Конспект занятия "Үткән заман хикәя фигыль. Көз" 4 класс

Тема. Үткән заман хикәя фигыль. Көз.
Максат: 1. Үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә бирү. Балаларның тема
буенча сүз байлыгын арттыру, сөйләм телен үстерү эшен дәвам итү.
2.Үзенчәлекле татар авазларының дөрес әйтелешенә ирешү.
3. Көзге табигатьнең матурлыгын күрә һәм тоя белергә өйрәтү, аны ихтирам итү
хисен тәрбияләү.
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
(Исәнләшү, хәлләрен сорашу)
2. Актуальләштерү.
1)Фонетик күнегү. 1 слайд
Җитте, исте, коелды, саргайды, ява,озынайды, кыскарды, китте
-Аңлашылмаган сүзләр бармы?
2) артык сүзне табу
- бу сүзләрне нәрсә берләштерә?
- ә кайсы сүз артык?
- Ни өчен ява сүзе артык?
3.Яңа тема.
1)Үткән заман нинди кушымчалар ала? 2 слайд,3 слайдлар
-ды,-де
-ты. –те
2) Китаптан кагыйдәне уку.
Димәк, бүген дәрестә нинди теманы кабатларбыз?
3) Җитте, исте, коелды, саргайды, озынайды, кыскарды, китте җөмләләр төзү.
Бу җөмләләр нинди темага?
4) Язма эш. 10 нчы күнегү, 39 нчы бит.
Ике төркемгә аерып язу.
5) Укучылар белән әңгәмә.
- Хәзер елның кайсы вакыты?
- Нинди көз айларын беләсең?
- Хәзер кайсы ай?
- Октябрь – көзнең ничәнче ае?
- Бүген көн нинди?
- Һава температурасы?
–Балалар, көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
6) Уен. “Парыңны тап” Балаларга яртыга киселгән яфраклар бирелә. Анда җөмләләр
язылган. Кемдәдер җөмләнең башы, кемдәдер җөмләнең ахыры. Балалар җөмләне
дөрес төзәргә тиеш.
7.)Уен. – Тэйк оф-тач даун структурасы. Мин сезгә җөмләләр укыйм. Әгәр бу
җөмләләр көз турында икән, сез урында каласыз. Әгәр бу җөмләләр башка ел
фасылына карый икән, сез басасыз.
1.Көннәр кыска.
2. Көннәр җылы.
3. Кошлар җылы якка китә.
4. Җылы яңгыр ява.
5. Салкын җил исә.
6. Җиләк, чәчәк үсә.
7. Елгада су салкын була.
8. Төннәр кыска.
9. Кояш кыздыра.
10.Яфраклар саргая.
11. Урманда кошлар сайрый.
8) Спроси у друга:
- нравится ли ему осень;
- куда улетают птицы;
- какая бывает погода осенью
- ходит ли он осенью в лес;
- нет ли на улице дождя
9) Балалар, бүген бездә кунаклар. Спросите у них:
- нравится ли им осень и почему?
10) Төркемнәрдә эш. Текст төзү. Балаларга җөмләләр бирелә. Алар аннан көзгә
караган җөмләләрне сайлап алып. Текст килеп чыгарлык итеп, альбом
битләренә ябыштыралар. Фигыльнең заманын билгелилә. Бер укучы тектны
укый. Тактага эләләр.
4. Рефлексия.
- Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Нәрсәләр белдек?
- Нәрсә ошады?
- Нәрсә кыен булды?
5. Өй эше бирү. 11 нче күнегү
7. Йомгаклау. Балалар, дәрестә бик актив булдыгыз. Рәхмәт сезгә. Татар телен бик
тырышып өйрәнәсез.