Конспект занятия "Мәүлә Колый хикмәтләрендә суфичылык мотивлары"

Мәүлә Колый хикмәтләрендә суфичылык мотивлары
Максатлар:
1.М. Колыйның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау.
2.Хикмәтләрен укып анализлау,үзенчәлекләрен билгеләү.
3. Чыганаклар белән эшләү һәм конспектларга өйрәнү күнекмәләрен булдыру.
4. Туган як тарихына, аның шәхесләренә, рухи мираска ихтирам тәрбияләү.
Әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү
Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү һәм үткәннәрне ныгыту дәресе
Методлары:
1. Күрсәтү-аңлату;
2. Эзләнү;
3. Әңгәмә;
4. Документлар, текстлар белән эш;
5. Төркемнәрдә эш;
6. Гомумиләштерү һәм нәтиҗәләр ясау;
Дәресне җиһазлау: Ярдәмлек һәм белешмә әдәбият, мультимедиа презентация, электрон
дәреслек, биремнәр язылган карточкалар һәм текстлар.
Дәрес барышы:
1. Оештыру һәм актуальләштерү: бүгенге дәреснең төп бурычларын билгеләү.
2. Кем соң ул- “суфи”?
3.
У
У
к
к
у
у
ч
ч
ы
ы
л
л
а
а
р
р
җ
җ
а
а
в
в
а
а
б
б
ы
ы
н
н
н
н
а
а
н
н
с
с
о
о
ң
ң
с
с
л
л
а
а
й
й
д
д
л
л
а
а
р
р
д
д
а
а
к
к
ү
ү
р
р
с
с
ә
ә
т
т
е
е
л
л
ә
ә
.
.
4. Суфый- гомерен Аллага, дингә хезмәт итүгә багышлаган, дөнья рәхәтеннән ваз кичкән
мөселман.(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге); Суфичылык-
Исам дине белән бәйләнешле
гаять катлаулы һәм каршылыклы күренеш.Ул мөселман кешесенең үз-үзен, рухын
камилләштерү юлы белән Аллага якынаюын һәм кушылуын күздә тоткан төрле системадагы
дини-фәлсәфи, мистик карашлар һәм йолалар җыелмасыннан гыйбарәт. (Әдәбият белеме
сүзлеге);
Суфичылык әдәбияты- Аның нигезен, асылын Урта гасыр мөселман дөньясында киң таралган
суфичылык тәгълиматы тәшкил итә.”Суф” сүзе гарәпчә “йон” , “йон тукыма” мәгънәләрен
белдерә Шәрык телендә бу исем еш кына «диндар», «дәрвиш», «тәкъва», «акыл иясе» дигән
сүзләрнең синонимы да булып йөри.(Әдәбият белеме сүзлеге);
С
С
у
у
ф
ф
и
и
з
з
м
м
-
-
мистико- аскетическое направление в исламе( как суннитском, так и шиитском).
Его название ( араб.тасаввуф), видимо производное от суф” шерсть” , “ власяница” , ибо
грубое одеяние традиционно считалось главным атрибутом аскета.( Ислам на Европейском
Востоке.Энциклопедический словарь).
Шушы аңлатмалардан чыгып , суфыйларга хас сыйфатларны билгеләп карыйк әле,
укучылар
1) Үзен тулысынча Аллага багышлый;
2) Дөньяның барлык рәхәтләреннән ваз кичә;
3) Иң кыен шартларда яшәү рәвешен сайлый;
4) Төп шөгыле- Аллага гыйбадәт кылу;
5) Кешеләргә яхшылык эшли;
6) Үзен ризык куллануда чикли;
7) Алланың бөеклеге турында әсәрләр яза;
8) Кешеләрне туры юлга( Алла юлына) өнди;
9) Үз фикерләрен тарату өчен дәрвиш булып йөри
1. Укытуы сүзе.
Мәүла Колый - XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән күренекле татар әдибе. Ул Әхмәт
Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Кол Гали, Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф кебек фикер
ияләренең рухи бакчаларыннан азык алып, үз шигъри дөньясын тудырган олы шагыйрь.
Татар әдәбияты тарихында Мәүла Колый иҗаты өйрәнелә башлаганга 80 елдан артык вакыт үтте.
Аның әсәрләре табылу турындагы беренче хәбәр Фазыл Туйкә тарафыннан «Кызыл Татарстан»
газетасының 1926 елгы 9 апрель (№ 81) дөнья күрә. Шул вакыттан алып Мәүла Колый шигырь-
хикмәтләренең яңадан-яңа күчермәләре табыла ьәм өйрәнелә Шагыйрьнең иҗатын барлап, аны
фәнни өйрәнүгә төрле елларда Ф.Туйкә, Габдрахман Сәгъди, Латыйф Җәләй, Шакир Абилов, Хәй
Хисмәтуллин, Камил Дәүләтшин, Гайсә Хөсәенов, Марсель Әхмәтҗанов, Мәсгуд Гайнетдин кебек
галимнәр зур өлеш керттеләр, шагыйрьнең кем булуы турында фикер-фаразлар белдерделәр,
әдипнең нәсел шәҗәрәсен hәм биографиясен ачыкларга омтылдылар.
Мәүла Колый әсәрләре тел ьәм иҗтимагый фикер үсешендәге үзенчәлекләре ягыннан да билгеле
бер кадәр тикшерелгән. Шулай ук аның шактый әсәрләре рус укучысына да тәкъдим ителгән.
Моңарчы кат-кат расланганча, Мәүла Колый иҗатының нигезе суфыйчылык рухы белән
сугарылган. Шул ук вакытта, башка татар суфый әдипләренә хас булганча, Мәүла Колый
әсәрләрендә дә җирле традицияләр Һәм дөньявилык идеяләре чагылыш тапкан. Тулаем алганда,
аның иҗат нигезен тәшкил иткән суфыйчылыкның Ислам дине кысаларындагы гаять катлаулы
фәлсәфи бер тәгълимат икәнлеген истә тотарга кирәк.
Мәүла Колыйның тормыш юлы хакындагы мәгълүматлар бөтенләй билгесез иде диярлек. Алдарак
әйтеп үтелгәнчә, бу мәсьәләне ачыкларга омтылулар булды. Марсель Әхмәтҗанов, шагыйрьнең
иҗатына, шул чор документларына, шәҗәрәләргә ьәм риваятьләргә нигезләнеп, Мәүла Колый
биографиясен беркадәре тасвирлаган иде. Галим туплаган мәгълүматларга караганда, Мәүла
Колый (кайбер шигырьләрендә язылганча, «Меллагол кол») исеме белән билгеле шагыйрьнең чын
исеме Бәйрәмгали Колыев (Бимкә суфый) булган икән. Ул XVII йөз урталарында Казан өязендәге
Чыты (хәзерге Питрәч районына керә) авылында дөньяга килгән. Казанда мәдрәсәдә укыган. Аның
исеме XVII гасыр ахырында хөкүмәт ьәм татарлар арасындагы гауга-низагларга бәйләнешле
документларда да телгә алынган. Казан ягындагы төрле татар авыллары крестьяннары 1678 елда
Мәүла Колый җитәкчелегендә Биләр шәьәре хәрабәләре янына күчеп урнашканнар. Патша
хөкүмәте, әлбәттә, бу хәл белән ризалашмаган ьәм 1699 елда, Петр Беренче фәрманы буенча,
татарлар ул җирләрдән куылганнар. Мәүла Колый иптәшләре белән Шушма буена, Иске Иштирәк
авылына (хәзерге Татарстанның Лениногорск районы җирлегендә) барып урнашкан. Мәүла Колый
хикмәтләренең кулъязма күчермәләре Казан, С.-Петербург, Уфа шәһәрләрендәге гыйльми
оешмаларда сакланалар. Аның әсәрләренең яңа күчермәләре хәзерге вакытта да татарлар яши
торган төбәкләрдә, сирәк булса да, табылып тора. Мәүла Колый иҗатына бәйле табышларның
соңгыларыннан берсе - поэмалары табылу - татар әдәбияты тарихы өчен зур әһәмияткә ия булды.
Мәүла Колыйның фәнгә бөтенләй мәгълүм булмаган яңа әсәрләренең күчермәләре табылгач,
хикмәтләр авторы сыйфатында билгеле булган Мәүла Колыйның поэма жанрында да иҗат
иткәнлеге ачыкланды.
Әдипнең, ике поэмасы теркәлгән кулъязма җыентык 1990 елның гыйнварында Әгерҗе районының
Яңа Аккуҗа авылында Фазлетдин ага Габдрахмановтан (1908-1995) алынган иде. Кулъязма хәзер
Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар Һәм сирәк китаплар бүлегендә «606т» шифры
белән саклана.
Шагыйрь үз әсәрләренең күпчелеген «хикмәт» дип атаган. Ал арның саны йөзгә якын. Инде без,
Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Сәйф Сарай, Өмми Кәмал иҗатларын өйрәнгәндә, бу
жанрдагы ядкәрләр белән очрашкан идек. Алда әйтелгәнчә хикмәт — фәлсәфи-дидактик
характердагы, афористик яңгырашлы лирик жанр атамасы. Хикмәтләр, нигездә, шигырь
формасында язылалар.
5. 2. Хикмәтләрен уку, анализлау.
“ Ата-ана турында” гы хикмәтенә мөрәҗәгать итик
а) укучылардан сәнгатьле итеп укыту.
б) төп фикеренә төшенү.
Үз элгәреләре Ясәви, Бакырганый, Өмми Кәмал кебек, Мәүла Колый да нинди мәсьәлә хакында
язса, шуны үтәүне үзе өчен мәҗбүри саный. Мәүла Колый шигырьләренең күбесе аның үз-үзенә
мөрәҗәгате, эндәше белән төгәлләнә. Мәсәлән:
Мәүла Колый, атаң-анаң белдең микән?
Хушнуд кыйлыб изгү дога алдың микән?
Юкса хушнуд булмай анлар үтте (үлде.— X. М.) микән?
Кани (кайда.—X. М.) бу көн? Кулдин китде, нитмәк кирәк?
3.Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ (кояш кебек.— X. М.),
Шагыйрь фикеренчә, гыйлем кешене нурлый.Шуңа күрә кеше белем тупларга бурычлы. “
Угълан икән,- ди ул,- төн-көн гыйлем тәхсил кылсын (өйрәнсен. )”
шигырендә ул гыйлем төшенчәсен наданлык белән капма-каршы куеп сурәтли.
“ Игенчелек гали эшдер...”
Шагыйрь үзенең заманында җәмгыятьтә материаль байлыкларны җитештерүдә төп көч
булган игенчене күкләргә күтәреп мактый, аның эше кара, авыр, әмма игенченең күңеле ак,
намусы пакь.
Мәүла Колый хикмәтләренең үзенчәлеге
Мәүла Колый нинди мәсьәлә хакында язса, шуны үтәүне үзе өчен мәҗбүри саный.
шигырьләренең күбесе аның үз-үзенә мөрәҗәгате, эндәше белән төгәлләнә
Шагыйрьнең лирик герое төп игътибарын кешегә, аның рухи дөньясына юнәлтә.
Мәүла Колыйның идеалы — диндар, Аллага чын күңелдән бирелгән, аңа буйсынган зат;
ул — ихлас, гадел, инсафлы, итәгатьле, ярдәмчел шәхес. Андый кеше, нәфесенә бирелеп,
дөнья малына, җиһан ләззәтләренә кызыкмый: рухын пакьләү, үзен эчке яктан
камилләштерү белән шөгыльләнә.
Шагыйрь үз идеалын еш кына лирик каһарманны тәнкыйтьләү, аны битәрләү аша
гәүдәләндерә. Ягъни аның герое ваемсызлыкка, гөнаһка чумган, нәфескә бирелгән, дөнья
белән мавыгып, Алланы хәтереннән чыгарган:
Бу җиһанда (һич) тугмады мәндин яман,
Нәфсе илә шайтан мәңа бирде яман
Автор үзенең лирик каһарманын уянырга, тәүбә кылырга, хак юлга басарга өнди:
Күңлем эчрә корылмыштыр гөнаһ туе,
Уд кабар дип хәүфлемен, белең моны.
Ул удларны сүндерер ирмеш тәүбә суы,—
Андин үзгә һәргиз (һич тә.— X. М.) дәва юкдыр анда.
Шагыйрь фикеренчә, кеше гомере дә фани. Шуңа күрә үзеңә бирелгән вакытны бушка
уздырма:
Бу тереклек кулдин китәр, кайра (кабат X, М.) килмәс.
Гомрең заигъ кичәр, сәңа әсигъ (файда.— X. М.) кыйлмас,
Нәчә кусаң үткән гомер янә булмас,—
Тереклектә хак зикрендә торгым микән?
Мәүла Колый нәфескә бирелеп, хәрам мал җыеп, тәкәбберләнеп йөргән кешенең ахыргы
язмышын болай тасвирлый:
Туным бар,— тиб, дөнья тунын кигән кеше,
Хак кашында ябынурга туны юкдыр.
Ү3 укучысын дөнья белән мавыкмаска чакырып, болай ди:
Бу дөньяны үләксә ит кебектер бел,
Дөнья өчен талашканлар — этләрдер, бел.
Талашканлар китәр, дөнья калыр, күргел,—
Гыйбрәт алып тәүбә тәүфикъ итәйен мән.
Шагыйрь кулланган әдәби чаралар
сурәтләрнең һәм төшенчәләрнең шактые реаль чынбарлыктан, тормыштан алынган. Әмма
бер өлеше дини-мифологик характерда: оҗмах, тәмуг, Әйүб, Мөнкир-Нәкир (кабердә
сорау алучы ике фәрештәнең исеме), Иблис һ. б.
капма-каршы кую, ягъни антитеза алымын яратып куллана: яшьлек — картлык, яз — кыш,
оҗмах — тәмуг, юмартлык — саранлык, фани дөнья — бакый дөнья һ. б.
.
Стилистик фигуралар
Автор кичерешләрнең тирәнлеген, хәрәкәтнең дәвамчанлыгын белдерү өчен бер сүзне
янәшә куеп кабатларга ярата
Ирүр дөнья бер сәгать,
Нә ятурсән, кыйл тәгать (буйсыну.—X. М.),
Бу җан тәндә әманәт,
Белгел, беләй (бел әй), белсәнә.
Мәүла Колый урыны белән анафораларга да мөрәҗәгать итә:
Сабыр берлә Әйүб тапты сыйххәт үзен,
Сабыр берлә Йагъкуб ачды күрмәс күзен.
Сабыр берлә Йосыф табды дәүләт йөзен,—
Сабыр берлә телдин җөда (мәхрүм.—X. М.) итсә булмас.
(Бу юллар — «Кыйссаи Йосыф» традицияләренең дәвам ителешенә дә бер дәлил.)
Мәүла Колый иҗаты — үзенә кадәрге төрки-татар әдәбиятындагы аерым сәнгати
казанышларның билгеле бер дәрәҗәдә кабат торгызылуы һәм дәвамы да ул
Укучылар,безнең үзебезнең төбәктә дә табиб, фәлсәфәче,дин галиме, суфый Идрис Зөлмөхәммәд
( Идрис хәлфә, Идрис хафиз, Хәлфә бабай ) яшәгән. Хәзер аның турында сөйләү өчен сүзне
Дианага бирәбез.
Йомгак. Мәүлә Колый һәм Идрис Зөлмәхәммәтләрнең 17 гасырда милли-колониаль изү, җәбер-
золым шартларында суфичылык байрагы астында халкыбызның телен, динен, гореф-гадәтләрен
саклап калуда зур эшчәнлек алып барганнар. Бүгенге көндә без халык булып телебезне, динебезне
саклап яшибез икән без, һичшиксез, аларга бурычлы.
Өй эше
Дәреслек материалын һәм дәфтәргә язганнарны үзләштерергә.
“ Игенчелек гали эшдер...” хикмәтен ятларга.
Билгеләр кую.