Конспект урока "Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары" 4 класс

Тема:Үзәк универмагта.
Исемнәрнең күплек сан
кушымчалары.
Укытучы: Гайнуллина Ләйсән Рияз кызы, 2нче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2013 ел
Тема: Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.
Максат: Үзәк универмагта” темасына караган сүзләр белән танышу, аларны
сөйләмдә куллану, исемнәрнең күплек сан кушымчасын искә төшерү,
исемнәрне дөрес таба һәм аларга сорау куя белүләренә ирешү,
игътибарлылыкны арттыру, кибеттә үз-үзеңне тота белү кагыйдәләрен искә
төшерү, бер-береңә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, слайдлар.
Материал: Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: Рус телендә башл.
Гомумибелем бирү мәкт. 4 нче с-фы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф,
2010.
План:
1. Оештыру.
2. Фонетик зарядка.
3. Актуальләштерү:
- сүзтезмәләр төзү;
- яңа темага әзерлек.
4. Яңа тема өстендә эш:
- кушымчаларны кабатлау;
- -нар/-нәр кушымчасы кайчан ялгануын искә төшерү;
- күнегүләр эшләү;
- нәтиҗә ясау.
5. Физкультминутка.
6. Ныгыту.
- карточкалар белән эш;
- тест эшләү.
7. Йомгаклау. Өй эше бирү.
Дәрес барышы:
1. Оештыру.
- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Мин сезне күрүемә бик
шатмын. Минем исемем- Ләйсән Риязовна. Әйдәгез, танышып үтик.
- Хәерле иртә, укучылар!
Хәерле иртә сиңа,
Хәерле иртә миңа.
Хәерлә иртә безгә,
Хәерле иртә сезгә.
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- Синең исемең ничек?
- Бүген ничәнче число?
- Сыйныфта кемнәр юк?
- Рәхмәт. Утыр.
- Хәзер дәресебезне башлыйбыз. Дәресебезнең темасы: “Үзәк
универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары”, дип атала.
2. Фонетик зарядка.
[ү] хәрефен һәм авазын кабатлау.
Бүре
Күлмәк
Күмәч
Бүлек
Үрдәк
Үзәк
Рәхмәт.
Хәзер мин сезгә сүзләр укыйм. Сез бу сүзләр арасыннан ү хәрефе
булган сүзләрне табарга тиеш буласыз. Игътибарлы булыгыз.
Күмәч, укучы, чалбар, итәк, яулык, оекбаш, бүрек.
Укучылар, әйтегез әле, бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?
Бу сүзләр нәрсә? соравына җавап бирәләр. Бу нинди сүз төркеме?
Бу- исем сүз төркеме.
Рәхмәт.
3. Актуальләштерү.
Ә хәзер без сезнең белән 1 күнегү эшләп алырбыз. 2 баганада да сүзләр
бирелгән. Сез алардан дөрес сүзтезмә ясарга тиешсез.
зәңгәр
матур
җылы
ак
кара
итәк
чалбар
яулык
бияләй
бүрек
Тикшерәбез: матур итәк, зәңгәр чалбар, ак яулык, җылы бияләй, кара бүрек.
4. Яңа тема өстендә эш.
Укучылар, әйтегез әле, күплек сан нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
Күплек сан –лар/-ләр кушымчалары ярдәмендә ясала.
Сүз –м,-н, - ң тартыкларына бетсә , – нар/ –нәр кушымчасы ялгана. Ә калган
очракларда –лар/ - ләр кушымчалары ялгана.
Укучылар, әйдәгез, исемнәрне күплек санга куеп карыйк.
Тун, урындык, сарафан, чалбар, костюм, суган, итәк, уенчык.
(Тикшерәбез)
Рәхмәт.
Укучылар, әйтегез әле, бу әйберләр кайда сатылалар?
Кибеттә.
Әйе, бик дөрес. Хәзер без сезнең белән кроссворд чишеп алырбыз.
у
н
ч
т
н
и
м
ә
в
з
а
и
е
ч
а
л
б
р
м
ш
и
а
л
а
г
җ
и
Нинди сүз килеп чыкты?
Универмаг сүзе.
Димәк, без сезнең белән, универмаг турында сөйләшербез. Андагы бүлекләр
белән танышырбыз.
Игътибар, тактага.
Кием- одежда
Келәм – ковер
Бүлек- отдел
Җиһаз – мебель
(Бергәләшеп кабатлыйбыз)
- Укучылар сез рәсемдә нәрсә күрәсез?
- Без рәсемдә Үзәк универмагны күрәбез.
- Сезнең анда булганыгыз бармы?
- Әйе, безнең анда булганыбыз бар.
- Анда бер генә бүлекме?
- Юк, анда бүлекләр күп.
- Дөрес.Әйдәгез, нинди бүлекләр барлыгын әйтеп карыйк әле.
Ашамлыклар бүлеге- отдел продуктов
Уенчыклар бүлеге- отдел игрушек
Киемнәр бүлеге- отдел одежды
Әйе, бик дөрес укучылар.
Физкультминутка.
5. Физкультминутка.
Кышкы урман.
Кышкы урманга килдек, (атлау хәрәкәтләре)
Матур урыннар күрдек. (як-якка куллар белән күрсәтү)
Тун кигән каен – уңда,
Ямь-яшел чыршы – сулда.
Кар бөртекләре оча, (кулны өскә күтәреп,
Әйләнеп битне коча. як-якка әйләнү)
Әнә куян сикерә, (сикерү)
Ул бүредән элдертә. (чабу)
Без аннан да качабыз, (иелү)
Тотмас безне ул явыз. (кул белән селтәү)
Аю бабай ял итә, (иелгән килеш кулларны кочаклап, ял итү)
Кызылтүшләр очалар, (басып, очу хәрәкәтләре ясау)
Бигрәк тә матур алар.
Урманда рәхәт булса да,
Безгә кайтырга вакыт.
6. Ныгыту.
Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Сез күп нокталар урынына күплек сан
кушымчасы ялгарга тиешсез. Аннан бергәләп тикшерербез.
1. Казан универмагында бүлек... күп.
2. Уенчык ... бүлегендә матур машина сатыла.
3. Минем әнием кием... кибетендә эшли.
4. Алсу апа келәм... бүлегенә китте.
5. Без кичә ашамлык... бүлегенә бардык.
(Тикшерәбез)
Укучылар, әйтегез әле, исем нинди сорауга җавап бирә?
Күплек сан нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
Рәхмәт.
Хәзер без сезнең белән кибет темасына караган диалог төзеп карарбыз.
(диалог төзеп, сөйлиләр)
Дәресебезне дәвам итәбез. Хәзер без сезнең белән җөмләләр арасыннан кибет
темасына караган җөмләләрне табарга тиешбез.
1. Бакчада зур-зур агачлар үсә.
2. Әни бүген кибеттән алма сатып алды.
3. Быел кыш салкын килде.
4. Икенче катта ашамлыклар бүлеге урнашкан.
5. Мин дүртенче сыйныфта укыйм.
6. Без акчаны кассага түлибез.
(Тикшерәбез)
Укучылар, әйтегез әле, сез кибеттә үзегезне тота беләсезме?
Кибеттә кычкырып сөйләшергә ярыймы?
Әйберләр ватарга ярыймы?
Алган товарлар өчен акча түләргә кирәкме? Түләмичә китәргә ярыймы?
Димәк, укучылар, кибеттә кычкырып сөйләшергә, әйберләрне ватарга
ярамый. Алган товарларыбыз өчен һәрвакыт акча түләргә онытмаска кирәк.
Әйдәгез, белемнәрне тикшереп тест эшләп алыйк.
1.Кайсы сүз нәрсә? соравына җавап бирә?
а) укучы ә) дәфтәр б) бара
2. Кайсы бүлектә саталар? (диван рәсеме)
а) ашамлыклар бүлегендә
ә) өй җиһазлары бүлегендә
б) сәгатьләр бүлегендә
3. Күлмәкләр сүзе нинди сорауга җавап бирә?
а) нишли? ә) нәрсәләр? б) нәрсә?
4. Кайсы сүз артык?
а) алма ә) икмәк б) укытучы
(Тикшерәбез)
7. Йомгаклау.
Укучылар без бүген нәрсә турында сөйләштек?
Күплек сан нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
Рәхмәт.
Өй эше: 1нче төркемгә: “Кибеттә” дигән кечкенә хикәя язарга;
2нче төркемгә: 100 бит 8нче күнегү, сорауларга язмача җавап бирергә.
Билгеләр кую.
Саубуллашу.