Технологическая карта урока "Үткән заман хикәя фигыль" 2 класс

Үткән заман хикәя фигыль.
( Татар теле. Рус төркеме. II сыйныф.)
Эльмира КАСИМОВА
Казандагы 52 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Планлаштырылган
нәтиҗәләр.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү
теләге формалаштыру.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып-белү УУГ: билгеле үткән заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасын кулланып җөмләләр
төзү, логик фикерләү күнекмәсен үстерү.
Коммуникатв УУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү, сорауларга җавап бирү.
Регулятив УУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып эшләү, укытучы һәм укучылар арасында уртак
эшчәнлек оештыра белү, эшчәнлеккә үз бәя бирә белү.
Предмет буенча: билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын дөрес ялгау, сөйләмдә дөрес куллану;
иптәшеңнең, үзеңнең эшләгән эшләреңне билгеле үткән заманда әйтә белү.
Дәреснең тибы.
Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.
Төп төшенчәләр.
Фигыль, үткән заман хикәя фигыль.
Предметара бәйләнеш.
Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья.
Эшне оештыру.
Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.
Чыганаклар.
Дәреслек, Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М. Әхмәтҗәнова, күңелле татар теле: рус телендә урта гомуми белем
бирүче оешмалар өчен дәреслек. 2 нче сыйныф.- Казан: “Татармультфильм”, 2013., 37-38 нче битләр.
Җиһазлау.
Ноутбук, проектор, презентация, карточка, конверт, смайлик, сүзләр.
Дәрес этаплары
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
Универсаль уку гамәлләре
(УУГ)
Оештыру,
мотивлаштыру.
1) Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү
халәте тудыру.
2) Һава торышы турында сөйләшү.
3) Дежур укучы рапорты.
Исәнләшү.Дәрескә әзерлекне
күрсәтү.Укытучыны сәламләү,
сорауларга җавап бирү, сөйләм
эшчәнлегенә кушылу.
ШУУГ: үзмаксат кую .
КУУГ: классташлар һәм укытучы
белән уку эшчәнлеген оештыруда
хезмәттәшлек итү.
Фонетик
зарядка.
Ә хәзер, укучылар, тэкранда язылган
сүзләрне тыңлыйбыз һәм кабатлыйбыз.
1. Слайд.
[а] - бас
[ө] - сөрт
[ә] - әйт
[э] - эшлә
[ү] - бүләк ит.
Әлеге сүзләр белән җөмләләр төзик.
укучылар укытучы артыннан
кабатлыйлар. Бу сүзләр белән
җөмләләр төзиләр.
-Мин басам.
-Алсу тузан сөртә.
-Син әйт әле.
-Минем әниием күп эшли.
-Мин укытучыга чәчәк бүләк иттем.
КУУГ: дөрес әйтелеш
кагыйдәләрен үтәү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый
белү.
Яңа белемнәрне
формалаштыру.
Уку мәсьәләсен
кую.
Уку мәсъәләсен
адымлап чишү.
2. Слайд.
-Укучылар, Ренат нишли?
Рәсим нишли?
Алсу нишли?
- Укучылар, сүз нишли соравына
җавап биргәндә, эш-хәрәкәт кайчан
бара? (когда слово отвечает на
вопрос нишли? действие когда
происходит?)
- Яхшы. Бу кайсы заман (время)
була? (тактага эленә).
- Яхшы, укучылар. А если действие
произошло вчера, давно, это какое
время будет?
- Укучылар, а знаете в татарском
языке то, что уже прошло, можно
назвать одним словом ҮТКӘН
(тактага эленә)
- Димәк, укучылар бүген безнең
тема...
- Ренат укый.
- Рәсим яза.
- Алсу сикерә.
- В настоящем, сейчас.
- Хәзерге заман хикәя фигыль.
- Прошлое.
- Үткән заман хикәя фигыль.
ТБУУГ: фигыль,үткән заман
фигыле билгеләрен аерып
күрсәтеп кагыйдә формалаштыру.
РУУГ: кагыйдәләрне,
күрсәтмәләрне истә тотып
гамәлләр кылу.
КУУГ: тыңлый белү, диалог
төзүдә һәм коллектив фикер
алышуда катнашу.
- Сез яхшы укучылар.
Физкультминутка.
3. –Укучылар, Шүрәле безгә бирем
әзерләгән. Мин сезгә шигырь
укыйм. Ә сез шигырьне тыңлагыз
һәм фигыльләрне языгыз. (слайд)
Прослушайте и укажите слова,
отвечающие на вопрос нишләде?
Алсу урамда уйнады,
сикерде,
йөгерде.
Бакчада саф һава сулады.
Уф, арды!
- Укучылар, бу сүзләр кайсы сорауга
җавап бирә?
- Димәк, үткән заман хикәя
фигыльнең соравы НИШЛӘДЕ?
(тактага эленә)
4.Ә хәзер, укучылар, тактага игътибар
итегез әле.
Тактада нәрсәләр бар?
Өйләрдә нәрсәләр яши?
Нинди кушымчалар ?
К чему добавляются эти аффиксы?
- Бик яхшы, укучылар. Значит, когда
действие уже произошло, какие
- Уйнады,
- сикерде,
- йөгерде,
- сулады,
- арды.
- Нишләде?
Өйләр
аффикслар
-ды/ -де, -ты/ -те
к команде
-ды,-де,-ты,-те
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен
мөстәкыйль ачыклау һәм максат
кую .
РУУГ:кагыйдә, инструкуцияләрне
истә тоту һәм аларга ияреп
гамәлләр кылу.
ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә
логик фикерләү, төп билгеләрне
аерып алу нигезендә
кагыйдә формалаштыру.
окончание добавляются?
- Ничек уйлыйсыз, сүзләргә кайчан –ды /-
де, ә кайчан –ты/ -те кушымчаларын
ялгыйбыз? (Как вы думаете, когда
прибавляем –ды /-де, а когда –ты/ -те?
Смотрим на экран и думаем.(Слайд)
(Укучылар, шушы фигыльләрдән заман
формасын ясап карыйлар)
Утыр! Бас! Эч! Сикер!
- Яхшы, укучылар. Сез дөрес
әйттегезме икән, дәреслектәге
кагыйдәне укыйк. 38 нче бит 4 нче
күнегү.
-ды; -ты – к твердым словам,
-де; -те – к мягким словам,
-ты; -те – после глухих согласных,
-ды; -де – после звонких согласных
и гласных.
Утыр+ды, бас+ты, эч+те, сикер+де.
Бер укучы кагыйдәне укый, нәтиҗә
ясый.
Диалогик сөйләм
күнекмәләрен
камилләштерү.
Дәреслекнең 38 нче битен ачабыз. 7 нче
күнегү. Диалогны укыйбыз һәм охшаш
диалог төзибез.
Диалог төзиләр.
Предмет буенча: сүзләрне аңлап,
белеп диалог төзи белү.
РУУГ:башкаларның сөйләмен
аңлау, үз эшчәнлекләрен
планлаштыру.
Лексик-
грамматик
күнекмәләрне
камилләштерү.
Дәреслектәге 5 нче күнегү эшләү. 38 бит.
- Әйдәгез, уйныйбыз. “Хат ташучы”
уены.
үткән
заман
фигыль
түгел
Партада сүзләр язылган карточкалар ята. 3
команда. Һәр командадан бер укучы чыга,
карточканы ала һәм тиешле адреска куя.
Аз хата эшләгән һәм тизрәк эшләгән
Укучылар биремнәрне үти.
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне
белү-белмәү чикләрен чамалау.
ТБУУГ: фикерләүдә логик
чылбыр төзү.
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын
һәм дәрәҗәсен билгеләү.
команда җиңә.
бара, язды, барды, яза, укый, китап,
укыды, дәфтәр, сикерә, карандаш,
сикерде, бирде, бирә, ал, алды, сумка.
Уку эшчәнлеген
йомгаклау.
Рефлексия.
Индивидуаль
рефлексия.
1. Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
Нәрсә исегездә калды? (Что
важного из изученного на уроке вы
запомнили?)
2. Үткән заман хикәя фигыль
кушымчалары нинди?
3. Кушымчаларны нәрсәгә ялгыйбыз?
(К чему прибавляем окончание
прошедшего времени?)
яшел смайлик –“Мин бик актив
эшләдем”;
сары смайлик “Мин дәрестә
катнаштым, ләкин активрак булырга
кирәк!”;
кызыл смайлик “Мин укытучы соравы
буенча гына җавап бирдем”.
- Үткән заман хикәя фигыль.
- ды/-де, -ты/-те
- Команда бирә торган
сүзләргә ялгыйбыз.
- Укучылар үзләренең дәрестә
ничек актив эшләгәненә
карап тиешле смайликларны
күтәрәләр.
КУУГ:күршең
белән хезмәттәшлек итү.
ШУУГ: үз уңышларың /
уңышсызлыкларың сәбәпләре
турында фикер йөртү.
РУУГ: үз эшчәнлегеңне
контрольгә алу.
Өй эше.
Ә хәзер кем кайсы смайликны сайлады,
шуңа карап өй эшләрен язып алабыз.
1) 38 бит 4нче күнегү (ятларга).
2) 38 бит 6нчы күнегү.
3) 38 бит 8нче күнегү.