Конспект "К. Ушинский "Иртәнге нурлар" хикәясен уку"

Зурлар төркемендә сөйләм үстерү шогыле
Тема: К.Ушинский “Иртәнге нурлар” хикәясен уку
Белем бирү өлкәләрен интеграцияләү
(“Матур әдәбият уку”, “Аралашу”, “Танып-белү”(экология), “Иҗади сәнгать”, “Физик
тәрбия”.)
Максат: балаларда китап укуга кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру.
Бурычлар:
- белем бирү: зур булмаган текстларның эчтәлеген ачып бирә белергә, әсәрләрне сәхнәләштерүдә
катнашырга күнектерү.
- үстерү: балаларның иҗади осталыкларын үстерү, диалогик сөйләм күнекмәләрен ныгыту.
- тәрбияви:балаларда сүз сәнгате белән кызыксыну һәм әкият геройларының гамәлләре аша
әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.Табигатькә аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.
Методик алымнар: сюрприз момент, күрсәтмә материаллар, сәяхәт, сөйләү(күрсәтү,
сорау бирү, әйтеп җибәрү), хуплау, анализ.
Материал һәм дидактик җиһазлар:
1) Р.Шәехова “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”-153-156 нчы битләр;
2) Закирова К.В. “Балачак аланы”;
3) проектор;
4) презентация;
5) костюмнар (тургай, әтәч, куян, бал корты)
6)битлек (кояш)
7) декорацияләр (чишмәле алан күренеше)
8)аудиоязмалар (“Галиябану”- курай, тылсымлы көй)
Алдан эшләнгән эш: шигырьләр, эндәшләр, күмәк уеннар өйрәнү, индивидуаль эш.
Эшчәнлек төзелеше:
1. Эмоциональ халәт тудыру, оештыру мизгеле.
2. Төп өлеш.
-Эшчәнлекнең максатлары белән таныштыру.
-Өйрәнелә торган тема буенча кирәк булган белемнәрен актуальләштерү.
-Ял минуты.
-Яңа әсәр белән танышу.
-Иҗат эшчәнлеге.Өйрәнелгән әсәрне сәхнәләштерү.
3. Эшчәнлекне йомгаклау.
Эшчәнлекнең барышы
1. Оештыру моменты.Тәрбияче: (Музыка фонында төзелү.)
Балалар, бүген мин кояшка карап сокландым һәм шул ук вакытта аптырап та калдым. Ул бит
кояш кына түгел, ә тылсымчы да икән. Карагыз әле, ничек матур итеп, тылсымлы елмая! Шулай
итеп безне сәламли! Әйдәгез, аның турында шигырь сөйләп, бер-беребезне сәламләп алыйк!
Иртә таңнан тәрәздән кемдер елмаеп бакты,
Учым сузгач, анда аның сурәте балкып калды.
Бу бит кояш алтын нурын кызганмыйча таратты,
Шуңа күрә көннәребез бик нурлы һәм бик якты!
Хәерле иртә! Бүген бер-берегез белән дус булып, көнегезне күңелле итеп үткәрүегезне телим!
2. Төп өлеш.
Тәрбияче: Балалар, бүген безнең гадәти генә эшчәнлек түгел. Сезнең ишеткәнегез бар микән,
бездән бик еракта челтрәп аккан чишмәле, бик матур, серле алан бар. Анда серләр тулы,
мавыктыргыч хәлләргә бай тылсымлы, зуу-ур китап яшерелгән икән. Ерак җирләрдә яшәүче
кардәшләребез өчен җибәрелгән “Туган тел” китабын илтүче корабль елгадагы көчле дулкынга
очрап, безгә әлегә билгесез булган аланга килеп эләккән. Мин тылсымчы дустымны чакырыйм әле,
ул безгә китапны табарга юл күрсәтмәс микән?
Бергәләп серле сүзләрне кабатлыйк:
Әкияттән чыктыңмы?
Күкләрдән киләсеңме?
Әгәр булсаң чын тылсымчы
Тылсымлап кара безне!
(Серле музыкауйный, тылсымчы керә)
Тылсымчы: Исәнмесез, чакырган идегезме?
Ничек яшисез?(менә болай)
Ничек елмаясыз?(менә болай)
Ничек елыйсыз?(менә болай)
Ничек усалланасыз?(менә болай)
Ничек гаҗәпләнәсез?(менә шулай)
Тылсымчы: Ярый балалар, тик тылсым иленә бары тик шат күңелле, акыллы балалар гына эләгә
ала. Сез миңа шундый булырга сүз бирәсезме?
Балалар: Бирәбез.
Тылсымчы: Йә алайса менә бу башлыкларны киегез. Алар сезне тиз генә тылсымлы аланга илтеп
куярлар.(Тылсымлы атрибутларны кияләр, музыка уйный)
Ял.минуты:
Тылсымчы:
Урман буйлап китәрбез,
Тиздән барып житәрбез (Зал буйлап йөриләр )
Нигә чирәм дымланган?
Кичә бит яңгыр булган. (Аяк очларына басып күлдәвекләрне урап узу)
Үкчәләргә баскан килеш
Төп яныннан үтәбез.
Гөмбәләр безне күрсен дип,
Сәлам биреп китәбез. (Үкчәләргә басып йөрү )
Ак каеннарга карап
Без барабыз төз атлап.
Әйлән бәйлән уйныйлар,
Безгә яулык болгыйлар. (Гимнастларча йөрү)
Нәрсә булган?Давылмы?
Адаштык без, ахры.Ау-ау,
Чытырманны үтәрбез,
Аннары ял итәрбез. (Тезләрне өскә күтәреп йөрү)
Күрәм каршыда сазлык,
Зур-зур адымнар ясыйк.
Чишмәле, матур аланга
Сукмагыбызны табыйк. (Киң адымнар ясау)
Менә бит безнең сукмак
Ай – яй, киткәнбез ерак.
Сукмагыбыз тасма кебек сузылган,
Сукмагыбыз елан кебек борылган (Борылмалы йөреш)
Безнең нәни аяклар сукмактан йөгерәләр. (Җиңелчә йөгерү)
Без бардык та бардык,
Бераз гына арыдык.
Ничек итсәк иттек
Мен әкилеп тә җиттек. (Тыныч кына йөрү)
(Чишмәле, матур аланга килеп чыгалар).
Тылсымчы: Менә килеп тә җиттек, башлыкларны сала аласыз.
Тылсымчы: Ишетәсезме нинди тавыш килә?(Чишмә тавышы ишетелә, балалар тыңлыйлар).
Балалар: Чишмә тавышы килә.
Тылсымчы:
Челтер-челтер чишмә ага
Һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак
Эчеп туймалы түгел.
Без барабыз чишмәбезнең
Салкын суын эчәргә.
Эчкэндә үзеннән -үзе
Баш иелә чишмәгә.
Балалар карагыз әле монда нәрсә булган?
Балалар:Тәртипсез кешеләр чишмә тирәсенә чүпләр атканнар, чишмәне ташлар белән буып
куйганнар.Чишмә ага алмый,чәчәкләр, үләннәр шиңгәннәр.
Тәрбияче:Бергәләп чишмәгә ярдәм итик. (Балалар чишмәне чистарталар)
Менә безнең чишмәбез чистарды, тирә ягы да ямьләнеп, матурланып китте. Балалар, чишмә буенда
ял иткәч анда чүпләр калдырырга ярыймы? Ни өчен?
(Балалар җавабы: Чишмә корый, елгалар да корый. Су булмагач кошлар да оя кормый,табигать
үлә.)
Дөрес! “Күл пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?” диелә татар халык
мәкалендә. Әйе, һәр кеше сулыкларның чисталыгы турында даими кайгыртып торырга тиеш.
Әкият уку:
Тәрбияче: Әнә бит ул, балалар, мин әйткән “Туган тел” китабы. Без чишмәгә яхшылык эшләдек, ә
ул безгә китапны табарга юл күрсәтте.(барып ала).
Тәрбияче:Карагыз балалар, ял итәр өчен нинди матур эскәмияләр куйганнар. Әйдәгез, минем
яныма утырыгыз әле, китапның серле битләренә күз салыйк. Менә бу биттә нинди әкият икән?
Аха! Хәзер мин сезгә К.Ушинскийның “Иртәнге нурлар” әкиятен укыйм.Әкиятне тыңлаганда
экранга да игътибар итегез.
Күк йөзенә кып-кызыл булып Кояш килеп чыкты да төрле якка үзенең алтын нурларын сибәргә,
җирне уятырга кереште
Беренче нур Сызылып үтте дә Тургай өстенә төште. Тургай талпынып куйды, оясыннан
пырхылдап очып чыкты һәм биеккә-биеккә күтәрелде дә көмештәй тавышы белән өздереп сайрап
җибәрде: «Ах, иртәнге саф һавада нинди рәхәт! Нинди рәхәт! Нинди иркен!»
Икенче нур Куянкайга төште. Куянкай колакларын селкетеп куйды да,
шатланып сикерә-сикерә, чыклы болын буйлап чабып китте. Үзенә иртәнге ашка
сусыл үлән эзләп китте ул.
Өченче нур Тавык кетәгенә төште. Әтәч канатларын җилпеде дә: «Кикрикү-ү
үк!» -дип кычкырып җибәрде. Тавыклар, кытаклый-кытаклый, куначаларыннан
сикереп төштеләр һәм, чүп-чарда тибенә-тибенә, суалчан-кортлар чүпли
башладылар.
Дүртенче нур Умарталарга төште. Бер корт кәрәз өеннән чыкты да ояның ишек
төбенә кунды, канатларын җәеп җибәрде һәм, хуш исле чәчәкләргә куна-куна,
бал җыярга дип очып китте: «бз-з-з-з
Бишенче нурБалалар бүлмәсенә, йоклап яткан бәләкәй ялкау өстенә төште,
аның күзләрен чагылдырып җибәрде. Ә ул икенче ягына борылды да тагын
йокыга китте (Әсәр укыла, проекторда рәсемнәре күрсәтелеп барыла).
Тылсымчы: Балалар, сезгә әкият ошадымы, яраттыгызмы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Әкияттә без нинди геройлар белән таныштык?
Балалар: Тургай, куян, әтәч, бал корты.
Тәрбияче:Кояш нишли?
Балалар:Нурларын чәчә.
Тәрбияче:Тургай нишли?
Балалар:Очып йөри, шатлана,сайрый.
Тәрбияче:Куян нишли?
Балалар:Колакларын селкетә, чаба.
Тәрбияче: Әтәч нишли?
Балалар:Кычкыра, кортлар чүпли.
Тәрбияче:Бал корты нишли?
Балалар:Чәчәкләргә куна, оча, безелди.
Тәрбияче: Ә бала нишли?
Балалар: Ялкаулана, йоклый.
Тәрбияче: Балалар, ул бала дөрес эшлиме?
Балалар: Юк.
Тәрбияче: Ни өчен дип уйлыйсыз?
Балалар: Чөнки ул ялкаулана,торырга теләми.
Тәрбияче: Шулай озаклап йоклап, ялкауланып ятырга ярыймы?
Балалар: Юк.
Тәрбияче: Бик дөрес әйтәсез балалар, кояш белән бергә торырга, ялкауланмаска, тырыш, тәрбияле
булырга кирәк. Шул вакытта гына безгә бәхет елмаер.
Тылсымчы: Карагыз әле, монда ниндидер сандык бар.
Әкиятне сәхнәләштерү:
Тәрбияче: Балалар, ниләр бар икән бу сандыкта? (сандыкны ача).
Тәрбияче: Бу бит безнең әкияттәге геройларның киемнәре.Балалар, минем сезгә тәгъдимем
бар:бергәләп әкиятне сәхнәләштереп карыйк! Сез ризамы?Риза булсагыз, үзегезгә ошаган
киемнәрне сайлап алыгыз.
(Балалар костюмнарны кияләр, тылсымчы кояш маскасы кия).
Балалар: Кояш чыкты, кояш.
Тылсымчы: Кояшның беренче нурлары тургайга төште. Әйдәгез әле, бергәләп тургайны уятыйк.
Балалар:
Тор,тор тургай,
Таң ата бугай.
Тургай: “Ах, иртәнге саф һавада нинди рәхәт! Нинди рәхәт!Нинди иркен!”
Тылсымчы: Икенче нур Куянкайга төште.
Балалар:
Әй, куян, куян,
Кечкенә генә,
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
Ике колагы
Озынкай гына,
Аягы җиңел — Мамыктай гына.
Тылсымчы: Өченче нур Әтәчкә төште.
Балалар:
Иртән бик иртә тора,
Канат кагып кычкыра.
-“Кикрикүк,кикрикүк”!
Тор иртәрәк, эшең күп...
Әтәч: “Кикрикү-үүк!”
Тылсымчы: Дүртенче нур Бал кортына төште.
Балалар:
Беззз, беззз, безелдек,
Без бер рәткә тезелдек.
Биибез дә җырлыйбыз,
Бер дә оялып тормыйбыз.
Тәрбияче: Рольләрне барыгыз да бик оста башкардыгыз, аерып алырлык та түгел, рәхмәт сезгә.
Йомгаклау:
Тылсымчы: Я, нәни дусларым, күңелле булдымы сезгә минем белән? Сезгә никадәр рәхәт булуын
йөзләрегездән, күзләрегездән күрәм. Балалар, мин сезгә “Туган тел” китабын ышанып тапшырам,
сез ул китаптан туган телебездә тагын да матур, кызыклы әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр
өйрәнерсез, кадерләп кенә укыгыз, саклагыз аны.
Серле аланда озакка калып булмас, сезгә бакчага кайтырга вакыт:
Тылсымчы:
Күзләр йомыла,
Керфекләр ябыла,
Без тыныч ял итәбез.
Тылсымлы төш күрәбез.
(Тылсымчы югала)
Тәрбияче:
Җиңел, тирән сулыйбыз
Сузылабыз, киереләбез,
Бакчабызга кайтабыз.
Без күзләрне ачабыз...
Менә без бакчада, дусларым. Әкияткә юлыбыз озын, маҗаралы, тылсымлы булды.
Сез “Туган тел” китабы табылганга сөендегезме?Китапны табарга безгә кем ярдәм
итте?Нинди яхшылык эшләдек?Нинди әкият белән таныштык? Әкияттә сезгә ошамаган геройлар
бармы? Ни өчен? Сез үзегезгә нинди сабак алдыгыз? Өйгә кайткач эшчәнлек турында кемнәргә
сөйлисез? Тагын яңа әкиятләр белән танышырга телисезме? Бу китапта әле укылмаган, яңа
әкиятләр бик күп.Киләчәктә без аларны укырбыз һәм сәхнәләштерербез.Әйе, вакытыбыз бушка
үтмәде, без бик матур әкият белән таныштык. Ә сез әкиятне әниләрегезгә сөйләрсез, әкият
геройлары яңа белем һәм кичерешләр өстәп, гел сезнең йөрәкләрегездә калыр. Бүгенге эшчәнлек
өчен зур рәхмәт, сау булыгыз!