Сценарий "Куянкайга муенса"

“Куянкайга муенса”
(Кечкенәләр төркемендә интегральләштерелгән ачык эшчәнлек)
Максат: геометрик фигураларны дөрес итеп атый белү,төсләрен ачыклый һәм дөрес
итеп сайлау,бармаклар белән рәсем битенә төртекләр төртү,уенның сүзләрен
ачык,аңлаешлы итеп әйтергә тырышу,
Бурычлар: биремнәрне үтәргә,физик күнекмәләрне төгәл итеп башкарырга,санау
күнекмәләрен ныгыту өстендә эш алып бару, рәсемдә төсләрне дөрес итеп куллана
алу,табигатнең матурлыгын күрә алу,аны саклау,бер-берләренә ярдәм итү
күнекмәләрен үстерү.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче:-Балалар бүген мин сезне урман аланына сәяхәткә чакырам. Ул бик серле
һәм әкияти алан.Сез барырга әзерме?
Балалар:- Әйе.
(Музыка астында түгәрәк буйлап атлыйлар)
Тәрбияче:-Җәйге аланга барып җитәр өчен безгә катлаулы юлларны үтәргә
кирәк.(тәрбияченең биремен үтәп баралар).Менә килеп тә җиттек.Урманда нинди
рәхәт,саф һава,ямь-яшел агачлар,кызарып пешкән җиләкләр,чут-чут итеп кошлар
сайрый,күк йөзендә кояш елмая.
-Әйдәгез әле балалар без кояшны сәламлик.(аяклар бергә,куллар аста,кулларны
югары күтәрү,аяк очларына басу 4-5т);
-Ә хәзер дусларыбыз белән исәнләшик(аяклар җилкә киңлегендә,куллар билдә,алга
бөгелү.кулларны алга сузу кул чукларын селкетү 4-5 т)
-Аланлыкта никадәр җиләк үскән,әйдәгез бераз җиләк белән сыйланыйк (аяклар
бергә,куллар билдә,чүгәләү 4-5 т)
-Менә ничек рәхәт булып китте безгә,инде бераз аланлыкта ял итеп алыйк.Балалар
агач артында кемдер бар карыйм әле (агач артыннан аягын бәйләнгән аюны алып
чыгам)
-Аю дус ни булды сиңа?
Аю:- Кешеләр ял итәргә дип урманга килделәр,ботен җирне чүпләп киттеләр,мин
ватык пыяла савытка аягымны кистем.
Тәрбияче:-Әйе чыннан да балалар аланлыкта никадәр чүп әйдәгез әле тәртипкә
китерик (чүпләрне җыялар).Менә ничек чиста булды.Балалар урманның үз
кагыйдәләре,тәртипләре бар әйдәгез әле искә төшереп үтик (балалар кагыйдәләрне
әйтеп чыгалар).
Тәрбияче:-Аю дустыбызга күңелле булып китәр аның белән бергә уйнап алыйк
Мишка косолапый
По лесу идет.
Шишки собирает,
И в карман кладет.
Вдруг упала шишка
прямо мишке в лоб.
Рассердился мишка
И ногою топ. (Сүзләргә туры китереп хәрәкәтләрне башкаралар)
Тәрбияче:-Балалар ә хәзер агачларга игьтибар итегез әле,күрәсезме алмагачта
алмалар үсә,ләкин аның алмалары төрле төстә,нинди төстә алмалар?
(сары,кызыл)Сары алмалар ничә? (бер),Э кызыл алмалар ничә? (күп).Әйе балалар
сары алмага караганда кызыл алмалар күбрәк икән, ә сары алма кызыл алмаларга
караганда азрак.
Тәрбияче:- Ә бу агач тагын да серлерәк. Анда нәрсәләр күрәсез? (геометрик
фигуралар) Әйдәгез әйтеп чыгыйк.(нинди фигура булуын һәм төсен ачыклыйлар)
Тәрбияче:-Балалар, кемнеңдер елаган тавышы ишетелә,карыйк әле кем
икән.(куянны алып киләм) Әй куянкай син мени ул.Куянга нидер булган,ул бик
моңсу әйдәгез аны юатабыз.
Әй куян,куян
Кечкенә генә.
Бик куркак кына,
Бик йомшак кына.
Ике колагы озынкай гына,
Аягы җиңел,мамыктай гына.(сүзләренә туры китереп хәрәкәтләрне башкаралар)
Тәрбияче:- Ләкин балалар безнең куянкайның нишләптер күңеле күтәрелми.Ни
булды сиңа куянкай,сөйләп бирче дусларыңа.
Куян:- Туган көнемә әнием бик матур муенса бүләк итте,ләкин мин аны уйнаганда
ялгыш өздеееем.(елый)
Тәрбияче:- Елама куянкай,безнең балалар бик уңаннар,тырышлар,алар бар эшкә дә
өлгерләр,хәзер без сиңа бик матур муенсалар ясарбыз.Өстәлләр янына рэхим
итегез.(өстәлдә кызыл,сары,яшел,зәңәр төстәге гуашьлар,ярым түгәрәк ясалган
альбом бите,салфетка)
Тәрбияче:-Балалар без бүген сезнең белән гади ысул белән эшләмибез,безгә нәни
бармакларыбыз ярдәмгә килер.Күрсәтик әле менә безнең бармаклар,шаян алар шук
алар.(бармакларын уйнаталар).Иң беренче игьтибар белән мине карагыз.Җепләребез
әзер энҗе бөртекләрен генә тагасыбыз бар(аңлатып эшләп күрсәтәм)
Тәрбияче:- Ә хәзер барыбыз да энҗе бөртекләрен ясый башлыйк.(эшләү тәртибен
кабат аңлатып,авырсынган балаларга ярдәм итэм,)
Тәрбияче:- Менә куянкай сиңа балалар никадәр матур муенсалар
әзерләделәр.Балалар куянкайның күңеле булды,күрәсезме ничек шатлана,ул сезгә
рәхмәт әйтә.
-Балалар инде безгә бакчабызга кайтырга вакыт.Әйдәгез без сезнең белән самолетка
утырып очабыз. “Самолет” уены.
Тәрбияче:- Менә кайтып та җиттек.Балалар без бүген кая бардык?, нәрсәләр
күрдек?,кемнәр белән очраштык? (балалар җавабы)
Тәрбияче:-Сез бик тырышлар,уңганнар,куянкайга,аю дустыбызга ярдәм иттегез
рәхмәт сезгә.