Конспект занятия "И авазы һәм хәрефе белән танышу"

Тема: И авазы һәм хәрефе белән танышу.(1 шөгыль)
Максат: игътибарлылык тәрбияләү; истә калдыру һәм ишетү сәләтен үстерү;
А, У авазлары турындагы белемнәрне ныгыту; И авазы һәм хәрефе белән танышу;
И авазының дөрес әйтелешенә ирешү; авазның сүздәге урынын билгеләү; схемага
нигезләнеп сүзләр уйлау.
Җиһазлау: кыңгырау; флажоклар; ковролин; туп; предметлы рәсемнәр;
таякчыклар; тасмалар; “балык-схемалар”; кызыл фишкалар; И хәрефе язылган
карточка; көзгеләр; кулъяулыклар.
Шөгыльнең барышы:
I. Оештыру моменты: “Киресен әйт!” уены.
II. Кабатлау, ныгыту.
1. “Нинди авазга башлана?” уены (А, У).
2. “Дөрес әйт” яки “Мин нинди аваз әйтергә теләдем?” уены: артикуляциясе
буенча билгеләү һәм таякчыклар ярдәмендә язу.
3. А, У авазларына характеристика.
III. Яңа тема белән танышу: И авазы.
1. “Нинди авазга башлана?” уены: ит, ипи, итек, ишек, ишкәк, ил, иләк, имән...
Димәк, без бүген тагын бер яңа аваз: И авазы белән танышырбыз.
2. Көзгеләр ярдәмендә артикуляциясен билгеләү.
3. Авазга характеристика.
Ял минуты:
Ишектә йозак тора, (балалар, бармакларын аралаштырып, кулларын
Кем ача, кем бора? йомарлыйлар; “йозак”ны як-якка боралар,
Боргалаштыргалыйбыз, “йозак”лы кулларын тез башларына сугалар,
Сугып-сугып карыйбыз, “йозак”ны тарткалыйлар, җилкә сикертәләр,
Тартып-тартып карыйбыз, кулларын ычкындыралар)
Һаман ача алмыйбыз.
Ачкыч таптык,
Ишекне ачтык.
4. И кунакка чакырган дидактик-уены: предметлы рәсемнәр белән
ковролинда үткәрелә.
5. “Игътибарлы булыгыз!” уены: мин әйткән сүзләр И авазына башланса гына
кулыгызны чабыгыз: ит, кит, итек, читек, имән, пилмән, чирек, ирек, иртә, киртә,
исем, җисем, тишек, ишек.
6. “И, син кайда?” уены: туп белән үткәрелә.
7. И командир” уены.
8. “Авазның урынын тап!” уены: “балык-схемалар” һәм кызыл фишкалар белән
үткәрелә.
9. И хәрефе белән танышу.
Алабыз өч киң такта
Һәм ясыйбыз җил капка.
Тар такталар да кирәк,
Нинди хәреф? Кем зирәк?
а) И хәрефе нәрсәгә охшаган?
б) И хәрефен “язу”:
1) һавада
2) 3 таякчык ярдәмендә
3) ике бала “ясый”
10. “Кем күбрәк?” уен-күнегү: И авазы кергән сүзләрне истә калдыру өчен
ковролинда И хәрефе язылган карточка һәм тасмалар белән үткәрелә.
IV. Нәтиҗә.
Тема: И авазы. Уенчыклар. (2 шөгыль)
Максат: игътибарлылык тәрбияләү; фонематик ишетү һәм истә калдыру
сәләтен үстерү; И авазы кергән сүзләр өстендә эшләүне дәвам итү; уенчыклар
лексикасын кулланышка кертү; бәйләнешле сөйләмне камилләштерү; уйлау-
фикерләү сәләтен үстерү.
Җиһазлау: кыңгырау, флажоклар, ковролин, предметлы рәсемнәр, туп, “балык-
схема”, И хәрефе, төсле туплар, схема, тасмалар, уенчыклар төшерелгән карточка.
Шөгыльнең барышы:
I. Оештыру моменты: “Нинди авазга башлана?” предметлы рәсемнәр
белән.
II. И авазы һәм хәрефе.
1. “И – командир” уены.
2. “Сүз уйла!” дидактик-уены: балык-схема” һәм хәреф белән.
3. “Уйлап әйт!” уены:
1) Нинди сан И авазына башлана?
2) Нинди агачның исемендә И авазы бар?
3) Өйнең кайсы өлешләрендә И авазы бар?
4) Нинди савыт-саба исемнәрендә И авазы ишетелә? (иләк, чиләк)
5) Нинди йорт хайванының исемендә И авазы бар?
6) Нинди йорт кошының исемендә И авазы бар?
7) Битнең нинди өлешләрендә И авазы бар? (ияк, иреннәр)
8) Нинди ашамлыкларның исемнәрендә И авазы ишетелә? (ит, ипи)
4. “Җөмлә төзе!” дидактик-уен: һәр бала үзенә бирелгән рәсемдәге сүзне кертеп
җөмлә төзи: ипи, ике, итек, ишек, чиләк, песи, чеби, биш, имән, тиен, җиләк,
кишер.
Ял минуты: “Күңелле туп”.
Күңелле туп, тиз-тиз әйдә
Кулдан-кулга тәгәрә.
Күңелле туп кемдә кала,
Шул хәзер җәза ала.
Туп кемдә кала, шул балага бер сорау-җәза бирелә.
III. Уенчыклар.
1. “Шундый төстә нәрсә була?” уены: төрле төсле туплар белән үткәрелә.
2. “Кем күбрәк? дидактик уен: ковролинда уенчыклар төшерелгән рәсем
(түгәрәк карточкада) һәм тасмалар ярдәмендә үткәрелә.
3. “Минем яраткан уенчыгым” уен-күнегү: схемага нигезләнеп һәр бала үзенең
яраткан уенчыгын тасвирлап сөйли.
IV. Нәтиҗә.