Конспект занятия "Миргазыян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрендә образлар системасы" 8 класс

Мансурова Зөлфия Җәмил кызы, Башкортстан республикасы Бүздәк районы
Каран урта гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы.
8 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе
Тема: Миргазыян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрендә образлар
системасы
Максат: укучыларның дәреслектә бирелгән өзек буенча алган белемнәрен
гомумиләштерү , системага салу, яңа мәгълүмат бирү, образлар системасын
анализлау; укучыларда татар халкының гореф- гадәтләре, халык авыз иҗаты
әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү, халык педагогикасы нигезендә кешелеклелек,
шәфкатьлелек, игелеклелек, әдәплелелек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау:
“Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәре, М.Юнысның китаплары, кластерлар,
компьютер презентациясе, “Гөлҗамал” музыкасы язылган видеоязма, язучы
портреты, шәмдәл белән шәм, чәчәкләр, Интернет.
Дәрес барышы
I.Оештыру этабы.
- Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек?Ничек ял иттегез?Укуга яңа
көч-куәт җыеп килгәнсездер дип ышанам.
II.. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
Укучылар минем кулда нәрсә күрәсез?
Шәмдәл.
Нәрсә ул шәмдәл?
Шәмдәл шәм утырту өчен махсус эшләнгән җайланма.
Укучылар мин сезгә бер җыр тыңларга тәкъдим итәм. Кушылып утырсагыз да
бик яхшы булыр. Түбәндәге видеороликны карап фикерләр алышырбыз. Шушы
видеодан күрүебезчә бүген без дәрестә нәрсәләр хакында сөйләшербез?
Сугыш.
Афәт.
Югалту.
Батырлык.
Туган илне сөю.
III. Белемнәрне актуальләштерү
- Алдагы дәресләрдә сез Миргазыян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар
яна дигән әсәрен укыган идегез. Ни өчен бу әсәр “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”
дип аталды икән? (Фикерләр тыңланыла)
- Дәресебез әңгәмә рәвешендә барыр: сезгә сораулар тәкъдим итәм,
нәтиҗәләр дә ясый барырбыз.
- Иң беренче чиратта язучы шәхесенә игътибар итик. Кем ул М.Юныс?
(Портрет астына карточкалар тезелә бара)
- Күренекле язучы. Китаплар тәкъдим иту. Ул “Занзибар зәңгәр
болытлар артында” повесте белән укучының ихтирамын казанды. “Табу һәм
югалту”, “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” исемле повестьлары бүген дә укучылар
тарафыннан яратып укыла торган китаплар.
- Очучы .Укчы штурмовиклар мәктәбен тәмамлап ИЛ-2 самолётына
утыра. Сугышның соңгы көннәренә эләккән яшь штурмовик Җиңү көнен
Германия шәһәрләренең берсендә каршылый. Сугыштан соң киң илебезнең бер
читеннән икенче читенә кадәр күкне гизә. Моның белән генә чикләнмичә, 1950
елны Харьков хәрби авиация училищесына укырга керә.
- Диңгезче. Италия, Испания, Франция, Греция, Төркия, Алжир,
Һиндстан, Вьетнам. Ул аяк баскан җирләрнең очына чыгарлык түгел.
Миргазиян җир шарын берничә тапкыр әйләнеп чыга. Аның 30 ел гомере
диңгездә үтә. Шушы вакыт эчендә ул чит телләрне дә яхшы гына үзләштереп
өлгерә. Миргазиян Юныс һәрбер илнең үзенә генә хас булган гореф-гадәтләрен,
халкын, бәйрәмнәрен, шәһәрләрен, үсемлекләренә хәтле белә, алар турында бик
озак итеп сөйли ала.
- Сынчы. Күргәзмә әйберләрен күрсәтү.
IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Сез укыган әсәрнең төп герое кем? Кайсы ягы белән ул авторга якын.
Сәйрин Сәләхов, очучы. Экипаж командиры.
Укучылар түбәндәге схемага карыйбыз. Алар сезгә әсәрне искә төшерергә
ярдәм итәр.
Өй юу Ана
Сәйрин Сәләховның дусларга мөнәсәбәте ничек?Схема буенча Максим
Майнагашевка, Марсель Ялчинскийга характеристика бирәбез.
Кем ул Разия?(мәхәббәте) Разия турында берничә сүз .
Разия педагогия институтында рус теле укытучысы булырга әзерләнә, гел
“5”легә генә укый. Сәйринны ярата. Сугыш вакытында талонга бирелә торган
онны чемоданында саклый:Сәйрин сугыштан кайткан көнне коймак пешереп,
бергәләп чәй эчү өчен. Кер юганда паек ала торган талоннарын кесәсендә
калдырып юа. Ай ахырына кадәр ашарга бернәрсәсе калмый, әмма ләкин
чемоданындагы онына орынмый.
Сәйриннең Ватанга мөнәсәббәте ничек? Кемнәр ярдәмендә ул ачыла?
(Ана,гаилә, туган ил). Әсәрдән шул өзекләрне укып үтик.Язучы нинди
сурәтләү чаралары ярдәмендә биргән?(314-315нче битләр)
Әсәрдәге гореф-гадәтләр хакында ни әйтерсез?
1.Исем кушу. Сәйриннең исемгә карата мөнәсәбәте ничек? (313нче бит) Бигрәк
тә миһербанлы булды инде инде Сәйринең. Әүлия дә әүлия, ул да әүлия,- диде
Сәүрә карчык. Шундый ягымлы ие инде, тәрбияле ие бит. Авыдыннан бер әшәке сүз
чыкканы булмады. Чебенне дә кыерсытмас иде.
Менә шуңа күрә Сәйрин Сәләхов балачактан ук кеше исеменә җитди карарга
өйрәнде. Аңа һәр начарлык, намусыңа тап төшерерлек һәр начар эш исемгә сеңеп
кала шикелле тоела иде. Балачакта аңа: Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә,
аның чисталыгын, аның ихтирамын сакларга тиешсең”, - дип аңлаттылар. Сәйрин
ышанды, исеменә йогарлык начарлык эшләүдән моңа кадәр сакланып килде. Исем
ул синең үзең генә дә түгел бит: ул- синең йөзең, ата- анаңның, ыругыңның,
нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Исем ул- синең тормыш юлыннан күтәреп
барган үз байрагың.
2.Әкиятләр әсәрдә ничек чагылыш таба?(Бобмаларда әкияттәге җен-
пәриләр көче тупланган ди)
3. Өй юу. Кызлар өй юа.
Ни өчен өйне юабыз? Кайчан башкарыла бу хәлләр?(Чисталык,яңалык.Яз
һәм көзен юабыз)
4. Сәйриннең әнисе ни өчен мәҗлес җыя?Ни өчен мәҗлесләр әлеге көндә дә
җыебыз?(Туганнар, дуслар бер-берсен белешеп, күрешеп яшәсен өчен,дуслык
җепләре нык булсын өчен)
5.Нәрсә ул мөнәҗәт? (Онлайн сүзлек куллану. Веб-адрес:
http://tatpoisk.net/pages/russian-tatar/
Мөнәҗәт (гарәпчәдән) ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһы Тәгаләгә
мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау дигәнне аңлата, дини–интим эчтәлекле
әсәр. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык
иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша.
Эчтәлеге нәрсәгә өнди? (Сабырлыкка, кешелеклелеккә, шәфкатьлелеккә,
игелеклелеккә.)
Физминутка: Әйдәгез әзерәк ял итеп алабыз.Күзләрне йомдык. Үзебезне
зәңгәр һавага күтәреләбез дип хис итәбез. Очабыз-очабыз... Күзләрне
ачтык.Нинди хисләр били сезне?(укучыларның фикерләре тыңланыла). Кемнең
очканы бар? Кем парашютта сикергәне бар?Төштә очканыгыз бармы? Ул
нәрсәне аңлата икән?( хыялыңа ирешәсең, үсәсең)
V. Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау
Кластердагы хис өлеше тулы түгел.Әйдәгез бергәләшеп тутырабыз.Сәйрин
Сәләховның күңелендә нинди хисләр уйный?
Сагыну, мәхәббәт
Яшәү –сулыш
Вөҗдан
Татулык
Үкенү
Кызгану
Теләктәшлек
Төп герой табигатькә ничек бәйләнгән?Гомумән бу бәйләнеш бөтен кешеләргә
дә хасмы? (Сәйрин җир кешесе, аннан очучы була. Соңгы сулышы җирдә
тәмамлана).
Саҗидә Сөләйманованың без сезнең белән нинди шигырен карап үттек?Әйдәгез
искә төшерәбез.
Кеше барыбер кошлар нәселеннән!
Төшләремдә очам кош булып.
Ничә очып, ничә мәтәлсә дә,
Кеше барыбер сайлый кош юлын.
Ачылмаган йолдызлары белән
Заман һаман үргә чакыра.
Үрләр менми, җырлар тумас иде
Җирнең матурлыгы хакында.
Бу без укыган әсәргә туры киләме?(Фикерләр тыңланыла)
Сәйрин кебек очучыларны беләсезме? Мәгубә Сыртланова.
Сугыш вакытында 93 хатын-кызга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Шуларның икесе Ольга әйлә) Санфирова белән Мәгубә Сыртланова да —татар
кызлары. 46 нчы гвардия төнге бомбардировщиклар хатын-кызлар авиация
полкының очучылары болар. Әлеге полкның 23 кызына Советлар Союзы Герое
исеме бирелгән. Өч ел эчендә кара төндә дошман позицияләре өстенә 3 меңнән артык
очыш ясаган, 3 млн кг бомба ташлаган бөркет кызлар бу!
Укучылар, ишеткәнегез бармы үзебезнең якташыбыз, очучы Рафаэль
Смаковны? Ул безнең Бүздәк районы Яңа Актау авылында туган. Каран мәктәбендә
укыган. Аның турында күренекле татар язучысы Ринат Мөхәммәдиев “Кош булып
очар идем...” романын иҗат итте. Мин барыгызга да шушы легендар очучы хакында
укырга тәкъдим итәм.
Очучылар турында рус кинорежиссеры Леонид Быков 1973 елда “Сугышка
бары картлар бара” (“В бой идут одни старики”) дигән кинофильмын төшереп,
зәңгәр экраннарга чыгарды. Кем караганы бар? 9май бәйрәме алдыннан аны тагын
күрсәтәчәкләр, карасагыз, бик яхшы булыр.
VI. Рефлексия
Нинди сыйфатларны үзеңдә булдырырга мөмкин?
- Исеменә тап төшермәү.
- Тугры калу.
- Миһербанлы булу.
-Тәрбияле булу.
Әсәр ошадымы? Ни өчен? Очучы буласыгыз киләме?
Ничәле куясыз бүген үзегезгә?
VII. Өйгә эш
1.Туган ил һәм аналар хакында 10 мәкаль ятла.
2. “Сугыш ул – ялкын белән ут сүндерү” темасына инша языгыз.
3. Тест төзергә.
Без 9 нчы май Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз. Бу
афәт һәрбер гаиләгә күпме кайгы, күпме хәсрәт китергәнен инде сез дә
китаплардан укып, фильмнар карап, әби- бабаларыгыз сөйләүләреннән чыгып
аңлагансыз. Сугыш афәтен беребезгә дә күрергә язмасын, күкләребез аяз,
күңелләребез тыныч булсын.
Кулланылган әдәбият
1. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. // http://tatpoisk.net/pages/russian-tatar/
2. Ахмадуллин А.Г., Ганиева Ф. А. Л итература 8 класс. – Казань: изд.
«Магариф», 2010
3. Сөләймәнова Саҗидә. Шигырьләр. // http://kitap.net.ru/sulejmanova.php