Презентация "Боерык фигыль"

Подписи к слайдам:
Л=ЕР Н=К

Болын

‘ Ө=Ы

Ь

Фил

Гөл

Боерык фигыль (4нче сыйныф) Ш.Галиев шигыреннән кызыл төстә бирелгән сүзләрне тикшерү. “Вакыт җитте, Кит, тартышма!”- Яз шулай дип Әйтте кышка. “Килми тор!”-дип, Кыш карышты, Каты торды Язга каршы.

Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә. Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә, боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау, ялвару кебек төсмерләр  белдерелергә  мөмкин. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була.

      Мәсәлән:  И сабыйлар,  эшләгез  сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш. (Г.Тукай)

Егерме бишенче гыйнвар. Чәршәмбе көн. Сыйныф эше. Боерык фигыльләрне кабатлау. Матур язу күнегүләре. Лл Мм Нн ң Йй Рр Туктап сана, тамчы тама: Тып, тып, тып, тып... Телдән Бар... болынга, балалар! Йөгер... , уйна... , көл... ! Елмай... күреп шат аналар, Юан... боеккан күңелегез “Кем тизрәк яза?” уены. бар..., кил..., утыр..., сөйлә..., кара..., ал..., бас..., аша..., юын..., көрә... Узегез сайлаган өч сүз белән җөмләләр язарга. Боерык фигыль Берлектә Күплектә II син яз III ул яз-сын

сез яз-ыгыз

алар яз-сыннар

Физкультминутка. Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт». Әйдәле, Акбай, өйрән син! Арт аягың берлән тор! Аума, аума, туп-туры тор төз утыр, яхшы утыр. Төркемнәрдә эш. Эшлә, уйла, әйт, бар, көл, сөйлә, кил. Бирем: 1. Фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп яз. 2. Бу фигыльләрне русчага тәрҗемә итеп әйт. 3. Фигыльләрнең юклык төрен әйт. 136 нчы күнегү Шигырьне сәнгатьле итеп укып чыгыгыз, боерык фигыльләрне үрнәктәгечә языгыз. Үрнәк: буямагыз - боерык фигыль, юклыкта, II зат күплек санда.

Тест.

1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а)предметның билгесен.

ә)эш – хәлне,хәрәкәтне

б)предметны.

2. Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?

а)нинди?

ә)нишли?

б)кем? нәрсә?

3. Фигыльне тап.

а)ашый.

ә) аш.

б) ашлы.

4. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?

Һич күләгә төшермә син җаныңдагы

Туган илең, Туган җирең яктысына.

а) хәзерге заман       

  ә) хикәя фигыль             

б) боерык фигыль             

5. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?

а) эш кушу, боеруны      

ә) киңәш бирүне       

б) үтенүне

Дөрес җаваплар:

1. ә

2. ә

3. а

4. б

5. ә

Һәр төркемгә түбәндәге эш бирелә: -Әниләрегез сезгә нинди эшләр куша икән? Әйдәгез, әниләрегез булып языгыз әле.

Өй эше .

  • Боерык фигыльләр кулланып, “ Яз, кил инде.” дип исемләнгән кечкенә хикәя язарга.
  • 138 нче күнегү. Нокталар урынына кирәкле кушымчаларны куеп күчереп язарга.