Балалар бакчасында Яңа ел иртәсе "Көмеш кыңгырау"

Сарман муниципаль районы
Әлмәт төп гомуми белем бирү учреждениясе
Балалар бакчасында Яңа ел иртәсе
“Көмеш кыңгырау”
Төзүче мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе :
Рахимова Р.Ю.
2020ел
Чыршы бэйрәме 2020 “Көмеш кыңгырау”
А.б: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар рөхсәт
итегез сезнең барыгызныда якынлашып килүче –Яңа 2021 ел
белән чын кунелдән тәбрик итәргә ........
Чыршы уты балкып кабынганда
Җем-җем итә ак кар бөртеге
Җир шарына бәйрәм шатлыклары
Алып килсен Яңа ел көне
Ак кар булып яусын җир өстенә
Киләчәккә ап-ак өметләр
Ак карлардай ак бәхетләр телик
Кабул булсын барлык теләкләр
Бусагада әнә өр - яңа ел
Телик дуслар бары игелек
Бар кешегә саулык, күңелләргә шатлык
Дөньяларга тыныч иминлек!
Кыш ул узе йорми ялгыз гына
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне
Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз
Балалар (бергә) Бездә бүген чыршы бәйрәме!
Данил
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз
Кыш бабайны каршыларбыз
Яңа җырлар җырларбыз
Гузэл :
Нинди матур безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын ,Яңа ел!
Айвар :
Исәнме чыршы,исәнме!
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
Эльвина :
Син килдең бүген киенеп
Бизәнеп, матурланып.
Безгә, нәни дусларыңа,
Күңелле җырлар алып.
Азамат :
Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга
Кыш бабай белән Кар кызы
Килер безне котларга.
Аслан :
Кыш бабай килгәч булачак
Котлауларда бүләктә
Яңа елда чынга ашар
Безнең бөтен теләктә
Дамир:
Җыр : “яшел чыршы”
Карсылу керә
-югалды югалды минем тылсымлы кыңгыравым (чыршы тобенә
утыра, елый кыңгырау тавышы ишетелә, Карсылу як- ягына карана.
Тагын кынгырау тавышы ишетелә
-бу бит кыңгырау тавышы
Тапты микән кем генә
Барып алыйм тиз генә (чыгып китә)
Төлке керә: Мин төлке, мин төлке
Хәйләкәр һәм акыллы
Кыңгырау минем кулда(курсәтә)
Яшерим әле монда
(Кыңгырауны чыршы төбенә яшерә, шул вакыт саескан керә)
Төлке : Күрде күрде, саескан күрде
Саескан кадерлем,
Күп сөйләшмә зинһар
Белмәсен беркем
Саескан: тиң тиң
Беркемгәдә сөйләмим
Толке: киттем киттем йөгерәм
Сина чеби китерәм
Төлке китә Карсылу керә
- Бар урманны урадым
Кыңгырауны тапмадым
( Саескан очып йори Карсылу аны күрә)
Карсылу: Саескан акыллым,
Югалды кынгыравым
Бәлки син күргәнсендер
Кайда ул беләсеңдер
Саескан: Тиң тиң
мин бернидә белмим (очып чыгып китә)
Карсылу утыра елый, шул вакыт тиен килеп керә
Тиен: Елама син Карсылу
Мин күреп тордым барсын
Төлке аны яшерде
Монда бит кыңгыравың (кыңгырауны яшерелгән җирдән алып
бирә)
Карсылу: Рәхмәт сиңа тиен дус
Кыңгырау кабат миндә
Чыңлый көмеш тавышы
Бар дөньяны моңга күмә
Тылсымлы яңгырашы(сөенеп эле бер эле икенче кулына
күтәреп шылтырата. Чыршыга карап)
Искиткеч матур чыршы
Энҗе күк ылыслары
Ялтырый уенчыклар
Тылсымлы кыңгырау бн
Яндырыймчы утларын
(чыршы тирәли кыңгырауны шалтыратып әйләнә, утлар яна)
Кая минем дусларым
Энҗе кар бортекләрем
Килегез чыршы янына
Бергәләп биек әле
Кар бортекләре биюе:
Карсылу: Кыңгыравымны алам
Тагын бер шалтыратам
Көтәм яна дусларны
Мәсәлән куяннарны.
Килегез әле куяннар
Сезгә кишер куйганнар
куяннар биюе
җыр “В лесу родилась елочка”
а.б. балалар безнен бәйрәмгә Кыш бабай килергә тиеш бит тик
никтер куренми
- Карсылу акыллым
Тылсымлы кынгыравын
Шалтыратып ал эле
Кыш бабабыз нишләптер
Килеп җитми бит әле
Карсылул бирегез урман ,кырлар
Кар бураннар уйнатып
Кыш бабабыз монда килә
Пар атларда чаптырып
(Кыш бабай керә)
Кыш бабай: Саумысез, нәни дусларым
Саумысез, кунаклар
Котлыйм сезне бәйрәм белән,
Хуш килсен, Яңа еллар!
Көмеш кыңгырау тавышын
Таныйм ерак-ерактан.
Бик тиз таптым бакчагызны
Күренә әллә кайдан
Җыр: “оста икән Кыш бабай”
Алып баручы: Кыш бабай син ерак юллардан килеп
аргансындыр утырып ял итеп тор, ә балалар сина узләренен
һөнәрләрен күрсәтерләр
Балалар шигырь сойли
Арыслан :
Әй Кыш бабай,Кыш бабай
Безгә якын дус бабай
Көтеп алдык без сине,
Әйдә түргә уз бабай.
Ак туныңны кигәнсең
Безне сагынып килгәнсең
Сине көтеп торганны
Әллә кайдан белгәнсең.
Көттек сине сагынып
Исән-саумы, Кыш бабай
Өләш бүләкләреңне
Капчыгыңны чиш, бабай!
Руслан :
Падает, падает.
Падает снег,
Радует, радует
Радует всех.
Белый, пушистый,
Чистый-пречистый
Первый на землю
Падает снег.
Айвар :
Кон салкын тышта
Уйный кар буран
Ак төскә керде
Бизәлде урам
Кечкенәләр бию:Булат,Нурхан, Зәлинә
Нурислам:
Кыш бабай,Кыш бабай
Безгә бик таныш бабай
Сакал-мыек ап-актан
Килгән безгә ерактан
Бүләкләр алып килгән
Бүреген кыңгыр кигән
Әйлән-бәйлән уйната
Биетә һәм җырлата
Аслан:
К нам на праздник Дед Мороз
Ёлку из лесу принёс.
Огоньки но ней горят
И фонарики блестят.
Новый год, Новый год
С новой песней к нам идёт
Славный Дедушка Мороз
Всем подарки принесёт.
Бию:”зилем зиләле”
Дамир:
Мы поставим ёлку в дом,
Огоньки на ней зажжём.
Здравствуй, Дедушка Мороз,
Что ты нам принёс?
Дед Мороз в Новый год
Обязательно придёт
И подарки принесёт
Всем, кто встанет в хоровод.
Целый год мы встречи ждём,
Светит ёлка серебром.
Будем петь и танцевать,
Новый год встречать.
Гүзәл:
Тәрәзәгә күз салдым
Тордым да бүген иртән.
Күргәч аптырап калдым:
Җирне кем ап-ак иткән?
Урамда нишләгәннәр:
Әллә он сипкәннәрме,
Әллә зур мичкәләрдән
Бик куп сөт туккәннәрме?
Бөтен җирдә ак юрган....
Белдем- белдем - кар яуган!
Әй шәп булган, шәп булган-
Без шуарбыз таулардан.
Азамат:
Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән
Әллә сагынып көткәнне белгән.
Алып килгән ул зур шугалаклар,
Өеп тә куйган бөтен җиргә кар
Тәрәзәләргә ясаган атлар,
Ул биек таулар, чыршы, наратлар
Шуларга карап гаҗәпкә калам,
Ничек ясый?- дип аңа сокланам
Камилә:
Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә
Әйдәгез тауга барыйк
Чанада шуып калыйк
Бер тузан юк,саф һава
Җиргә ап-ак кар ява.
Бию “буги-буги”
Данил:
Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бер тугандай
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.
Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсен, уз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.
Бәйрәмебез син килгәч
Матурланды тагын да,
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Җыр: “бер яшькә үстем”
Балалар кыш бабайны уртага алалар.
-Бабай ә без сине түгәрәктән чыгармыйбыз
Кыш б.-кая әле мин сезнең кулларыгызны тундырыйм (өрә)
Б-р: ә без кулларны чапылдатабыз(кул чабалар)
К.б.:ә мин сезнең аякларыгызны туңдырам
Б-р: ә без аякларны шапылдатабыз(шапылдатабыз)
К.б.:ә мин карлар яудырам
Б-р: ә без карларны көрибез
К.б.:ә мин карларны очыртып буран чыгарам
Б-р:ә без өйләребезгә кереп качабыз (урындыкларына барып
утыралар, бабай куа. Балаларны мактый......
Алып б.:менә бабакай балалар сина үзләренен һонәрләрен
күрсәттеләр. Әйдә синдә безгә бер биеп күрсәт әле
(кыш бабай бн карсылу бии. Кунакларны да биетәләр)
Балалар ,сезнең белән рәхәтләнеп күңел ачтым инде мина китәргә
вакыт, башка бакчаларда да көтәләр бит мине балалар.
А.баручы: Кыш бабай ел да безнең балаларны күчтәнәчләр
өләшеп сөендерә идең ә быел?....
К.б: Нишләп булмасын быел да бар, кая сон әле минем зур
капчыгым?
А.б.: Кыш бабай син бит безгә зур капчык белән килмәдең
К.б: Балалар сездә шулай дисезме?
Балалар : Әйе.әйе капчыгың зур капчыгың юк иде
К.б.: Әй карт хәтер,карт хәтер, алайсаң ул чанамда онытылып
калган инде.Атларны каян гына табарга?... Кая әле минем
Карсылуым, яле кызым шылтырат әле комеш кыңгыравыңны
Карсылу: (шалтырата)
Көмеш кыңгырау тавышын
Ишетсеннәр бар атлар
Кыш бабайның күчтәнәчен
Монда китерсен алар
Атлар туктаган тавыш ишетелә, кар кызы күчтәнәчләрне алып
керә
Бүләк өләшү.
Карсылу:
Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте
Бәйрәм үтте,ә Яңа ел
Тиздән безгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк!!!
Саубуллашып китәләр
А.б.:
Бәйрәм үтте сәгать сукты-
Яңа ел килә безгә
Яңа бәхетләр китерсен
Сезнең һәрберегезгә
Кадерле бер кунак көткән кебек
Яңа елны көтте йөрәкләр
Беләкләрдә- яңа хезмәт дәрте
Күңелләрдә –иң саф теләкләр
Илләр имин еллар тыныч булсын
Иген уңсын кырда ишелеп
Ак кар кебек саф теләкләр бн
Яңа елга атлый кешелек.