Классный час "Минем сөйгән китабым"

Төзеде : Сәмигуллина Ләйсән Зиннур кызы,
беренче квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Татарстан Республикасы
Балтач муниципаль районы
Муниципаль бюджет белем бирү оешмасы
“Салавыч күппрофильле лицее”
«Минем сөйгән китабым».
Максат: 1) укучыларны китап бастыру хезмәткәрләре һәм китапханәче
һөнәрләре турында таныштыру;
2) таушалган китапларны яңартырга өйрәтү;
3) китап укуга, китапханәче һөнәренә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, китапны саклап тоту кагыйдәләре, татар
теленең аңлатмалы сүзлеге.
ТСО: ноутбук, презентация
Балаларга: төсле кәгазь, альбом, клей, карандаш,кайчы.
Әңгәмә барышы.
- Исәнмесез укучылар! Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табып,
бүгенге әңгәмәбезнең темасын ачыкларсыз.
1) Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
2) Кат-кат катлама,
Акылың булса, ташлама.
-Китап.
- Әйе,укучылар без бүгенге әңгәмә-дәресебездә китаплар иленә сәяхәткә
чыгарбыз, китап бастыру хезмәткәрләре һәм китапханәче һөнәрләре турында
танышырбыз. . Сәяхәтебезнең иң беренче тукталышы: «Кәгазьләр
тукталышы» булыр.
- Иртәләрен кояш белән уянып әти-әниләрегез эшкә җыенганда , сез дә
укучылар, мәктәбегезгә юл аласыз.Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул- гыйлем
алу. Кыңгырау чыңлау белән сез дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче
булып кулыгызга китап аласыз.
Нәрсә соң ул китап? «Китап …Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган
чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап карасаң , ул кешеләр уйлап
чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы»,- дип
язган татар язучысы Ибраһим Гази.
Китап - тормышта иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә.Яхшы китап
һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора.
Беренче китаплар хәзергеләренә охшамаганнар. Китапларны элек-электән
саклап тотканнар, чөнки аларны язу өчен бик күп вакыт кирәк булган.
Балалар, элек нәрсәгә язганнар икән?
-Ташка, каен тузына.
-Ә нәрсә белән язганнар дип уйлыйсыз?
- Очлы таякчык . каз каурыен карага манып.
-Төрле илләрдә төрле материалга язганнар. Хәзерге вакытта китапларны
бик тиз бастыралар. Ул безнең кулга килеп җиткәнче , бик күп кеше хезмәт
куя.
1у. Башта кәгазь эшләү өчен
Шактый хезмәт сорала.
Әдипләр әсәрне язгач,
Эшләр бераз җайлана.
2у. Язучының һәрбер сүзе
Редактор аша үтә.
Китаптагы һәр сүз өчен
Ул үзе җавап тота.
3у. Китап басу машинасы
Биткә сүзләр төшерә.
Битләр әле китап түгел
Елмаймыйлар кешегә.
4у. Ябыштырып, төпләп куйгач.
Тышларга кирәк була.
Исемнэрен язгач кына,
Ул битләр китап була.
II тукталыш. – « Китапханә тукталышы» .
Шәйхи Маннурның «Алай итмә»
шигырен уку.
«Бик ярата шул Мәрфуга
Китапларны күп укырга.
Ятса да ул, торса да ул,
Суза тизрәк китапка кул.
Оныта урын җыярга.
Бит юарга, чәч тарарга,
Чыкмый урамга уйнарга.
Китап булсын гел аңарга!
Ашарга дип утырса да,
Өстәлгә ул китап сала.
Бер укый да, бер аш кааба.
Белмим нинди тәмен таба.
Ә, минемчә, бутала ул.
Бернәрсә аңламый кала ул!
Алай итмә, син үскәнем,
Ашаганда бел аш тәмен,
Укыганда – китап тәмен.
Барысын да бергә бутап ,
Җибәрмә син эшнең тәмен!»
Шигырь эчтәлегенә карата сорауларга җавап бирү:
- Сезгә Мәрфуга ошадымы? Теләсә кайчан, теләсә кайда укыган әйбер истә
сакланыр дип уйлыйсызмы? Автор бу шигыре белән сезгә нинди киңәш
бирә? Сез ул киңәшләрне белә идегезме?
-Ә хәзер «Укытучы һәм малай» диалогын тыңлап үтегез.
Малай. Миңа әти күп укымаска кушты, күзең авыртыр да, күрми
башларсың, ди.
Укытучы: - Юк, энем, китапны күбрәк укыган саен . күз киресенчә ачыла
гына бара. Дөңьяны яхшырак күрә башлыйсың.
-Әйе, укучылар, китапны күбрәк укыган саен без күп нәрсәгә
өйрәнәбез. Китап яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, бөек акыл ияләренең уй-
фикерләре белән таныштыра.
- Укучылар, сез китапларны кайлардан алып укыйсыз соң?
-Китапханәдән.
- Китапханәдән китапларны сайлап алырга кем булыша?
- Китапханәче апалар.
- Ә нинди һөнәр ияләре соң ул китапханәчеләр? (китап укучыларга
китаплар сайларга булышучылар, китапларны тәртипләп торучылар). Ә аны
без татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән табып укыйк әле. (258 нче бит)
Китапханә 1) Китаплар саклау һәм аларны сайлап алу өчен махсус
бүлмә; китаплар җыелган бүлмә.
2) Җәмәгать тәртибендә китаплар туплый торган, саклый
һәм файдаланырга биреп тора торган урын.
Китапханәче 1) Китапханә хезмәткәре.
2) Китаплар булдыру өстендә эшләүче.
- Әгәр сез китапханәче һөнәрен сайларга уйласагыз, нинди
сыйфатларга ия булыр идегез? Төркемнәрдә фикерләшегез һәм алдыгыздагы
дәфтәр битләренә язып та куыйк.
Акыл штурмы
+ (уңай сыйфатлар) - (тискәре сыйфатлар)
Китапханәче әле ул китапларга яңа тормыш бирүче дә. Ә менә безнең
алдагы III тукталыш. – «Китаплар хастаханәсе».
-Алда китаплар хастаханәсе. Монда балаларны, хайваннарны түгел, ә
китапларны дәвалыйлар. Алар йөткерми, төчкерми, сиздермичә генә агара,
саргая һәм таркала мондый хәл нидән була соң? Балалар китапларны
куллану кагыйдәләрен үтәп бетерми. Әйдәгез әле, китапны саклап тоту
кагыйдәләрен кабатлап алыйк.
1. Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда яктылык
күзләреңә түгел, китабыңа төшсен.
2. Китап битләрен ачканда бармакларыңны төкрекләмә, битләрне өстән,
почмактан ача башла.
3. Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама,
кыстыргыч куй.
4. Китапны кояшка куйма: югыйсә, тышы кибеп кубар, битләре саргаер.
5. Рәсемнәрен буяма, ертылган битләрен ябыштыр.
6. Өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары
юкмы?
7. Әгәр китаптагы әсәрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә
дә укырга тәкъдим ит!
- Менә түземле дәваланучылар зарланмыйлар,
ыңгырашламыйлар,дәшми генә сездән ярдәм көтәләр. Аларны китап
докторлары дәвалыйлар. Ә бүген мин сезне китап докторлары булырга
чакырам.( Укучылар китапларга ремонт ясыйлар).
Х.Халиковның «Китап докторы» шигырен уку.
«Әбиләр дә авырый,
Бәбиләр дә авырый…
Салкын тисә аз гына,
Дару кирәк барсына.
Чирли хәтта китап та.
Ник көләсең? Чынлап та:
Бите төшә, ертыла-
Ул бит көн дә тотыла.
Алам шуңа сак кына.
Авырдымы чак кына,
Чирен шундук күрәм мин,
Дәвасын да беләи мин:
Әйткәнне һич көтмим мин.
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә,
Миңа китер туп-туры-
Мин аларнын докторы.».
Сәяхәтне йомгаклау.
- Рәхмәт сезгә, балалар. Хәзер сезнең ярдәм белән бу китапларны башка
укучылар да укый ала. Менә безнен сәяхәтебез дә ахырына якынлашты.
Халыкта «Китап белем чишмәсе», «Китап- кешенең дусты» дигән
мәкальләр бар. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып
белергә булыша.Әйдәгез , барыбыз да китап белән дус булыйк! Тагын бер кат
кабатлап үтик: кайларда сәяхәт иттек, ниләр белдек? (Балаларның җаваплары
тыңлана). Сәяхәтебезне китап турында шигырь белән тәмамлыйсы килә:
«Минем сөйгән китабым».
Мине укып күр , дисен.
Миндә күпме сер дисең.
Күбрәк өйрән, бел, дисең.
Хикмәтләрен дөньяның,
Минем сөйгән китабым!
Тик тормаучы сабый да ,
Сабыр уйчан абый да,
Сине укып карый да ,
Оныта йокыларын,
Минем сөйгән китабым.
Бик таушалган булсаң да,
Тетелсәң дә, тузсаң да-
Син кадерле . син якын,
Минем сөйгән китабым.»
Мәхмүт Хөсәен.
Кулланылган әдәбият
1. Әхмәтҗанов М.Р. «Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.»
Бик таушалган булсаң да,
Тетелсәң дә, тузсаң да-
Син кадерле . син якын,
Минем сөйгән китабым.»
Мәхмүт Хөсәен.