Тест "Тартык авазларны ныгыту" 2 класс

Тартык авазлар буенча тест 2 класс
Укучы исеме _________________________
1)/ П,Ф,К,Къ,Т,Ш,С,Ч,Х,Һ,Ц,Щ /-кайсы төркем тартыкка керәләр?
А)яңгырау В)парлы
Б)саңгырау Г)парсыз
2) Татар алфавитында ничә хәреф бар?
А)38 В)30
Б)33 Г)41
3) Яңгырау тартыкларны әйткәндә нәрсә катнаша
А)тавыш, В)тауш һәм шау
Б)шау Г)сузыклар
4) (w,й,л,м,н,ң,р)-бу нинди авазлар?
А)парсыз яңгырау тартыклар,
Б)парлы яңгырау тартыклар,
В)парлы саңгырау тартыклар,
Г)парсыз саңгырау тартыклар.
5) Кайсы сүзләрдә (W)авазы әйтелә...
А)диван,вагон, Шәвәли, вакыт
Б)авыз, җавап,һава,явым
В)квас, тавык,киви,вәзир
6) М,н, ң хәрефләренең тиешлесен куеп яз
Ча...а, ча...гы, я...гын, я...гыр,җө...лә, җи...сә,ка...ыш, җи...лек, җи...ел, му...ча,
мо...лы.
7) Кайсы сүзләрдә (гъ,къ) авазлары әйтелә...
А)Гөлия, Гүзәл,тугыз, күке.
Б)Газинур, карга, Гамил,кол
В)каш ,каз, гармун,гол
8) Кайсы юлда( х) авазы гына языла, дөресен сайлап ал
А) ....ава ,Зө...рә, ....айван,я...шы
Б) ...алык, а...ыр, ....өрмәт,...атын
В)...әм, шә...әр, ....аман,...әммәсе.
9) Түбәндәге сүзләргә төрле иҗекләр өстәп, кеше исемнәрен ясап яз.
Ай.........................................................................Гөл
Җаваплар:
1.Б
2.А
3.В
4.А
5.Б
6 Чана, чаңгы, янгын, яңгыр,җөмлә, җиңсә,камыш, җимлек, җиңел, мунча,
моңлы.
7.Б
8.Б
9.Айсылу, Айнур, Айвар, Айтуган, Айнура....
Гөлназ, Гөлнур,Гөлнар,Гөлия....
Эшне бәяләү
Һәрбер дөрес җавап 5 балл, 9нчы эштә һәр сүзгә бер балл