Конспект урока "11 дән 100 гә кадәрге саннарны кабатлау" 2 класс

2 нче сыйныфта математика дәресе конспекты
Төзеделәр: Казан шәһәре Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясенең
югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Курбанова Лидия
Николаевна.
Дәреслекнең авторлары:М.И.Моро,С.И.Волкова,С.В.Степанова.
Дәрес темасы: 11 дән 100 гә кадәрге саннарны кабатлау.
Дәрес максаты: 11 дән 100 гә кадәрге саннар турындагы белемнәрне,өйрәнгән мисаллар һәм
мәсьәләләр чишә белүне ныгытырга,логик фикерләү сәләтләрен үстерергә.
Дәресне җиһазлау:интерактив такта, А.Алишның”Сертотмас үрдәк”әкиятеннән Сертотмас үрдәк
рәсеме, сәяхәт планы, саз, елга һәм урман рәсемнәре, санлы карточкалар, мәсьәләр текстлары.
Дәрес барышы
I. Оештыру моменты:
Тигез һәм матур бастык!
Сокланып карыйм сезгә!
Бик күп биремнәр эшләрбез,
Уңышлар һәммәгезгә!
II. Дәреснең темасын,максатын әйтү:
- Укучылар,сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Бүген дәрестә без сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз.
Безнең белән сәяхәткә Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” исемле әкиятендәге Үрдәк тә чыгар.
Без аның белән төрле биремнәр эшләрбез актада әкият герое- Үрдәк һәм сәяхәт планы)
III. Телдән исәпләү:
-Балалар, без һәр математика дәресен нәрсәдән башлыйбыз?
Хор белән:
- Күңелле дәресне башлыйк-
-Яхшылап телдән саныйк!
Эшне план буенча башлыйбыз.
1. Хат уку.
- Хатны укыр өчен, бирелгән саннарны арта бару тәртибендә куярга кирәк (т акт а янында
карт очкалар белән эш; хат ны кычкырып уку– бу хат безгә Абдулла Алишның “Серт от мас
үрдәк” исемле әкият ендәг е Үрдәкт ән килгән. Ул безгә т үбәндәге эчт әлекле хат язган: “Сезгә
уңышлар т елим!” дигән һәм Үрдәк бездән ярдәм сорый. (логик мәсьәлә чишү-т акт ада мәсьәлә
күрсәт елә)
Хуҗаның сыеры 6 литр сөт бирде: 3 литрын бозауга эчерде, 1 литрын үзенә ботка пешерергә
калдырды. Кичен чиләктә 2 литр сөт бар иде әле. Сертотмас Үрдәккә бик кызык билгеле.Ул сездән
сорый: Хуҗаның мәчесе сөтне урлап эчкәнме?
- Сез ничек уйлыйсыз? Һәм ни өчен?
- Молодцы!Бик яхшы!
- Планның икенче өлешенә күчәр өчен, Үрдәк бездән тагын бер бирем эшләвебезне сорый.
(мисалларны чишәргә һәм “арт ык” мисалны т абарга: 28-8; 10+10; 20+5; 24-4)
2. Урман (тактада урман рәсеме чыга)
-Менә без үрдәк белән сәяхәтебезнең алдагы өлешенә дә килеп җиттек бу кара урман. Монда
бүре, аю, төлкеләр яши актада рәсемнәре күрсәтелә)
Үрдәккә урман аша чыгу өчен, түбәндәге кызыклы мәсьәләне телдән чишәргә кирәк. (Тактада
мәсьәлә күрсәтелә) Булышабызмы?
Хуҗаның 6 сарыгы бар. Һәр сарык ел да 1 бәти китерә. 2 елдан соң Хуҗаның ничә сарыгы булыр?
IV. Физкультминутка.
Матур итеп бастык,
Аланлыкта тукталдык.
Уңга,сулга борылдык,
Иелдек һәм турайдык.
Тыныч кына утырдык ,
Дәвам итәргә булдык!
V.Дәфтәрләрдә эшләү. Мәсьәлә чишү.
Шулай ит еп урман аша чыкт ык.
- Дәфтәрләрне ачабыз. Число, сыйныф эше язабыз.
- Укучылар, дәфтәрдә эшне нәрсәдән башлыйбыз?
*Матур язу минутыннан. йт ә-әйт ә язалар)
3. Арифметик диктант.
-Булачак сынау алдыннан кечкенә генә ял арифметик диктант:
1. Мин әйткән саннарны языгыз: 25, 60, 90, 100.
2. 4дистә 7 берәмлек; 5 дистә 9 берәмлек булган саннарны языгыз
3. Саннарны чагыштырыгыз 87 и 78.
4. Болар нинди саннар :10 , 4, 70 , 6, 90, 2, 50 , 8.
4. Елга (тактада елга рәсеме)
-Без елгага килеп җиттек . Елга аша чыгу өчен безгә күпер салырга кирәк. Күпер булсын өчен,
безгә мәсьәлә чишәргә кирәк ( т акт ада мәсьәлә күрсәт елә)
Хуҗа сарай салганда беренче көнне 9 бүрәнә ышкылады ,ә икенче көнне 4 бүрәнәгә күбрәк. Хуҗа
ике көндә ничә бүрәнә ышкылады?
- Мәсьәләдә нәрсә турында әйтелә?
- Нәрсә табарга кирәк?
-Кыскача язып күрсәтик.
-Җавапны сразу әйтә алабызмы?
- Ни өчен? Безгә нәрсә билгеле?
-Ничек белеп була? Хәзер җавап бирә алабызмы? Ничек итеп?
-Җавап язабыз.
VI.Түгәрәк саннар белән арифметик гамәлләр.
5. Сазлык (тактада рәсеме күрсәтелә)
- Шулай итеп, без елга аша күпер төзедек. Үрдәк белән бергәләп уңышлы гына елга аша чыктык. Ә
алдыбызда сазлык икән бит. Сазлык аша ничек чыгарга соң? (түмгәкләргә баса- баса)
- Дөрес! Түмгәктән түмгәккә сикерергә кирәк. Сез әзерме? Алайса алга! (Тактада- түмгәкле сазлык,
түмгәкләрдә- тәрәзәле мисаллар)
40+50
,
+30
,
-30
,
-50
Мисалларны чишү, дәфтәрләргә язу (т өрле ысул белән чишү)
VII. Физкультминутка “Үрдәк кебек
Үрдәк кебек барабыз,
Үрдәк кебек очабыз,
Үрдәк кебек йөзәбез,
Тынычлап утырабыз.
VIII.Төркемнәрдә мөстәкыйль эш.
6.
- Молодцы! Алга таба бару өчен, түбәндәге биремнәрне үтәргә кирәк (гади тактада)
1 ряд (2дм-м=…+10мм=…-м…+20мм=…-25м=…+16мм=…- м= …)
2 ряд (3дм- 10см=…+10мм=…+ 12см=…-м=…- м=…+5мм=…+10мм=)
3 ряд (5дм- 10см=…+5мм+…-10мм=…+15мм=…+1см=…+5см=…+10мм=..)
IX. График диктант.
Соңгы юлдан соң 2 шакмак калдырыгыз, полядан соң 3 шакмак уңга барып нокта куегыз.
3 шакмак уңга , 1 шакмак аска, 2 шакмак сулга, 1 шакмак аска, 2 шакмак уңга, 3 шакмак аска, 3
шакмак сулга, 1 шакмак өскә, 2 шакмак уңга, 1 шакмак өскә, 2 шакмак сулга, 3 шакмак өскә.
Х. Геометрик материал.
7.
-Менә без Хуҗаның урмандагы өенә уңышлы гына барып җиттек. Аны ачып керү өчен соңгы
биремне эшләргә кирәк.
-Укучылар, туры сызык кисемтәдән нәрсә белән аерыла?
- 2 нче биремне эшләү:
(Ике кисемт ә сызыг ыз-беренчесенең озынлыг ы 1 дм, ә икенчесе 7 см га кимрәк.)
XI. Рефлексия.
Без дәрестә нәрсәләр эшләдек? Сезгә сәяхәт итү ошады? Үрдәккә нинди киңәшләр бирер
идегез?
Настроение
Цвет
Восторженное
Красный
Радостное
Оранжевый
Приятное
Жёлтый
Грустное
Зеленый
Спокойное
Синий
Тревожное
Черный
Унылое
Фиолетовый
ХII.Дәресне йомгаклау.
- Дәрестә нәрсәләрне ныгыттык?