Конспект урока "Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе өстендә эшне дәвам итү" 6 класс

Рус төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (6 сыйныф)
Дәреc темасы: Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану
тәртибе өстендә эшне дәвам итү.
Дәреc тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү
Максат: 1) тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе өстендә эшне дәвам итү.
2)Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен, монологик- диалогик сөйләмне үстерү;
3)Чын дуслыкны аера белү һәм дуслыкның кадерен белергә өйрәтү.
Җиһазлау: Дәреcлек 61-63 битләр (Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова” Татар теле”) методик
кулланма 14-15 битләр, мультимедиа проектор: презентация .
1 .Оештыру моменты.
1) Исәнләшү.Дежур укучы белән әңгәмә.
2) Дәрестә уңай халәт тудыру.
Саумы иртә,саумы көн!
Дусларым хәерле көн!
Телим сезгә сәламәтлек,
Бәхет һәм яшәү дәртен.
Уе изге баласына,
Булышыр табигать тә.
Эшкә тотыныйк дусларым.
Хуш хәерде сәгатьтә .
2.Актуальләштерү
Аудирование үткәрү
А) Бик биектауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның
ишеген шакыган.
- Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез.
- Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.
- Без, Дуслык, Бәхет, Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит.
- Укучылар сез ничек уйлыйсыз? Көтүче кемне кертер?
- Дуслыкны. Ни өчен?
- Чөнки дуслык керү белән өйгә бәхет тулган, байлык килгән.
- Димәк, бүгенге дәрестә сүздә шул Дуслык турында барыр. (Тема белән
танышу)
Б) Прослушайте и укажите, что добавлено ко второму предложению каждой пары:
1.Мин дустыма котлау яздым.
Мин дустыма хат яздым.
2.Мин дустымны кунакка чакырдым.
Мин дустымны бәйрәмгә чакырдым.
3.Дустымның дуслары бик күп.
Дустымның танышлары бик күп.
4. Без авылда дуслаштык.
Без шәһәрдә дуслаштык.
3.Өй эшен тикшерү.
4.Яңа төшенчәләр формалаштыру.
а) Сүзлек эше. Яңа сүзләр өстендә эш.
Укытучы әйтә-укучылар кабатлыйлар.
Тәрбияле - воспитанный ,тәрбиясез – не воспитанный
Шат күңелле - жизнерадостный , моңсу – грустный
Гадел – справедливый, гадел түгел-не справедливый
Игътибарлы – внимательный, игътибарсыз – не внимательный,
Батыр – смелый , Куркак – трусливый
Ярдәмчел – помогающий ,Тупас – грубый
Шаян – шустрый,веселый, Ялкау – ленивый.
б) Таблица ярдәмендә тартым кушымчаларын кабатлау
Аффиксы принадлежности
существительного
Притяжатель.
местоимения
Аффиксы Притяжатель.
местоимения
Аффиксы
Единственное
числ
Множественн
ое число
Минем (мой) -ым /-ем, -м Безнең (наш) -ыбыз/-ебез
-быз/-без
Синең (твой) -ың / -ең, -ң Сезнең (ваш) -ыгыз/-егез
-гыз/-гез
Аның (его,
её)
-ы /-е, -сы /-се Аларның (их) -лары/-ләре
в) 61 нче бит, 4 нче күнегү буенча эш.Диологны дәвам итәргә.
г) Яңа сүзләр кулланып ситуатив күнегүләр эшләү.
Как ты скажешь:
- Коля твой друг;
- Мы подружились в школе;
- Он настоящий друг;
- Маша не твой друг
- твой друг Айдар воспитанный мальчик;
- её подруга Света справедливая девочка;
- В школе весело играть с друзьями.
д) Вырази желание вместе с другом(подругой)
-пойти в библиотеку
-погулять н улице
-отдыхать в лагере.
е) Текст өстендә эш.Тексттан тартым һәм килеш белән төрләнгән сүзләрне
табарга,язып алырга.Кушымчаларын билгеләргә.
“Дусларым”.
Мин мәктәптә укыйм.Мәктәбемдә дусларым күп.Без өй эшләрен бергә
эшлибез,мисалларны бергә чишәбез,контроль эшкә әзерләнәбез.
Минем дусларым төрле түгәрәкләргә йөриләр.Илнар математика
түгәрәгенә,Костя минем белән футбол секциясенә,Азат белән Саша
баскетбол секциясенә йөриләр.Без секцияләребездән арып
кайтабыз,ләкин өй эшләрен онытмыйбыз.
ж) 1 күнегү,62 бит.Рәсемнәр буенча диологлар төзергә,үзара сөйләшергә.
I. Физминутка Менә минем уң кулым, (күрсәтә бару)
Менә минем сул кулым,
Менә минем уң аягым,
Менә минем сул аягым,
Менә идән, менә түшәм,
Менә шулай зу-ур үсәм.
з) Проблемалы ситуация.Мәкальләр өстендә эш.
Дуслык ул бөек сәләт кенә түгел, ә бөек хезмәттә ул. Дусны табырга була, әмма
югалтуы бик җиңел. Күп кенә мәкальләрдә дуслык һәм аны саклап калу турында
әйтелә. Тактага дүрт мәкаль язылган. Мин хәзер ситуацияләр сүрәтлим, ә сез бу
ситуациядә ни эшләргә кирәклеге турында әйтә торган мәкальне табарга тиеш
буласыз.
№1 ситуация.Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз, һәм арыгансыз. Әмма
шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа авыр мониторны
мастерскойга илтешергә кирәк.( Ярдәм итәм һәм әйтәм “Дуслык ашаганда
беленми, эшләгәндә беленә”).
№2 ситуация.Сез футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды. (Аны өенә
озатып куям, врач чакырам һәм әйтәм “Дус кайгыда сынала дим.)
№3 ситуация. Дустың синең белән дөрес , әмма соңыннан сезнең дуслыкны
кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итте. (Бүләкне кабул итмим
һәм әйтәм “ Дуслыкны акчага сатып алып булмый” )
Ә дүртенче мәкальгә үзегез ситуация уйлап карагыз. “Йөз сум акчаң
булганчы, йөз дустың булсын”. Нинди очракларда бу мәкальне искә төшерергә
мөмкин?
II. Ныгыту
Дәреслектәге күнегүләрне биремнәре буенча эшләү.
8нче күнегүне мөстәкыйль рәвештә дәфтәрдә эшләү;
III. Йомгаклау
- Дус кеше нинди булырга тиеш?
IV. Өйэше Бирелгән текстны дәвам итәргә.
Илнур,Руслан,Камил – дуслар.Русланның әнисе өйдә юк.Аларга тиздән кунаклар
килә.Өйдә эш бик күп.Ул дусларына шалтыратты......
Билге кую