Урок-КВН "Минем Алабугам" 7 класс

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
«6 НЧЫ УРТА БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ»
_______________________________________________________________________________
Минем Алабугам.
(Дәрес- КВН)
Алабуга шәһәре 6нчы урта мәктәбенең
1категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Закиева Рамилә Касыйм кызының
7нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе
2016
Дәрес темасы: Меңъяшәр Алабуга. (Дәрес- КВН).
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
Максат: укучыларга Алабуга турында күбрәк мәгълүмат бирү, бәйләнешле
сөйләм телен үстерү. Алабуга шәһәренең матурлыгына соклану хисе
тәрбияләү, тарихи һәм истәлекле урыннарга карата сакчыл мөнәсәбәт
тәрбияләү, туган төбәккә карата укучыларда горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Алабуганың тарихи урыннары сурәтләнгән фотокүргәзмә,
җирле шагыйрьләрнең шигырьләре, мәкальләр, табышмаклар, мултимедиа
аппараты, кисмәк.
Дәрес барышы.
1. Оештыру моменты.
- Хәерле көн, кадерле укучылар! Бүгенге дәресебез башка дәресләрдән
аерыла. Бүген без КВН уйныйбыз. Ә нинди темага багышланганын сез миңа
үзегез әйтерсез дип ышанам. Сезнең каршыгызда кроссворд, аның сорауларына
дөрес җавап бирсәгез, КВН-дәреснең нинди темага багышланганын белерсез.
Кроссворд чишү.
1. Алабуга тирәсендә үскән урман. (Танай)
2. Безнең шәһәр нинди елга ярында урнашкан? (Чулман)
3. Ул кош Алабуганың гербында сурәтләнгән. (Тукран)
4. Якташыбыз, танылган галим, табиб-психиатр фамилиясе. (Бехтерев)
5. .Бу бинада төрле тарихи экспонатлар була. (Музей)
6. Бөтен Рәсәйгә даны таралган Спасс ярминкәсе нинди айда үткәрелә?
(Август)
7. Алабугада яшәгән бай – сәүдәгәр. (Стахеев)
1)
2)
3)
6)
7)
5)
4)
- Кызыл шакмаклар эчендә нинди сүз килеп чыкты? (Алабуга)
- Димәк, без бүген дәресебезне нинди темага багышлыйбыз ? (Алабугага)
(Акрын гына Алабуга гимны яңгырый)
- Дәресебезне шигырь юлларыннан башлыйсым килә.
Меңъяшәр син, Алабуга
Тарихың нинди озын
Гасырлардан гасырларга
Сузылган данлы юлың. (Л.Гатауллина)
II. Төп өлеш.
- Дөрес, укучылар, бүгенге уен дәресебез икеләтә кызыклы, файдалы,
чөнки ул безнең туган шәһәребез Алабуганың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге
турында булачак. Шулай ук дәрестә Алабуга турында сезнең белемнәрегезне дә
тикшерербез. Без бу дәрестә ике командага бүленеп эшләрбез. Беренче
командабыз -“Тапкырлар”, икенче командабыз -“Зирәкләр” дип аталыр.
Укучыларга уңышлар теләп, бәйгебезне башлыйбыз.
Беренче бирем. Сәламләү. (Алдан сөйләшенеп куелганча, һәр команда
икенче команданы сәламли.)
Икенче бирем. Сорауларга җавап бирү. (сораулар экранда күрсәтелә)
- Алабугага ничә яшь?
- Алабуга нинди зур елга ярына урнашкан?
- Алабугада нинди танылган кешеләр яшәгән?
- Алабугада нинди тарихи урыннар бар?
- Алабуганың горурлыгы булган нинди архитектур төзелмәләрне беләсез?
- 1812 елгы Ватан сугышы герое кавалерист-кыз, язучы. Кем ул?
Өченче бирем. Табышмак ярышы. һәр команда каршы як командага
табышмак әйтә
Дүртенче бирем. “Ромашка” уены.
әчәк таҗларына шигырь юллары белән сорау бирелгән)
1. Күпме рәссам һәм шагыйрьне
Сыйдыргансың куеныңа
Аларның дан китерәсен
Килмәгәндер уеңа. (Л.Гатауллина)
- Алабугада яшәп иҗат иткән рәссамны һәм язучыларны атагыз.
2. Меңъяшәр калам ачкычы
Тау өстендә Ак мәчет
100 төрле милләт кешесе
Шушында тапкан бәхет. (В.Хәйруллина)
- Алабугада нинди милләт кешеләре яши?
3. Алабуга – күлләр иле,
Күл читендә ак канат
Аккош йөзә су өстендә,
Гүя борынгы кораб. (Д.Каюмова)
- Алабуганың күлләрен, кечкенә елгалар исемнәрен әйтегез.
4. Каршы алырбыз яратып,
Кунакка килсәң әгәр
Алабуга- дуслык җире,
Ул бүген – һәйкәл шәһәр. (Д.Каюмова)
- Алабугада кемнәргә һәйкәлләр куелган?
Бишенче бирем. Капитаннар ярышы.
(Һәр команда капитаны кисмәктән сораулар ала һәм җавап бирә)
- Сугыш вакытында безнең шәһәрдә нинди рус шагыйрәсе яшәгән?
- Алабуга урамнары нинди танылган кешеләр исемнәрен йөртә?
- Алабугада ел саен нинди бәйрәмнәр үткәрелә?
- Алабугада нинди заводлар бар?
- Алабуга шәһәренең хакимият башлыгының исем фамилиясе ничек?
- Алабугада нинди уку йортлары бар?
Алтынчы бирем. Фотосурәтләр белән эш.
Экранга шәһәрнең тарихи урыннары төшерелгән фотосурәтләр чыга. Һәр
команда 2 рәсем буенча репортаж әзерли.
1 рәсем - Алабуга дәүләт педагогика университеты рәсеме.
2 рәсем – кавалерист- кыз Н.А.Дурова һәйкәле.
3 рәсем – И.Шишкин музей- йорты рәсеме.
4 рәсем – Ак мәчет рәсеме.
- Бик әйбәт, тырыштыгыз укучылар, барыгызга да рәхмәт. Ә хәзер
җиңүчеләрне билгеләү өчен сүзне жюрига бирәбез.
Жюри нәтиҗәләр ясый, җиңүче командага бүләкләр тапшырыла.
III. Өй эше.
Өй эше итеп сезгә дәреслекнең 87 битендә бирелгән 12 нче күнегүне
укырга һәм Алабуга шәһәре турында сөйләргә өйрәнергә.
IV. Йомгаклау.
- Кеше өчен иң кадерле, иң якын урын, була. Бу, әлбәттә, кешенең туган
иле, туган шәһәре. Алабуга безнең туган шәһәребез. Ул шундый матур, бай
тарихлы шәһәр. Әйдәгез аны шушындый матур итеп саклыйк. Киләсе буыннар
да аның матурлыгы белән соклансын! Безнең дәрес- КВНыбыз шуның белән
тәмам. Барыгызга да исәнлек, саулык, шатлык, тагын да зуррак уңышларга
ирешүегезне телибез. Сау булыгыз.