Конспект занятия "О чём говорят цветы?"
МУНИЦИПАЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «УПРАВЛЕНИЕ ДОШКОЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ»
ИСПОЛНИТЕЛЬНОГО КОМИТЕТА НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА
РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
О ЧЁМ ГОВОРЯТ ЦВЕТЫ?
КОНСПЕКТ ЗАНЯТИЯ ВО ВТОРОЙ МЛАДШЕЙ ГРУППЕ
ПО ЭКОЛОГИЧЕСКОМУ ВОСПИТАНИЮ
Подготовила:
старший воспитатель:
Фасахова Г.З.
РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН
Г.НИЖНЕКАМСК
МБДОУ №86
Тема. Бүлмә гөлләре турында әңгәмә.
Үсеш чоры. Икенче кечкенәләр төркеме.
Программа эчтәлеге. 1. Балаларны бүлмә гөлләрнең исемнәре, тышкы күренешләре белән
таныштыру. 2. Гөлләр үссен өчен тиешле шартлар булдыру кирәклеген төшендерү, уйлау
сәләтен үстерү. 3. Бүлмә гөлләрен тәрбияләү теләген формалаштыру, гөлләргә карата сакчыл
караш тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш. «Яран гөл», «тәрбия», «яхшылык» сүзләрен сөйләмдә активлаштыру. Рус
телендә әйтелешле «алоэ», «бальзамин» сүзләрен актив сөйләмгә кертү.
Җиһазлау. Төркем бүлмәсендәге гөлләр: алоэ, бальзамин, яран гөл.
Тәрбияченең алдан эшләнгән эше. Җиһазлар әзерләү, балалар белән күзәтүләр алып бару,
конспект язу.
Балалар белән алдан эшләнгән эш. Гөлләрне тәрбияләү ( су сибү, төпләрен йомшарту,
күчереп утыртуда балаларның ярдәме), шигырьләр өйрәнү, рәсемнәр карау, рәсем ясау.
Шөгыльнең төзелеше һәм методик алымнар.
1.Кереш өлеш – 2 минут.
«Әни гөлләре» шигырен уку, әңгәмә үткәрү.
2. Төп өлеш – 13 минут.
а) алоэ, бальзамин, яран гөлләрен чагыштырып карау.
б) гөлләрнең үсү шартлары турында әңгәмә.
в) физминутка «Гөлчәчәкләр».
г) бүлмә гөлләрен тәрбияләү – әңгәмә.
3. Йомгаклау- 2 минут.
а) шөгыльгә йомгак ясала,нәрсәләр турында өйрәнү искә төшерелә.
Балаларны оештыру. Балалар ярымтүгәрәк булып утыралар, уртада бүлмә гөлләре куелган
өстәл.
Шөгыль барышы.
Тәрбияче. Балалар, дөрес һәм матур итеп утырабыз һәм мин сезгә бик матур бер шигырь
укып үтәм. Шигырь «Әни гөлләре» дип атала.
Тәрбияче. Балалар, шигырьдән аңлашылганча, без бүген сезнең белән бүлмә гөлләре турында
сөйләшербез. Бүлмә гөлләрен, чүлмәкләргә утыртып, тәрәзә төпләрендә үстерәләр. Сезнең
өйләрегездә дә күптөрле гөлләр үсәдер. Алмаз, сезнең өйдә гөлләр бармы?
Бала. Әйе, бар.
Тәрбияче. Ә сез нинди гөлләр беләсез?
Балалар. Фикус, кактус.
Тәрбияче. Бүген мин сезне тагын яңа төрле бүлмә гөлләре белән таныштырам.
(балаларның игътибары өстәл өстендәге гөлләргә юнәлтелә).
Бүген без сезнең белән алоэ, бальзамин, яран гөл белән якыннанрак танышырбыз.
Менә , карагыз әле, бу гөл- алоэ гөле. Алоэ гөле нинди яфраклы?
Балалар. Чәнечкеле яфраклы.
Тәрбияче. Дөрес. Аның яфрагы чәнчкеле һәм сусыл. Алоэ гөле безгә җылы яктан
кайтарылган, шуңа күрә дә без аның русча исеме белән атап йөртәбез,ул анда бик зур агач
булып үсә. Әйдәгез әле, бергәләп бу гөлнең исемен кабатлыйк.
(бергәләп һәм аерым кабатлау).
Алоэ гөле дару үзлегенә дә ия. Аның согын йөткергәндә, томау төшкәндә, ә яфрагын төрле
яраларны төзәтү өчен кулланалар. Менә шундый файдалы да икән әле алоэ гөле.
Әйдәгез тагын бер төрле бик матур гөлне карап үтик. Бу гөлнең исеме – бальзамин.
Яфракларына игътибар итегез әле: алар нинди формада?
Балалар. Озынча формада. Ялтырап торалар.
Тәрбияче. Бальзамин гөленең дә сабаклары сусыл булып тора.Алоэ гөленнән аермалы
буларак, бальзамин гөленең чәчәкләре бар.Чәчәкләре вак һәм кызыл, ал төстә булалар. Бу
гөлне дә без аның русча әйтелеше белән атап йөртәбез – бальзамин. Татарча исеме- кына
гөле була .Әйдәгез бергәләп кабатлап карыйк.
(бергәләп кабатлау, берничә бала белән аерым кабатлау).
Тәрбияче. Тагын бер бик матур гөл белән танышып үтик әле. Бу – яран гөл. Яфракларына
игътибар итегез әле, алар нинди формада?
Балалар. Түгәрәк формасында.
Тәрбияче. Яфракларын тотып карагыз әле, шомамы?
Балалар. Юк, шома түгел, йомшак.
Тәрбияче. Ә хәзер кулыгызны иснәп карагыз.Нинди ис килә?
Балалар. Тәмле ис килә.
Тәрбияче.Яран гөле турында тагын нәрсәләр әйтеп була?
Балалар.Матур чәчәкләре бар.
Тәрбияче. Яран гөленең чәчәкләре ал, ак, кызыл төстә булырга мөмкин.
Шулай итеп, без бүген нинди гөлләр белән таныштык?
Балалар. Алоэ, бальзамин, яран гөл.
Тәрбияче. Хәзер азрак ял итеп алыйк.
(физминутка «Гөлчәчәкләр»)
Тәрбияче. Балалар, сез гөлләрнең чисталык, дым, яктылык яратканнарын беләсез инде. Аларны
тәрбияләп торырга кирәк. Вакытында су сипмәсәң, алар үпкәлиләр. Гөлләрнең дә кешеләр
кебек су эчәселәре килә. Менә шул турыда шигырь дә бар.
Сулы савыт янында
Гөлләр сусап утыра,
Кулы юк шул, эчә алмый
Суны сузылып кына.
Гөлләр чисталык та яраталар. Моның өчен нишләргә икәнен исегезгә төшерегез әле.
Балалар. Яфрактагы тузаннарын сөртергә кирәк.
Тәрбияче. Тузаннарын сөртергә, коендырырга кирәк.Чөнки алар безнең бүлмәдәге начар
һаваны йотып, безгә суларга чиста һава бүлеп чыгаралар. Гөлләрне тәрбияләп торсак, аларга
рәхәт булыр, алар безгә көлеп карап торырлар, безгә дә күңелле булыр.
Тәрбияче. Әйдәгез тагын бер кабат нинди гөлләр белән танышканны искә төшереп үтик.
Менә бу чәнечкеле яфраклысы ничек атала?
Балалар. Алоэ гөле.
Тәрбияче. Менә бу ялтыравыклы яфраклы, вак чәчәклесенең исемен бергәләп әйтик.
Балалар. Бальзамин.
Тәрбияче. Русчасы – бальзамин, ә татарча әйтелеше – кына гөле.
Тәрбияче. Йомшак яфраклы, хуш исле гөлне ничек атадык?
Балалар. Яран гөле.
Тәрбияче. Барлык гөлләр дә үзенчәлекле, матур. Без аларны дөрес итеп караганда гына алар
матур булып үсәрләр, безгә елмаеп торырлар, файда китерерләр.
Шөгылебез шуның белән тәмам, барыгыз да актив булдыгыз. Өйдә дә әниләрегезгә гөлләрне
тәрбияләүдә булышырга онытмагыз.
Использованная литература.
1. “Дидактические игры для ознакомления дошкольников с растениями”, В.А.Дрязгунова.
2. “Методические рекомендации по обучению и воспитанию детей в детском саду”, под
редакцией Васильевой.
3. “Уголок природы в детском саду”, М.М.Марковская.
4. Хрестоматия “Гөлбакча”.