Конспект урока "Үткән заман хикәя фигыль"

Дәрес конспекты
Татар теле, 4 сыйныф.
Тема: Үткән заман хикәя фигыль
Максат:
1.Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат-сан белән
төрләнеше турында белешмә бирү.
2.Язма һәм телдән сөйләмдә фигыльләрне дөрес куллану күнекмәләрен
үстерү.
3.Укучыларда белем алуга омтылыш, үзара ярдәмләшү хисләре, бер-
береңә хөрмәт тәрбияләү.
Планлаштырган нәтиҗәләр
Шәхси УУГ : укуга карата кызыксыну хисе булу, уку эшчәнлеген
мотивлаштыру.
Регулятив УУГ: үткән заман хикәя фигыль һәм хәзерге заман хикәя
фигыльләрен аера белү,эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү,укытучы
ярдәме белән эшне планлаштыра ,эш сыйфатыны бәя бирә белү.
Танып белү УУГ : дәреслек белән эш итә белү,сүзләрне сөйләмдә дөрес
куллану,тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив УУГ : укытучының, сыйныфташларының сорауларына
җавап бирү, сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша,
рәхмәт белдерә белү.Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү,үз
фикереңне җиткерә белү.
Дәрес тибы:Яңа материалны үзләштерү.
Җиһазлау:Презентация, төрле биремле карточкалар, тест.
Дәреснең структурасы.
1.Сыйныфны дәрескә оештыру, уңай психологик халәт тудыру.
2.Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, уку мәсьәләсен
кую.
1)Өй эшләрен тикшерү
2)Фигыль турында кабатлау.
3)Табар фигылен зат-сан белән төрләндерү.Бер-берсенең эшләрен
тикшерәләр.Билгеләр куялар.
3.Уку мәсьәләсен чишү.
1)Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзибез һәм артык сүзне табабыз.
2)Сорау куябыз, кушымчаларын билгелибез, бу сүзләрнең нинди сүз
төркеменә керүен ачыклау.
3) Дәрес темасын,максатын ачыклау.
4) Шигырь тыңлау
4.Тема өстендә эш.
1) Дәреслек белән эшләү,122 нче күнегү телдән эшләнелә.
2)”Уйлап тап” бирелгән фигыльләрдән үткән заман х.ф.1 һәм 2 төрен
ясап язарга (карточкалар белән эшләү)
3)Табышмаклар әйтү һәм җавабын табу.Предметның эшен белдергән
сүзләр уйлау.”Кем күбрәк” сүз язар.
4)Тест
5)Тестны тикшерү
5. Өй эше
6. Рефлексия
7. Үзбәя.
Дәрес барышы
1.Сыйныфны дәрескә оештыру, уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез ,укучылар! Хәерле көн.Тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш
ае.Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә.Бер-берегезгә яхшы кәеф,күңел
күтәренкелеге теләп,татар теле дәресен башлап җибәрик.
-Кәефләрегез ничек?Дәрескә нинди кәеф белән килдегез,күрсәтегез әле?
2.Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру,уку мәсьәләсен
кую.
1) Өй эшләрен тикшерү (өйдә “Мин кем булырга телим” дигән темага
,киләчәк заман хикәя фигыльләрен кертеп хикәя язып килергә бирелгән
иде)
2)Уңышлы эшләрне билгеләү.Балалар иптәшләренә билге куялар.
3)Дәфтәрләрне ачабыз,числоны язабыз,матур язу күнегүе.
Т,т хәрефләрен язу.Тырышкан табар, ташка кадак кагар мәкален язу.
Мәкаль турында нәрсә әйтә аласыз?
Тырышкан кеше барсында булдыра, бары тик тырышып эшләргә
генә кирәк.
Бик дөрес,укучылар.
Бу мәкальдә үткән дәрескә кагылышлы сүзләр бармы?Нәрсә әйтә
аласыз?
Табар, кагар киләчәк заман хикәя фигыльләр (киләчәк заман хикәя
фигыль турында кабатлау)
4) Укучылар, хәзер сез,табар фигылен зат-сан белән төрләндерерсез.Бер-
берегезнең эшен тикшереп билгеләр куярга.
3.Уку мәсьәләсен чишү
1.Ә хәзер ,укучылар, тактага карыйбыз.Хәрефләрне урыннарына
урнаштырып сүзләр төзибез.Һәр баганада артык сүзне табабыз.
О Ң Л М Ы А Б Т И А Ь Г Т
К Ы У А Г Н И Г Ь Ш Ы Р
М Ә К Й Ы М Т Е Л К Ы У Ы Д
Беренче баганада укыган , икенче баганада укыды сүзләре артык.
Нинди сорауларга җавап бирәләр?( нишләде?нишләгән?)
Алар кайчан эшләнгән эш яки хәрәкәтне ,хәлне белдерәләр?
Үткәндә булган эш яки хәрәкәтне,хәлне белдерәләр.
Шулай булгач ,болар нинди фигыльләр?
Әйе ,үткән заман хикәя фигыль.Димәк, бүгенге дәреснең темасы
нинди булыр?
Үткән заман хикәя фигыль .
Дәрескә нинди максат куярбыз?
Дәреснең максаты: үткән заман хикәя фигыль ,аның
төрләре,ясалышы ,зат-сан белән төрләнеше белән
танышу.Күнегүләр эшләгәндә алган белемнәрне урынлы
куллана белү,сүзлек байлыгын арттыру.
Ә хәзер үткән заман хикәя фигыльнең төгәл мәгънәсен чыгарып
карыйк инде.
Үткән заман хикәя фигыль сөйләп торган вакыттан алда булган
эш,хәл,хәрәкәтне белдерә.
Мәгънәләре буенча нәрсә әйтерсез?
Әйе, үтәлгәнен үз күзең белән күргән,тәгаен билгеле булган эш
нишләде? соравына җавап бирә һәм билгеле үткән заман дип
атала, ә кемнәндер ишеткән, ул эшнең башкарылганын үзең
күрмәгән булсаң нишләгән? соравына җавап бирә һәм билгесез
үткән заман дип атала.
2.Сүзләрне укыйбыз.Нигез фигыльгә нинди кушымчалар ялганып
ясалганнар?
- алды, китте, аңлады, яшәрде, саубуллашты, ярдәм итте
- алган, киткән, аңлаган, яшәргән, саубуллашкан, ярдәм иткән
Димәк, үткән заман хикәя фигыльләрнең беренче төре –ды,-де.-ты,-
те,
Икенче төре –кан,-кән,-ган,-гән кушымчалары кушылып ясала.
3. Сүзләрне укыйбыз.Бу форма турында нәрсә әйтә аласыз?
Аңлады – аңламады аңлаган – аңламаган
Ярдәм итте – ярдәм итмәде ярдәм иткән – ярдәм итмәгән
Барды – бармады барган – бармаган
Нәтиҗә
Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре дә юклыкта килә ала.
4.Мисалларны укыгыз һәм аларның нәрсә белән төрләнгәнен ачыклагыз.
Аңладым- аңладык аңлаганмын – аңлаганбыз
Аңладың – аңладыгыз аңлагансың – аңлагансыз
Аңлады – аңладылар аңлаган – аңлаганнар
Зат-сан белән төрләнгәннәр.
Гомуми нәтиҗә ясау.
Үткән заман хикәя фигыль нишләде? нишләгән? сорауларына җавап
бирә, ике төре бар, зат-сан белән төрләнәләр,барлыкта һәм юклыкта
киләләр.
Слайдтан үткән заман хикәя фигыль турында шигырь тыңлау.
ЯЛ МИНУТЫ
Укучылар тезелеп басалар, тупны бер-берсенә бирәләр һәм шул вакытта
фигыльне зат-сан белән төрләндерәләр.(бер фигыльне башта
барлыкта,аннан соң юклыкта төрләндереп чыгалар).
4.Тема өстендә эш.Теманы беренчел ныгыту.
1)Дәреслек белән эшләү,122 нче күнегү телдән башкарыла.
2)”Уйлап тап” бирелгән фигыльләрдән үткән заман х.ф.1 һәм 2 төрен
ясап язарга.Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр һәм билгеләр
куялар.
5.Яңа белемнәрне ныгыту. Табышмаклар бирелә. Бирелгән
табышмакларның җавапларын табу,шул предметның эшен,хәрәкәтен,хәл-
торышын белдергән сүзләр уйлап язу (үткән заманда).
Укучыларга вакыт бирелә,шул вакыт эчендә кем күбрәк сүз яза.Сүзләрне
уку һәм дөреслеген тикшерү.
5. Алган белемнәрне куллана белү күнекмәләрен тикшерү.
Тест.
1. Фигыль нәрсәне белдерә?
а) эш ,хәл,хәрәкәтне
ә) предметны һәм затны
б) предметның билгесен
2.Кайсы сүзләр фигыль
а) яшьлек,матурлык
ә) утырган,матурайды
б) яшел,матур
3.Үткән заман хикәя фигыльнең сораулары
а) нишли,нишлиләр?
ә) нишләгән?,нишләде?
б) нишләр?нишләячәк?
4.Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?
а) 1
ә) 2
б) 3
5.Үткән заман хикәя фигылен тап
а) яза
ә) көйләде
б) суларга
6.Шатланды фигыленең юклык формасы
а) шатландылар
ә) шатлана
б) шатланмады
6.Тестларны тикшерү.Һәр укучы үзенең тестын тикшерә һәм
билге куя.
7.Өй эше .Укучыларга өй эше өч вариантта бирелә.
1)Фигыльләрне өч заманга аерып язарга.
2)Һәр заманнан бер фигыль белән җөмлә төзеп язарга
3)”Кышкы уеннар” темасына кечкенә күләмле инша язарга.
8.Рефлексия.
-Укучылар, без сезнең белән нинди тема өйрәндек?Нәрсәләр белдек?
Тема аңлашылдымы?Авырлыклар булдымы?
Димәк,бу теманы үзләштереп белем алдыгыз,үткән заман хикәя
фигыльне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.
9.Үзбәя.
Һәр укучы үзенә билге куя һәм ни өчен шундый билге куйганын
аңлата.Дәреснең һәр этабында укучылар билге куйганда сигнал
карточкалары күтәрәләр (“5”- кызыл түгәрәк, “4”- яшел квадрат, “3”-
зәңгәр өчпочмак).
Укытучы һәр баланың билгесенә карата үз фикерен әйтә.Укучылар
тактадан
тәмамланмаган җөмләләрне сайлап алалар һәм дәвам итәләр.
Мин бүген дәрестә ........ белдем.
Мин үземне ......... мактар идем.
Дәрестән соң ........ белергә теләр идем.
Мин бүген ....... эшли алдым.
Дәрестә барыгызда актив булдыгыз, молодцы! Рәхмәт.