Конспект урока "Сыйфатларны кабатлау" 2 класс

Әлмәт шәһәре МАГББУ “16нчы урта
гомуми белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сәетова Флүзә Флүр кызы
«Сыйфатларны кабатлау»
(2 нче сыйныфның татар төркемендә
кабатлау-йомгаклау дәресе)
Тема:Сыйфатларны кабатлау.
Максат:
1. Белем бирү. Сыйфат сүз төркеме буенча алган белемнәрне гомумиләштереп
кабатлау, белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
2. Үстерү. Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен, сөйләм
телен, парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшчәнлекне, иҗади һәм логик
фикерләүне үстерүгә этәргеч бирү.
3. Тәрбияләү. Туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, әниләргә карата мәхәббәт,
ярдәмчеллек, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет буенча УГГ: дәреснең темасын һәм максатларын билгели алу күнекмәләрен
формалаштыру,үз фикереңне җөмлә ярдәмендә әйтеп бирә алу, сыйфатны сайлап әйтә белү.
Танып белү УУГ: укыган текстны аңлау һәм төп идея-темасын билгели белү.
Коммуникатив УУГ: сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү, бер береңне тыңлый һәм
ишетә белү, иптәшеңнең хаталарын дөрес күрсәтү һәм төзәтү.
Регулятив УУГ: дәрес алдыннан куелган максатлар белән нәтиҗәләрне чагыштыру, үз
эшчәнлегеңне бәяли алу.
Шәхси УУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.
Дәрес тибы: Белемнәрне кабатлау-йомгаклау дәресе.
Методлары: тикшерү, гомумиләштерү, әңгәмә, күнегүләр, тестлар эшләү.
Төп төшенчәләр: сыйфат, сыйфатланмыш, антоним сыйфат.
Дәреслек: Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен д-
лек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова,Е.А. Панова. Казан: “Мәгариф- Вакыт”
нәшр., 2013.
Җиһазлау: Дәреслек, тест, презентация, мультимедиа, чәчәкләр, электрон дәреслек,
карточкалар.
Предметара бәйләнеш: рус теле, әдәби уку.
Дәреснең технологик картасы:
Дәрес
этаплары
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
Универсаль уку
гамәлләре (УГГ)
I.Оештыру,
Мотивлаштыру
(1 минут)
Исәнләшү. Уңай психологик
халәт тудыру.
- Исәнмесез, саумысез,
укучылар!
- Исәнмесез, саумысез!
-Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек.
Татар телен, әнкәм телен
Өйрәнергә дип килдек.
Исәнләшү. Дәрескә
әзер икәнлекләрен
күрсәтү.
КУУГ: классташлар
һәм укытучы белән
уку
эшчәнлеген
оештыруда
хезмәттәшлек итү.
ШУУГ: үзмаксат
кую
II.Актуальләште
рү, уку
Слайд 1. Яз рәсеме, кошлар
сайравы тавышы куела.
Укучылар
сорауларга
ТБУУГ: алган
белемнәрне
максатын
билгеләү
(4 минут)
-Укучылар, бүген 1нче март.
Елның кайсы фасылы?
-Март аенда барыбыз да яраткан
нинди бәйрәм була?
-Әниләргә нәрсәләр бүләк
итәбез?
Такта алдына куелган
чәчәкләрне, бүләкләрне
карыйбыз.
-Чәчәкләр нинди? Нинди
бүләкләр бирәбез?
-Бәйрәмдә кәефләребез нинди
була?
Слайд 2.
-Матур, зәңгәр, сары, кызыл,
яшел, зур, кечкенә, шат,
күтәренке, көләч сүзләре нинди
сорауга җавап бирәләр?
-Бу сорауга нинди сүз төркеме
җавап бирә?
-Укучылар, әйтегез әле, без бүген
дәрестә нәрсә турында
сөйләшербез?
Слайд 3.
-Бик дөрес. Без сыйфат буенча
алган белемнәребезне искә
төшерербез.
җаваплар бирәләр
-Яз.
-Әниләр, әбиләр,
апалар, кызлар
бәйрәме.
-Чәчәкләр, төрле
бүләкләр.
-Ак, зәңгәр, кызыл,
матур, озын, кыска,
зур, кечкенә һ. б.
-Күтәренке, яхшы,
шат һ.б.
-Нинди? соравына
җавап бирәләр.
-Сыйфат.
-Сыйфат
сүзтөркеме, нәрсәне
белдерүе турында
сөйләшәчәкбез.
кулланып,
сорауларга җавап
бирү, дәрескә
максат кую.
КУУГ:башкаларның
фикерләрен тыңлый
белү, коллектив
фикер алышуда
катнашу.
III. Белемнәрне
гомумиләштерү
һәм
системалаштыру
(3 минут)
Сорауларга җаваплар бирү.
Сыйфат темасының моделен
ясау.
Слайд 4 (модель).
-Сыйфат нинди сорауларга
җавап бирә?
-Нәрсәне белдерә?
- Предметның нинди билгеләрен
белдерә?
- Сыйфатланмыш нәрсә ул?
- Антоним сыйфатларга мисаллар
китерегез.
Нәтиҗә ясау.
Укучылар
сорауларга
җаваплар бирәләр.
-Нинди? кайсы?
-Предметның
билгесен белдерә.
-Сыйфат ачыклап
килгән исем.
Мисаллар
китерәләр.
ПБУУГ: сыйфат
буенча алган
белемнәрне
гомумиләштереп
күзаллау.
КУУГ: Бәйләнешле
сөйләм телен,
мөстәкыйль
фикерләү сәләтен
үстерү.
IV. Белем һәм
осталыкларны
яңа ситуациядә
куллану
( 14 минут)
1. Финк-райт-раунд-робин
(Уйла – яз –фикер алыш)
“Эшлекле төркемнәрдә” эшләү.
Һәр төркемгә үз биреме белән Р.
Харисның “Әнием”, Җ.
Тәрҗемановның “Иң матур җыр”
шигырьләре язылган
карточкалар өләшенә.
Тел белгечләре.
Шигырьдә астына сызылган
сүзләрнең сыйфат икәнен
исбатлагыз.
Әнием.
Һәр төркем үзенә
бирелгән биремне
үти.
ТБУУГ: укыган
текстны аңлау һәм
төп тема-идеясен
билгели белү.
РУУГ: парларда,
төркемнәрдә
бергәләп эшләү
күнекмәләрен,
тапкырлык,
зирәклекләрен,
активлыкларын
үстерү.
Әнием минем матур,
Мин елышам әнигә,
Күзләре якты, көләч.
Әни миңа елыша.
Шундый күңелле була
Битләре аның кайнар,
Ул өйгә кайтып кергәч.
Ә куллары йоп-йомшак.
Р. Харис
Иң матур җыр.
Күгәрченнәр гөрләшәләр
Язгы кояш нурында.
Алар җырлый иң матур җыр
Минем әни турында.
Нинди булган, нинди уңган
Ул һәр эштә, һәр кайда!
Йомшак сүзе, күркәм үзе,
Нурлы йөзе елмая.
Җ. Тәрҗеманов
Корректорлар
Күп нокталар урынына тиешле
сыйфатларны куегыз.
Әнием
Әнием минем ...,
Мин елышам әнигә,
Күзләре ..., ....
Әни миңа елыша.
Шундый күңелле була
Битләре аның ...,
Ул өйгә кайтып кергәч.
Ә куллары ....
Иң матур җыр.
Күгәрченнәр гөрләшәләр
... кояш нурында.
Алар җырлый иң ... җыр
Минем әни турында.
Нинди ..., нинди ... –
Ул һәр эштә, һәр кайда!
... сүзе, ... үзе,
... йөзе елмая.
Слайд 5-8.
Төркемнәрнең җавапларын
тыңлау, нәтиҗә ясау.
-Укучылар, ничек уйлыйсыз:
сыйфатлар сөйләмдә ни өчен
кулланыла?
Җавапларны тыңлау, нәтиҗә
ясау.
2. Дәреслек белән эш. Биремне
парларда фикер алышып
эшлиләр.
-Укучылар, яз көне табигатьтә
-Сөйләмне
матурлау, бизәү
өчен кулланыла.
Текст эчтәлеге
буенча парларда
диалогик сөйләм.
-Кар эри, җылы,
кошлар кайта һ. б.
Табышмак-
нинди үзгәрешләр була?
Шул турыда табышмак-шигырь
укып китик.
93 бит, 141нче күнегү.
Бирем. Нинди? соравына җавап
биргән сүзләрне табарга,
предметның нинди билгесен
белдерүен ачыклау.
Дәфтәрләргә сыйфатларны язып
алу.
Нәтиҗә ясау.
шигырьне укыйлар,
сыйфаталрны
табалар, нинди
билге белдерүен
аңлаталар.
Дәфтәрләргә
сыйфатларны
язалар.
Ял минуты
(2 минут)
Слайд 9.
“Парын тап!” уены. Укытучы
сыйфатлар әйтә, укучылар
үзләрендәге карточакадагы туры
килгән антонимнарны әйтә һәм
утыра баралар.
Һәр укучы үзендәге
сыйфатка антоним
таба.
(4 минут)
3. Электрон дәреслек.
- Укучылар, сез мультфильм
карарга яратасызмы?
-Хәзер А. Алишның “Куян кызы”
әкиятен карап китәрбез. Сезгә
әкияттә кулланылган
сыйфатларны табарга кирәк.
Игътибар белән карыйбыз.
ультфильм 1.20 минут
күрсәтелә)
Укучылар тапкан сыйфатларны
атыйлар:
Слайд 10.
Соры
Зур колаклы
Бик иркә
Бик кадерле
Өр-яңа
Җылы
Нәтиҗә ясау.
Мультфильм карау,
сыйфатларны
табалар, әйтәләр,
дөреслеге
тикшерелә.
V.Үзләштерү
дәрәҗәсен
тикшерү
(8 минут)
Слайд 11.
-Укучылар, ә хәзер сыйфат
буенча алган белемнәребезне
тест ярдәмендә тикшерербез.
(Тест тарату). Барлыгы 6 сорау,
һәр сорауда 2 җавап, сез бары
тик бер генә дөрес җавапны
билгелисез.
Тест.
1.Сыйфат нәрсәне белдерә?
а).предметны;
б).предметның билгесен;
2.Сыйфат сораулары:
а).кем?нәрсә?нәрсәне?
б).нинди?кайсы?
3.Сыйфат предметның ничә
төрле билгесен белдерә?
а).6;
Тестны чишәләр,
үзләренең эшләрен
тикшереп билге
куялар.
РУУГ: үзконтроль
ШУГГ: үз
мөмкинлекләреңне
белү-
белмәү чикләрен
чамалау.
б).3;
4. Сыйфат ачыклап килгән исем
дип атала?
а).саналмыш;
б).сыйфатланмыш;
5.Антоним сыйфатлар рәтен
табарга:
а).яза,укый,йөгерә;
б).олы-кечкенә, баллы-ачы .
6. Куркак, җитез, озын колаклы
сыйфатларының
сыйфатланмышы
а). куян;
б).бүре.
- Ә хәзер эшләрегезне
тикшерегез, үзегезгә билгеләр
куегыз.
Слайд 12.
Тактадан җаваплар
тикшерелә, үзләренә билге
куялар.
0 хата – “5”
1-2 хата – “4”
3 хата – “3”
Нәтиҗә ясау.
VI.Рефлексия.
Уку
эшчәнлегенә
нәтиҗә
(3 минут)
-Сезгә дәрестә кайсы биремне
эшләү җиңел булды?
-Кайсы бирем авыр булды?
-Узегезнең эшчәнлегегезне
ничәлегә бәялисез?
Укучыларның
җаваплары
РУУГ:эш
сыйфатына бәя бирә
белү.
КУУГ:укытучыны
тыңлау, сорауларга
җаваплар бирү
ТБУУГ: нәтиҗә
ясый белү
VII.Өй эше
(1 минут)
Слайд 13.1.157 күнегү,
предметның билгесен белдерә
торган сүзләр өстәп язарга.
2.”Минем әнием” темасына
сыйфатлар кулланып кечкенә
хикәя язарга.
Үзләре теләгән өй
эшен язып алалар
Өстәмә материаллар
1. http://sabyem.ru/?p=1417
2. http://webkind.ru/text/990019164_961087903p552740375_text_pesni_i_matur_yr.html
3. https://edu.tatar.ru/cor/251