Конспект НОД "Балалар белән кире тәртиптә санауны ныгыту; гади мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү"

Максат(/Тема): Балалар белән кире тәртиптә санауны ныгыту;
гади мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү;
1 10 эчендәге саннарның берәмлектән торган состав ныгыту;
7 санын ике кечкенә санга таркатырга өйрәтүне дәвам итү;
10 эчендә мисаллар чишүне камилләштерү;
атна көннәрен , ел әйләнешендәге айларны, тәүлек өлешләрен ныгыту;
квадратны, турыпочмакны 2,4 өлешкә һәм квадраттан 2 өчпочмак кисү
юлларын ныгыту, шул өлешләрдән төрле фигуралар җыюларына
ирешү;
дәфтәр битендә ориентлашу күнекмәләрен нгыту;
Алдан эшләнгән эш: Алмаз, Умар белән гади мәсьәләләр чишәргә
өйрәнү.
Сүзлек өстендә эш: мәсьәлә, берәмлек.
Таратма материал: карандашлар, мисаллар язылган дәфтәр
бите,төшеп калган цифрлар язылган карточкалар, 2квадрат, 2
турыпочмак, кайчы.
Күрсәтмә материал: 1 10 кадәр саннар, =, +, - тамгалары, мәсьәләләр
төзү өчен рәсемнәр.
Методик алымнар: Күрсәтмә, сүзле, практик, проблемный.
Шөгыльнең барышы:
1. - 1 атнада ничә көн;
- Бүген атнаның ничәнче көне, ничек атала.
- Кичә атнаның ничәнче көне иде һәм ничек атала.
- Иртәгә атнаның ничәнче көне һәм ничек атала.
- 1 тәүлек ниче өлештән тора, нинди өлешләр.
- Безнең төркемдә ничә бала, ничә кыз, ничә малай.
- 1 елда ничә ай.
- Сиңа ничә яшь һ.б.
-
2. 10 кадәр туры һәм кире санау.(санагада балалар бармакларын бөгә
баралар).
3.Мәсьәләләр төзеп чишү, рәсемнәр буенча. (балалар рәсемнәр буенча
мәсьәләләр төзеп чишәләр )
4. Уен үткәрелә.
“Нинди сан төшеп калган?”
7
9
“Күршеләрен тап”
5
( Балалар биремне үтиләр.Тәрбияче дөрес эшлиләрме тикшерә, әгәрдә
берәр бала хата ясаган икән, иптәшләрен сорый булышырга.)
5. 7 санын 2 кечкенә санга таркату.
7
(Тәрбияче, һәрбер өйдә 7 кеше яши, ә фатирларда төрле санда. Буш
шакмакларга
уң якка шундый цифлар язарга, аларны кушкач 7 саны булырга тиеш.
Бер бала тактада эшли.)
6. Дәфтәр битендә ориентлашу. Тәрбияче биремне әйтә бара, балалар
эшлиләр.
7. Физкультминутка.“Бакалар”.
Су буенда бакалар,
Баталар да калкалар. (Утыралар, торалар)
Уңга да өеләләр, сулга да өеләләр, (Уңга, сулга өеләләр)
Алга да өеләләр, артка да өеләләр. (Алга, артка өеләләр)
Ә аннары барсы бергә,
Сикерешеп алалар. (Сикереп алалар).
8. 5 санының берәмлектән торган составын әйт.(Тәбияче, төрле
цифрларны тактага куя, балалар, аңлатып бирәләр.)
9. Уен “Хатаны төзәт”. (Тәрбияче,балаларга мисаллар язган
карточкалар бирә. Балалар хатасын табып, төзәтеп язалар.)
10. Уен “Мин әйтәм, син тап”. (Тәрбияче, 3 + 1 мисал әйтә, балалар
мисалны чишеп, төркемдә төрле урынга куелган цифрлар арасыннан 4
цифрын табып шуның янына барып баса.)
11. Уен “Нинди геометрик фигурага охшаган”. (Бала, ишек янына
барып баса һәм ишек турыпочмакка охшаган дип җавап бирә.)
12. Уен “Зурлык, кечкенәлек”. (Балалар карточкаларга язылган саннар
арасына зурлык, кечкенәлек тамгасын куя.)
13. Уен “Геометрик фигураларны кис һәм фигура төзе?” Шакмакны 2
өчпочмак кис, шакмакның почмакларын түгәрәкләп кис,
турыпочмакның почмакларын түгәрәкләп кис, турыпочмакны икегә
бөкләп 4 турыпочма кис.
14. Шөгыльгә нәтиҗә ясау.