Конспект урока "Боерык фигыль"

Дәрес эшкәртмәсен Казан шәһәре Идел буе районы
ГБМБУ “16 нчы татар-инглиз гимназиясе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы укытучысы
Хәйретдинова Гөлфия Нух кызы төзеде
Тема: Боерык фигыль. (татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында татар теле
дәресе)
Максат: 1.Укучыларның фигыль турындагы белемнәрен ныгыту, системага
салу, фикер йөртү сәләтен үстерү; боерык фигыль турында гомуми төшенчә
бирү; боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, мәгънә төсмерләре,
боерык фигыльне куллану үзенчәлеге; укучыларда мөстәкыйльлек
тәрбияләү. Укучыларда яхшылык эшләү, шәфкатьле булу, бер-
береңә ярдәмләшү башка шундый сыйфатларны булдыру.
Дәрес тибы: яңа материал аңалату
Укыту методы. Аңлату, әңгәмә, демонстрация.
Дәрес формасы: төркемнәрдә эш.
Җиһазлау: Мультимедиа презентация, видео, тест.
Дәрес барышы
I. Оештыру моменты.
1. Уңай психологик халәт тудыру Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез
ничек? Бер-беребезгә елмаю бүләк итик. Дәресебезне башлыйбыз. Бүген без
сезнең белән фигыль турында алган белемнәребезне ныгытып, тагында
тирәнәйтербез. Әгәр дә дәрес ахырына куйган максатыбызга ирешсәк, димәк
без бик нәтиҗәле эшләгәнбез була.
II.Актуальләштерү.
Без алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне кабатлап үтик әле.
Фигыльләрне кабатлау.
1 бирем. (1мин +1 мин) Төркемнәрдә, постер белән эш. Өч төрле
фламастер алына. Һәр төркем үз төсе белән сорауларга җавапларын яза.
Постерлар һәр төркемдә дә йөреп чыга. Җаваплар тикшерелә . ( Слайд )
Раслау
әйе
юк
1
Фигыльләр затланышлы һәм затланышсыз дигән
төркемнәргә бүленәләр
2
Барлык фигыльләр өчен дә барлык-юклык категориясе
хас
3
Фигыльләрнең 3 заманы бар
4
Барлык фигыль төркемчәләре дә заман белән төрләнә
5
Фигыль төркемчәләре җидәү
6
Фигыль юнәлешләре бишәү
7
Фигыльләрне барлык юнәлеш формаларына да куеп була
8
Затланышлы фигыльләр өчәү
9
Затланышсыз фигыльләр дүртәү
10
Җөмләдә фигыль һәрвакыт хәбәр булып килә
2 бирем. (3мин)(Слайд )Кайсы төркемчәдән булуына карап фигыльләрне
дөрес итеп перфокартага урнаштырыгыз.
1) эшли, 2)укы, 3) килсә (күрә), 4) белгән (кеше), 5) таныгач (күрешә) 6) язу ,
7) укырга, 8) сөйләде, 9) тукта, 10) эзләсә (таба), 11) укучы (бала), 12) уйлап
(яз), 13) бару, 14) елмаерга
Фигыль төркемчәләре
1
2
3
4
5
7
8
9
10
11
12
13
14
Хикәя
о
о
Боерык
о
о
Шарт
о
о
Сыйфат фигыль
О
о
Хәл фигыль
о
о
Исем фигыль
о
Инфинитив
о
о
III Яңа теманы аңлату
1) Яхшылык эшләү турында видео язма карау
Укытучы: Ничек уйлыйсыз бу тортны егет ни өчен бирде?
Бу видео нәрсә турында? (Яхшылык эшләү турында)
Соңгы арада нинди яхшылык эшләдегез?
(Слайд )
Яхшылык эшлә дә суга сал.
Укытучы.
- Бу әйтемне ничек аңлыйсыз? Без караган видеога таянып аңлатыгыз.
- Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләр нинди сорауга җавап бирә?
(Нишлә?)
- Бирелгән фигыльләр эшне нинди мәгънә төсмере белән белдерә?
(Киңәш итү, боеру, эш кушу)
- Димәк,без бүген нинди УМ өстендә эшлибез?
- Боерык фигыль турында сөйләшәчәкбез.
(Слайд)
3 бирем. Шигырьдән боерык фигыльләрне табу, грамматик категорияләрен
аңлату.(телдән)
Укытучы. Бу шигырь нәрсә эшләргә өнди? Ни өчен кешеләргә яхшылык ,
игелек эшәү мөһим?
1 төркем
Кыл яхшылык кешеләргә –
Кеше булыйм дисәң.
Авыр булыр өсләреңә
Гөнаһ туны кисәң.
Аера бел ак-караны,
Начар юлда йөрмә.
Яхшы белән явызлыкны
Бер үк бутый күрмә.
2 төркем
Шатландыр син, ярдәм кылып,
Ялгыз әбиләрне,
“Үскәнем” дип, “матурым,”дип
Юат нәниләрне.
Кеше булып яшим, дисәң,
Бул син кешелекле.
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле
Укытучы . Кара хәрефләр белән язылган сүзләр нинди фигыльләр? (боерык
фигыльләр)
(кыл, бел, йөрмә, бутый күрмә, шатландыр, юат, бул)
- Алар нинди мәгънә белдерә?
Йөрмә - нинди формада килгән? ( Юклыкта)
Шатландыр – нинди юнәлештә клгән? ( Йөкләтү)
Нәтиҗә чыгару. Боерык фигыль эш кушуны , боеруны белдерә, зат-сан,
юнәлеш белән төрләнә, барлыкта яки юклыкта килә. Төрле мәгънә
төсмерләре белдерә.
(Слайд)
-Зат –сан белән төрләнешен карагыз
Берлектә
Күплектә
II зат
Бар, кил
Барыгыз, килегез
III зат
Бар+сын,
кил+сен
Бар+сыннар,
кил+сеннәр
Боерык фигыльнең зат – сан кушымчалары
Берлектә
Күплектә
II зат
- -
-(ы)гыз// -(е)гез
III зат
-сын// -сен
сыннар// -сеннәр
5 бирем. Төркемнәрдә эш. Бирелгән схема буенча “ Модельләштерү”
(Слайд)
1төркем II зат боерык фигыль моделен төзисез. 1 укучы аңлата.
(II зат күплек саны -гыз, -гез, -ыгыз, -егез ку¬шымчасы ала: яз-ыгыз, кил-
егез, укы-гыз, сөйлә-гез.
II зат күплек сандагы боерык фигыль олылап, хөрмәтләп мөрәҗәгать
иткәндә дә кулланыла: Узы¬гыз, апа, утырыгыз!)
2төркем III зат боерык фигыль моделен төзисез. 1 укучы аңлата.
( боеруның III затка кара¬ганын белдерә, ул берлектә — -сын, -сен,
күплектә -сыннар, -сеннәр кушымчасы ала: кил-сен, кил¬сеннәр, укы-сын,
укы-сыннар, утыр-сын, утыр-сыннар).
Нәтиҗә ясау.
Боерык фигыльләр II, III затларда кулланыла , көчле боеру интонациясе
белән һәм көчле басым белән әйтелә.
Кагыйдә. Боерык фигыльдә басым
- II затта- беренче иҗеккә: укы,туктагыз, ишет, барыгыз әле.
- III затта - соңгы иҗеккә : уйнасын, алсыннар
- Юклык формасында –ма/-мә кушымчасы алдындагы иҗеккә төшә:
белмә, әйтмәгез, сизмәсен.
6 бирем. Төркемнәрдә эш. “Кластер” төзү.
Укытучы. Безгә кластер төзергә кирәк .” Кластер“ сүзе бәйләм, тәлгәш дип
атала. Төркемнәрдә кояш рәсеме, ләкин аның нурлары юк. Кешеләр күңелен
җылыту өчен, аңа яхшы эшләргә өндәүләр язып, нурлар өстәргә кирәк.
Җөмләләрдә боерык фигыль формаларын кулланырга. Аннан соң тактага зур
кояшның нурларын куярбыз.
Бер укучы үз төркеменең фикерен аңлата
7) Бирем . Боерык фигыльгә морфологик анализ ясарга. Бер җөмләдә
боерык фигыльне үрнәктәгечә тикшерегез.
Туган телеңне, милләтеңне сакла!
сакла – боерык фигыль, затланышлы, төпюнәлештә, барлыкта, II зат
берлек санда, җөмләдә хәбәр булып килгән, ясалма сүз.
IV Белемнәрне тигезләүгә тест.
1. Боерык фигыль
а) затланышлы б) затланышсыз.
2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?
Һич күләгә төшермә син җаныңдагы
Туган илең, Туган җирең яктысына.
а) хәл фигыль б) хикәя фигыль в) боерык фигыль
3. Боерык фигыль
а) заман белән төрләнә.
б) заман белән төрләнми.
4. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә
төсмере белдерә?
а) эш кушу, боеруны б) киңәш бирүне в) үтенүне
5. Бирелгән сүзләрдә басым кайсы иҗеккә төшә
уйнасын, алсыннар
а) соңгы иҗеккә б) беренче иҗеккә
Экрандагы дөрес җавапларны күзәтеп, укучылар бер-берсенең җавапларын
тикшереп билге куя.
Дөрес җаваплар.
1. а
2. в
3. б
4. б
5. а
Тестларны алмашып тикшерү, бәяләү.
V. Рефлексия, бәяләү:
1.- Бүген дәрестә нинди темага сөйләштек? (яхшылык, игелек эшләү
турныда) Тагын кайсы фигыль төркемчәсе белән таныштык ? Нинди УМ
өстендә эшләдек? Ә командада ничек эшләдек?
- Нинди нәтиҗәгә килдек?
Үзбәя кую. Тактада агач рәсеме. Кем барын да аңладым ,белдем иптәшемә
аңлата алам ди, исемен язып, кызыл алмалар ябыштыра, кем эле аңлап
җиткермәгән, яшел алмалар ябыштыра.
2. Өй эше.
1) Уйла, сөйлә фигыльләрен зат-сан белән төрләндерегез
2) Әдәбият дәреслегеннән боерык фигыль кергән 5 җөмлә язып алыгыз .
3) “Яхшылык нәрсә ул? “ дигән темага кыска гына инша яз.
Кулланылган әдәбият:
1. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология : югары уку
йорты студентлары өчен. – Казан: 1999 .
2. https://open-lesson.net/3074/