Презентация "Натураль саннарны юллап һәм язып тапкырлау"

Подписи к слайдам:
Тема:Натураль саннарны юллап һәм язып тапкырлау Натураль саннарны юллап һәм язып тапкырлау
  • Максат:
  • 1)Мисаллар чишкәндә тапкырлауның 3 законын (урын алыштыру, оештыру, таркату) кулланырга өйрәтү. Разряд, берәмлегенә тапкырлауны һәм язып тапкырлауны ныгыту .
  • 2) Хәрәкәткә мәсьәләләр чишүне булдыру .
  • 3)Мөстәкыйльлек һәм дусларга карата ихтирамлык тәрбияләү.
  • Җиһаз: поезд рәсеме; тукталыш, вагон исемнәре язылган плакатлар; мисаллар һәм мәсьәләләр язылган карточкалар.
Дәрес барышы
  • 1.Кабатлау өлеше.
  • 2.Белем һәм күнекмәләр булдыру
  • 3.Дәрескә йомгак.
  • 4.Өй эше бирү.
Кабатлау өлеше.
  • Узган дәрестә без тапкырлауның 3 законын: урын алыштыру, оештыру, таркату законнарын өйрәндек. Шушы 3 законны формула ярдәмендә тактага язырга кирәк.
Кабатлау өлеше.
  • Тапкырлауның 3 законын кулланып тактада язылган мисалларны телдән чишәргә кирәк.
  • 600×8= 23×10×2=
  • 5×103= 4×7×5=
  • 100×470= 5× (6 + 8)=
  • 92×1000= 6× (20 - 1)=
  • 5×6а= 2× ( х + 3)=
Кабатлау өлеше.
  • Тагын узган дәрестә без хәрәкәт мәсьәләләрен чишергә өйрәндек.
  • S,V ,t табу формулаларын искә төшереп үтик әле.
Кабатлау өлеше.
  • Балалар, без бүген сезнең белән “математик поездда” сәяхәткә чыгарбыз. Бу сәяхәт вакытында сез өйрәнгән төр мисаллар һәм хәрәкәткә мәсьәләләр чишәрсез.
  • Поездга утыруның кайбер кагыйдәләрен искәртеп китим. Кабинетны кассалар залы дип күз алдына китерегез. Поездга утыру өчен билет кирәк. Ә ничек билет алырга? Сезгә мин карточкалар бирәм , поезд килеп җиткәнче сез карточкадагы мисалларны чишеп, “белешмәләр үзәген” дә тикшертеп , мисал саны буенча жетон алырга тиешсез.
  • -Кем 4 яки аннан күп ала, ул “йомшак вагонга” утыра
  • -3 жетон-купейный
  • -2 жетон-плацкартный
Белем һәм күнекмәләр булдыру.
  • 1. Карточкалар белән эш. Билетлар алу.
  • а)“Игътибар!Игътибар! Тиз йөрешле математик поезды 1 юлга килеп җитә. Билетларны алып калырга тырышыгыз!”
  • б) “Игътибар!Игътибар! Тиз йөрешле математик поезды 1 юлга килеп туктады. Урыннарыгызны алырга тырышыгыз. Тору вакыты 2 минут”.
  • в) “Игътибар!Игътибар! Тиз йөрешле математик поезды 1 юлдан китә. Барыгызга да хәерле юл! Уңышлар сезгә!”
Белем һәм күнекмәләр булдыру.
  • ”Мәсьәләләр аланлыгы”.
  • а) “Игътибар!Игътибар! Тиз йөрешле математик поезды “Мәсьәләләр аланлыгы” тукталышына килеп җитә. Тору вакыты 10 минут.
  • б)“Игътибар!Игътибар! Тиз йөрешле математик поезды кузгалып китә. Урыннарыгызны алырга тырышыгыз!”
Белем һәм күнекмәләр булдыру.
  • “Уен” тукталышы. Физкультминут.
  • Без әле бераз ардык,
  • Ял итәргә уйладык:
  • Башны иябез алга, Ә аннары
  • - артка
  • Уңга –сулга борабыз,
  • Аннан карап торабыз.
  • Иң өстен сикертәбез,
  • Кулларны биетәбез.
  • Бер алга, бер артка сузып
  • Күңелле ял итәбез.
Белем һәм күнекмәләр булдыру.
  • “Законнар урманы” тукталышы.
  • “Игътибар! Игътибар! Тиз йөрешле математик поезды “законнар урманы” тукталышына килеп җитә. Тору вакыты 5 минут”.
  • Контролердан тикшереп , жетоннар алу.
Белем һәм күнекмәләр булдыру.
  • “Бүләкләү” тукталышы.
  • “Игътибар!Игътибар! Тиз йөрешле математик поезды иң соңгы тукталышка “Бүләкләү” тукталышына килеп җитте”.
  • 10 жетон - “5”ле
  • 9-8 жетон - “4”ле
  • 7-6 жетон - “3”ле
Дәрескә йомгак.
  • -дәрестә нишләдек?
  • -мисалларны нинди законнарга таянып чиштек?
  • -бүгенге дәрестә өйрәнгән кайсы темаларны кабатлап үттек.
Өй эше бирү.
  • Карточкалар:
  • 1)баганалап тапкырлау:
  • 712 × 37= 805×409
  • 2)48m + 12m - 25m аңлатмасын гадиләштер һәмm=12булганда аның кыйммәтен исәплә.
  • 3) Аңлатманың кыйммәтен тап:
  • (593 – 379)×41 + 25 × 41
Дәрес өчен бик зур рәхмәт, балалар