җөмлә төрләренең кайсысы рус
телендә юк:
А) синтетик иярчен җөмлә;
Б) аналитик иярчен җөмлә;
В) аналитик һәм синтетик иярчен җөмлә.
6. Аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләләргә нинди чаралар ярдәмендә
бәйләнәләр:
А) тезүче теркәгечләр, каршы кую интонациясе, мөнәсәбәтле сүзләр.
Б) ияртүче теркәгечләр, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, көттерү интонациясе.
В) ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү
интонациясе.
7. Синтетик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди бәйләүче чаралар
ярдәмендә бәйләнә:
А) тезүче теркәгечләр, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, санау интонациясе.
Б)кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору чарасы;
В) кушымчалар, теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, янәшә тору чарасы.