Конспект урока "Боерык фигыль турында өйрәнгәннәрне ныгыту" 4 класс

Татарстан Республикасы Буа шәһәре МББУ “Лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе)
Боерык фигыль турында
өйрәнгәннәрне ныгыту
( 4 нче сыйныф, татар төркеме)
(ФГОС буенча).
Эшне башкарды: татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Хисамова Рамилә Рамис кызы.
2017 нче ел
Татар теле. 4 нче сыйныф. (татар төркеме)
Тема
Боерык фигыль турында өйрәнгәннәрне ныгыту
Теманың максаты
1. Белем ныклыгын сынау, эш ысулларын ныгыту, фигыльнең сөйләмдәге ролен
ачыклау; җөмләдә боерык фигыльне табу күнекмәсен үстерү
2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү,
хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.
3. Җаваплылык, дисциплина, активлык, үз-үзеңә бәя бирү, такт хисе тәрбияләү
юнәлешендә эшләү.
Планлаштырылган
нәтиҗә.
1. җөмләдә боерык фигыльне куллану күнекмәсен формалаштыру.
2. фигыльне морфологик яктан тикшерү күнекмәләрен формалаштыру.
Төп төшенчәләр
Фигыль, боерык фигыль
Предметара нәтиҗә
Әдәби уку
Ресурслар:
- төп
- өстәмә
Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова. Татар теле дәреслеге. 4нче сыйныф.
Интерактив такта, проектр, дәрескә презентация, видео мультфильм Кызыклы шәкерт”.
Эшне оештыру
Парларда, фронталь.
Дәрес тибы
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Үткәрү
технологияләре
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге.
I этап.
Мотивлаштыру –
ориентлаштыру.
1.Оештыру.
2. Актуальләштерү
I этап. Мотивлаштыру – ориентлаштыру.
1. Укучылар, дәресне бер-беребезгә елмаю бүләк итеп
башлап җибәрик әле. Мин дә сезгә уңышлар телим,
игътибарыгызга бер шигырь тәкъдим итәм.
1 нче бирем.
Ш.Галиев шигыреннән кызыл төстә бирелгән сүзләрне
тикшерү.
“Вакыт җитте,
Кит, тартышма!-
Яз шулай дип
Әйтте кышка.
Килми тор!”-дип,
Кыш карышты,
Каты торды
Язга каршы.
I этап. Мотивлаштыру –
ориентлаштыру.
1. Укучылар бер-берсенә карап
елмаялар
1 нче бирем.
Парларда искә төшерелә, җаваплар
тыңлана.
Үзбәя.
II этап. Уку
мәсьәләсен кую.
IIIэтап. Уку
мәсьәләсен
өлешләп чишү
этабы.
Матур язу
күнегүләре
- кызыл төс белән бирелгән сүзләр нәрсәне белдерә?
-Алар нинди сүз төркеменә керәләр?
II этап. Уку мәсьәләсен кую.
-Димәк, бүген кайсы сүз төркемен өйрәнүне дәвам
итәбез
- Димәк , боерык фигыль турында өйрәнгәннәребезне
ныгытырбыз, белемнәребезне тикшерербез
IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
Бүгенге числоны һәм теманы язып куйдык укучылар.
Матур язу күнегүләре
Лл Мм Нн ң Йй Рр
Туктап сана, тамчы тама:
Тып, тып, тып, тып...
3нче бирем.
-күнегү (дәреслекнең 99 нчы битендә 133 нче күнегү)
( Мәкальләрне укырга. Боерык фигыльләрне табарга)
-Эш кушуны
-фигыль
II этап. Уку мәсьәләсен кую.
(Укучылар төркемнәрдә уку
мәсьәләсен кую юнәлешендә эшлиләр.
Уку мәсьәләсе куелгач, үз-үзләренә,
бер-берсенә, бергә әйтәләр. Көтелгән
җавап: боерык фигыль турында
белемнәребезне ныгытырбыз, аны
җөмләдә табарга, сөйләмдә дөрес
кулланырга өйрәнербез.) Үзбәя.
IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп
чишү этабы
Матур язу күнегүләре
Укучылар биремне эшлиләр
-Парларда уйлыйлар, фикер тыңлана
-Укучыларның
төркемнәрдә
иҗади эшләре.
4нче бирем.
Бирем:(интерактив тактада эш.)
Боерык фигыльләр бирелә :
Телдән:
Бар... болынга, балалар!
Йөгер... , уйна... , көл... !
Елмай... күреп шат аналар,
Юан... боеккан күңелегез
134 нче күнегү, 100 нче бит. (“Кем тизрәк яза?” уены.
Боерык фигыльләрнең юклык төрен беренче язып бетергән
укучы җиңүче була)
( бар..., кил..., утыр..., сөйлә..., кара..., ал..., бас..., аша..., юын..., көрә...
Узегез сайлаган өч сүз белән җөмләләр язырга.
Ә хәзер укучылар Боерык фигыльләрнең зат-сан белән
төрләнешен карап китик. (слайд). Хикәя фигыльләр 3 затта,
берлек һәм күплек санда төрләнә. Ә боерык фигыльләр ничек
була?
Бик дөрес укучылар.
Физкультминутка.
- Хикәя фигыль ничә зат белән төрләнә шул кадәр кеше
санына парлашып басыгыз.(3)
-Боерык фигыль ничә зат белән төрләнә шул кадәр кеше
Бар... болынга, балалар!
Йөгер... , уйна... , көл... !
Елмай... күреп шат аналар,
Юан... боеккан күңелегез.
Җаваплар тыңлана
4нче бирем.
Боерык фигыльләр ике затта гына
төрләнә, 1 нче затта боерык фигыль
төрләнми.
Физкультминутка сүзләре балаларга
кәгазь битендә өләшенә.
- 3
-Күзаллауны,
сөйләмне,
иҗади сәләтне
үстерү.
-Алган белемнәрне
ныгыту.
санына парлашып басыгыз.(2)
Утырдык урыннарга.
Ә хәзер Г.Тукайның безгә таныш булган “Кызыклы
шәкерт”шигырен искә төшереп мультфильм карап китик.
Сезнең алдыгызда малайның сүзләре, боерык фигыльләрдәге
кушымчаларга игътибар итегез әле
-Әйдәле, Акбай, өйрән син!
Арт аягың берлән тор!
Аума, аума, туп-туры тор
төз утыр, яхшы утыр.
-Димәк, боерык фигыль барлыкта- юклыкта килә ала.
5нче бирем.
Алдагы биремне укучылар төркемнәрдә эшлибез һәм
тикшерәбез. Дәреслектә 135 нче күнегү бирелгән. Анда
фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә. Һәрбер
төркемнән берәр укучы җавап бирәчәк. Бу сүзләрне русчага
тәрҗемә итәбез һәм фигыльләрнең юклык төрен язабыз.
-нәтиҗә:
-Боерык фигыль зат-сан белән төрләнә
- (2)
5нче бирем.
-Юклык кушымчасы
....................
-Боерык фигыльләргә -ма, -мә
кушымчалары ялганган.
6нчы бирем.
Дәреслетәге 136 нчы күнегүне карап китәбез укучылар.
Шигырьне сәнгатьле итеп укып чыгабыз, боерык
фигыльләрне үрнәктәгечә тикшерәбез.
Тест. (интерактив тактада эш)
1. Фигыль нәрсәне белдерә?
а)предметның билгесен.
ә)эш – хәлне,хәрәкәтне
б)предметны.
2. Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?
а)нинди?
ә)нишли?
б)кем? нәрсә?
3. Фигыльне тап.
а)ашый.
ә) аш.
б) ашлы.
4. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?
Һич күләгә төшермә син җаныңдагы
Туган илең, Туган җирең яктысына.
а) хәзерге заман
ә) хикәя фигыль
б) боерык фигыль
5. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль
нинди мәгънә төсмере белдерә?
а) эш кушу, боеруны
ә) киңәш бирүне
б) үтенүне
7нче бирем (иҗади эш)
7нче бирем
IV этап.
Рефлексив бәяләү
этабы.
Һәр төркемгә түбәндәге эш бирелә:
-Әниләрегез сезгә нинди эшләр куша икән? Әйдәгез,
әниләрегез булып языгыз әле.
-Үзегез кулланган боерык фигыльләрне атагыз әле
IV этап. Рефлексив бәяләү этабы.
- Кайсы сүз төркемен искә төшердек?
Өй эше:
1. Боерык фигыльләр кулланып, “ Яз, кил инде.” дип
исемләнгән кечкенә хикәя язарга.
2. 138 нче күнегү. Нокталар урынына кирәкле
кушымчаларны куеп күчереп язарга.
Укучылар дәрестә барыгызда актив катнаштыгыз. Теманы
аңлагансыздыр дип уйлыйм. Әгәр узегезне бик әйбәт
аңладым, укытучы урынына чыгып иптәшләремә
барысында аңлата алам дип уйласагыз, алдыгыздагы
карточканы яшел төскә буягыз һәм исемегезне язып өстәлдә
калдырыгыз.
Әгәр теманы аңладым, ләкин иптәшләремә аңлата алмыйм
дисәгез, карточканы сары төскә буягыз һәм исемегезне язып
өстәлдә калдырыгыз.
Әгәр инде барысын да аңлап бетермәдем, миңа тагын бер кат
аңлатыгыз әле дисәгез , карточканы кызыл төскә буягыз һәм
Мәсәлән:
Кызым, савыт-сабаларны юып куй,
идәннәрне себер, тузаннарны сөрт.
.........
IV этап. Рефлексив бәяләү этабы.
исемегезне язып өстәлдә калдырыгыз.
Барыгызга да рәхмәт. Саубулыгыз укучылар.