Конспект урока ""Ана рәхмәте" тексты өстендә эш. Чөнки, ләкин теркәгечләре" 3 класс

Тема: “Ана рәхмәте” тексты өстендә эш. Чөнки, ләкин теркәгечләре.
Максат: 1.“Ана рәхмәте” тексты өстендә эшне дәвам итү; Чөнки, ләкин
теркәгечләрен җөмләдә куллана белү;
2.Укучыларның уйлау-фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын
үстерү, сүз байлыкларын арттыру;
4. Әниләргә хөрмәт, эш сөючәнлек, ярдәмчеллек сыйфатлары
тәрбияләү.
Җиһазлау:дәреслек, компьютер, слайдлар.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
Исәнләшү.
Дежур укучы белән әңгәмә.
II.Өй эшен тикшерү.
6 күнегү,(65 бит)
- Әниләр безнең иң кадерле, газиз кешеләребез.
- Ә сез әниегезгә ничек эндәшәсез?
- Әни сүзе төрле телләрдә ничек яңгыраганын кабатлап үтик әле.
Мама, мамочка.
Әни, әнием, әнкәй.
Mum, mummy.
- Кайсы телдә генә әйтсәк тә, ул матур яңгырый торган сүзләрнең берсе.
III.Фонетик күнегү.
- Текстта татар телендә генә кулланыла торган авазлар кергән сүзләр бар.
Шуларны кабатлап карыйк әле.
Рөстәм, бүген, үзем, үпте, чисталыкка, соң, апаң, юдың.
IV.Белемнәрне актуальләштерү.
Рөстәмнең әнисе кайчан кайта?
Ул ни өчен аптырап кала?
Рөстәм нинди яхшы эш эшләде?
Әнисе Рөстәмгә нәрсә диде?
V. Яңа тема өстендә эш.
- Без бүген дәрестә “Ана рәхмәте” дигән текст өстендә эшләп, чөнки, ләкин
теркәгечләрен җөмләдә дөрес кулланырга өйрәнербез.
- Балалар, карагыз әле тактага сүзләр язылган. Әйдәгез, аларны искә
төшерик, тәрҗемә итик.
-Ә хәзер мин укыйм, сез хор белән кабатлыйсыз.
Эшчән, тырыш, ялкау, эш яратмый, хезмәт сөя, әдәпле, игътибарлы.
-Бу сүзләрне кем матур итеп укып күрсәтә?
-Рөстәмгә бу сыйфатларның кайсысы туры килә?
-Ә кем бу сүзләр белән җөмләләр төзи?
VI.Физминутка.
Балалар парталар артыннан чыгып басалар һәм шигырь юлларын әйтә-әйтә,
хәрәкәтләр ясыйлар.
Китап өстендә эш.
- Ә хәзер дәреслекләрнең 66нчы битен ачыйк.
5 нче күнегү(җөмләләрне дәвам ит,язмача)
7 нче күнегү(телдән)
VII.“Эшлекле төркемнәр “дә эшләү.
-Алга таба төркемнәргә бүленеп эшләп карыйк әле. (Һәр төркемгә биремнәр
өләшелә.Төркем җитәкчесе билгеләнә.
Укучылар үзләре эшләгән төркемнәрнең эшен билгели.
Укытучы билгеләр куя.
1 группа.
Как скажешь о том, что :
-ты помогаешь маме, папе, бабушке, дедушке;
-у тебя много дел, потому что мама на работе;
2 группа.
-у тебя много уроков, но ты помогаешь маме;
-твоя мама пришла с работы?
VIII. ӨЙГӘ ЭШ.
1группа: 9 нчы күнегү.
2группа: 10 нчы күнегү.
IX. ЙОМГАКЛАУ.
1. Әңгәмә.
- Бүген дәрестә нишләдек? -
2. Билгеләр кую.