Конспект урока "Билгесез киләчәк заман фигыльнең юклык формасы"

Бүлек темасы: Аяк өсте ашау безнең гадәт түгел
Дәрес темасы: Билгесез киләчәк заман фигыльнең юклык
формасы
Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Максатлар:1)өйрәнелгән материалны ныгыту( билгесез киләчәк
заман фигыльнең барлык,юклык формалары)
2) Сөйләмдә һәм язма сөйләмдә куллану күнекмәләрен
камилләштерү;
3)безнең халыкның ( татар) гадәтләрен чит ил халыклары
гадәтләре белән чагыштыру аша укучыларда кызыксыну,
хөрмәтләү , туган телгә мәхәббәт хисен тәрбияләү
Әдәбият:1) Мөхәммәтшина А. Үзең сайлаган язмыш//Мәгариф.-
№5, 2010.
2) Насыйрова Г. Безнең гаилә// Мәгариф.- №6, 2000.
3) Сазонова Н. Татар теле дәресләре// Мәгариф.- №10,2000.
4) Литвинов И.Л. Татарский язык в русской школе/
Методические разработки уроков для обучения русскоязычных
учащихся 6- 7 классов: Казань,2000.
Дәрес барышы
1.Оештыру.
- Исәнмесез, Хәерле көн, укучылар!
Бүген кем дежур?
Класста кемнәр юк?
Бүген ничәсе?Атнаның нинди көне?
2. Актуальләштерү-Т; Т-Р)
Обычай- (гадәт ) обычай есть сидя-(утырып ашау гадәте)
Аяк өсте ашау гадәте( обычай есть стоя)
Он ест стоя( басып ашый) он будет есть стоя( басып ашар)
Ул утырып ашамас( он не будет есть сидя)утырып ашар( будет
есть сидя)он будет сыт( ул тукланыр)он не будет сыт( тукланмас)
3.Өй эшен тикшерү
Дәфтәрдә (46 нчы бит 7 нче күн)
Стоя не будет есть-утырып ашамас
На улицу не будет торопиться- урамга ашыкмас һ.б.
4.Белем ,күнекмәләрне ныгыту
Димәк, аңлавыгызча, без бүген дәрестә киләчәк заман фигыльнең
юклык формасын өйрәнүне дәвам итәбез.
Укытучы: Киләчәк заман фигыль ничек белдерелә?Мисаллар
китерегез.
5.Сүзлек эше
Аяк өсте= басып- стоя
Бәрәкәте булмас- не будет пользы
Тамагыңны туйдырып кит- уходи наевшись
Махсус чыгаралар- специально изготавливают
Чит халыклар гадәте- обычай чужих народов
Капкаларга- перекусить
6.Текстны аудиоязмада тыңлау( Аудирование)
Сорауларга җавап бирү
Укытучы: 1)Текстта киләчәк заман формасы кулланылдымы?
Мисаллар китерегез. Тәрҗемә итегез
2) Нинди чит ил ризыкларын белдегез?( ногыт, хот-дог, сандвич)
7. Физкультминутка.
8. Ныгыту күнегүләре( тактада эшләү).
1)Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны дөрес ялгау
Утырып аша...,күлмәк ки..., урамда эшлә..., әнисен котла...,күп
бел... урамда уйна...
Аяк өсте аша...., артык сөйлә..., өйдә йөгер..., соңга кал...
,ашыгып кер..., бәрәкәте бул...
2) Карточкалы эш
9. Өй эше: Аяз турында языгыз. Ул нишләр?нишләмәс?(5-6 җөмлә)
10. Йомгаклау. Сүзләрдән җөмләләр төзелә һәм дәреснең төп
эчтәлеге ачыла:Утырып ашасаң, тамагың да туяр, ашауның
бәрәкәте дә булыр; Аяк өсте ашасаң , тамагың да туймас, ашауның
бәрәкәте дә булмас. Билгеләр кую.