Конспект урока "Минем гүзәл Татарстаным"

Конспект: Минем гүзәл Татарстаным
Программа эчтэлеге:
Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы
белемнәрен системалаштыру, туган шәһәребез – Түбән Кама турында белем бирүне
дәвам итү.
Сөйләм үстерү бурычы: тәрбияченең сорауларына тулы җавап алырга, диалогик
сөйләмне үстерергә.
Сүзлек эше: башкала, Ватан.
Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык
сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, милли уеннарыбызга, гореф-
гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы : балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын
үстерү.
Шәхси эш : Булат, Рафаэль белән Татарстан символикасын карау.
Метод һәм алымнар : сорау, балаларның җавабы, нәфис сүз, күрсәтү.
Алдан эшлэнгән эш : туган ил турында шигырҗләр уку, слайдлар әзерләү, орнамент –
трафаретлар кисү.
Материал һәм җиһазлар : ИКТ куллану, уен өчен түбәтәй, туп, кисеп –ябыштыру өчен
материаллар .
Шөгыль барышы.
Тәрбияче : Хәерле көн, балалар. Мин сезне күрергә бик шатмын. Безгә бүген кунаклар
килде. Әйдәгез, кунакларыбызны сәләмлибез һәм “ Хәерле көн” дип әйтәбез.
Балалар : Хәерле көн!
Тәрбияче : Балалар, бүген без сезнең белән сәяхәткә барабыз. Татарстанның башкаласы
ничек атала әле?
Балалар : Казан
Тәрбияче: Әйе, балалар, Казан. Сәяхәткә барабызмы? Сәяхәткә автобуста барабыз. Башта
нәрсә эшлэргә кирәк ? ( Билетлар алырга) Әйе , балалар, билет алырга. Әйдәгез, кем
кассир була? Санамыш ярдәмендә кассир билгелибез.
Әлчи бәлчи, әни күлмәк үлчи,
Чәүкә, чыпчык,
Син кал, бу чык.
Кассир : Кая барасың ?
Бала: Казанга барам. Ничәнче урында утырасың ?
Тәрбияче : Балалар, Казан бик зур , матур , борынгы шәһәр. Аның бик күп истәлекле
урыннары бар. ( Слайдларда Казан Кремле , Сөембикә манарасы , Үзәк стадион, Тукай
һәйкәле һ.б күрсәтелә. Балалар нәрсә күргәннәрен әйтәләр.) Балалар, музей яныннан
үтеп барабыз. (Музей слайды).
Әйдәгез музейга кереп чыгабыз. Татар халык киемнәрен карыйбыз. ( Экранда калфак,
камзул , читек , түбәтәй рәсемнәре. Милли киемнәр дип атала. Кемнәр кигәнен әйтү һ. б.)
Тәрбияче : Ашыйсыгыз киләме ? Кая барабыз?
Балалар : Кафе “ АШ – СУ” га.
Тәрбияче : Менюны экран6да карыйбыз, нәрсәләр бар ? ( Өчпочмак , чәк- чәк. Бәлеш,
кыстыбый, гөбәдия һ. б. слайдлар. Өйдә әниләрегез нинди милли ризыклар пешерә? )
Тәрбияче : Ә хәзер туп белән “ Сорау – җавап” уенын уйнап алабыз.
- Без нинди республикада яшибез ?
- Республиканың башкаласы нинди шәһәр?
- Татарстан президенты кем?
- Татарстан туграсында нәрсә сүрәтләнгән?
- Безнең балалар бакчасының исеме ничек?
- Әтиеңнең исеме ничек ? һ. б .
Тәрбияче : Безнең халыкта бик күп уеннар бар. Нинди уеннар беләсез ? Әйдәгез
бергәләп уйнап алабыз.
“ Түбәтәй ” уены уйнала.
Түп – түп , түбәтәй,
Түбәтәем укалы
Менә кемдә тукталды. ( Җәза бирелә )
Тәрбияче : Үзебезнең шәһәребез Түбән Камага кайтабызмы?
Мин кайтам ( 3 ) ,
ТҮБӘН КАМАГА кайтам.
Әйе шул , әйе шул
Түбән Камага кайтам.
Тәрбияче : Шәһәребезне яратабызмы ? Нинди истәлекле урыннарны беләсез ?
Әйдәгез карап үтик ( Слайдлар карау )
Тәрбияче : Безнең шәһәребездә төрле милләт кешеләре дус һәм тату яши. (
Слайдлар карау) Бүген алъяпкычка татар бизәкләре төшерәбез. ( Татар
орнаментларының исемнәре әйтелә. Балалар урыннарда алъяпкычка бизәк
төшерәләр. )
Тәрбияче : Һәрбер халыкның үз туган теле бар. Безнең туган телебез - татар теле.
Татар теле белән бергә рус телен дә белергә кирәк.
Йомгаклау.
Эшчәнлек “ Туган тел “ җыры белән тәмамлана. Балалар , шөгелебез тәмам.
Шөгыльдә җавапларыгызны нинди төс яисә сан белән билгеләр идегез ? ( Үзләре ни
өчен алганнарын дәлиллиләр. )