Конспект урока "Исемнәрнең берлек һәм күплек саны" 2 класс

Тема: Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.
Максат: Исемнәргә күплек кушымчалары ялгап әйтергә һәм шул кушымчаларны
дөрес язарга өйрәтү;
орфографик сизгерлекне үстерү;
туган телгә мәхәббәт, телнең матурлыгына соклану хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, дәреслек,
Дәрес барышы.
1. Психологик уңай халәт тудыру.
1)“Туган тел” җыры яңгырый.
- Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек?
- Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
- Балалар, бүген безгә кунакка укытучы апалар килгән. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик, хәерле
иртәләр телик.
- Балалар, әле генә яңгыраган җыр сезгә танышмы?
- Җырның сүзләрен кем язган?
(1 слайд)
- Әйе, җырның сүзләрен сөекле шагыйребез Габдулла Тукай язган. Тиздән аның туган көне җитә.
Аның туган көнен беләсезме, кайчан туган ул? Әйе, быел Г. Тукайның тууына 125 ел була. Ә без
моңа ничек әзерләнәбез соң, балалар?
2) Матур язу (слайд 2)
- Әйдәгез, балалар, экрандагы икеюллыкны укып китик әле.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм- әнкәмнең теле.
- Бу юллар кайсы шигырьлән алынган?
-Балалар, килешәсезме бу сүзләр белән?
-Шушы сүзләрне матур итеп дәфтәргә язып куйыйк. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эше
дип языйк.
2. Актуальләштерү
1) Мәкальләр искә төшерү. (Слайд 3 )
- Балалар, ә сез тел турында мәкальләр беләсезме? Әйдәгез тикшереп карыйк. Уен “Ахырын тап” дип
атала. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм. ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиеш буласыз.
- Тел күрке- .....сүз.
- Тел-....... байлык.
- Теле барның.... иле бар.
- Сөйдергән дә тел, .... көйдергән дә тел.
- Ә үзегез тагын тел турында мәкальләр белмисезме?
- Әйе, балалар, җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күп төрле. Ләкин һәркемнең дә башка
телләргә караганда яхшырак белгән, үзенә якын бер теле була. Шул телдә аның әти-әнисе ,
туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә ул телне туган тел- ана теле дип атыйлар. Менә тиздән, 21нче
февральдә бөтен дөнья күләмендә туган тел көне билгеләп үтелә.
2. Сорауларга җавап бирү
- Ә безнең туган телебез нинди соң балалар?
- Әйе, татар теле. Ул безнең ана телебез.Без үз телебезне хөрмәт итәргә, аны онытмаска тиеш..
- Ә тел ярдәмендә нәрсә дә булса хәбәр итү, әңгәмә алып бару ничек дип атала?
- Сөйләм.
- Сөйләм нәрсәләрдән тора соң ул?
- Җөмләләрдән.
- Ә җөмлә үзе нәрсәләрдән төзелә?
- Сүзләрдән.
- Әйе, сүзләрдән тора. Балалар, хәзер мин сезгә берничә сүз бирәм. Игътибар белән аларны укып
чыгыйк.
(Слайд 4)
3. “Кайсы артык” уены
Укучы
Тиен
Мәктәп
Кызыл
Чыршы
Әни
- Бу сүзләрнең арасына бер артык сүз кереп яшеренгән. Кайсысы икән ул, балалар?
- Кызыл сүзе артык.
- Ни өчен?
- Ә калган сүзләр нәрсәне белдерә?
- Нинди сорауга җавап бирә?
- Нинди сүз төркеме булып киләләр?
- Димәк, нәрсә ул исем?
- Нәтиҗә: Исем предметны белдерә, кем? нәрсә? соравына җавап бирә. Кем? соравы кешеләргә
карата гына әйтелә. (слайд 5)
3. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү. (Слайд 6)
1. Экрандагы җөмләләр белән эшләү
- Әйдәгез, тагын экранга мөрәҗәгать итик. Андагы җөмләләрне чагыштырып укырга кирәк. Калын
хәрефләр белән язылган сүзләргә игътибар итегез.
Урамнан машина уза. Урамнан машиналар уза.
Безнең шәһәрдә чишмә бар. Безнең шәһәрдә чишмәләр бар.
Урманда карт имән шаулый. Урманда карт имәннәр шаулый.
- Калын хәрефләр белән язылган сүзләр нинди сүз төркеменә керәләр?
- Машина һәм машиналар сүзләре нәрсә белән аерыла?
- Машина бер предметны белдерә, машиналар берничә предметны белдерә.
- Чишмә һәм чишмәләр сүзләре нәрсә белән аерыла?
- Имән һәм имәннәр сүзләре нәрсә белән аерыла?
- Без исем турында нинди яңалык белдек?
- Димәк, балалар, исемнәр берлек санда һәм күплек санда киләләр икән. (Слайд6)
- - Берлек сандагы исем ничә предметны белдерә?
- Күплек сандагы исем ничә предметны белдерә?
- Күзләр өчен гимнастика.
2. Табышмаклар әйтү.
Балалар, табышмаклар әйтешеп тә уйныйк әле.
Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт) (Слайд 7, җавапның рәсемнәре чыгып бара)
-Бу исем нинди санда?
-Ә аны күплек санга куеп буламы?
- Әйдәгез, эт сүзен күплек санга куеп языйк.
Урманнан чыгар
Корсак асты чуар.
Койрыгы сырлы
Хәйләсе күп төрле. (Төлке)
“Алма!” дисәң дә алалар
Нәрсә соң ул, балалар? (Алма)
Ак мамык кебек
Ялтырый алмаз кебек. (Кар)
- Нинди сүзләр яздыгыз, укып чыгыйк әле. Күплек сандагы исемнәрне ничек ясадыгыз?
- Нинди кушымчалар өстәлде?
- -лар,-ләр,
- Кайсы сүзләргә -лар кушымчасы өстәлдегез? Ни өчен?
- Кайсы сүзләргә –ләр кушымчасы ялгадыгыз? Ни өчен? (Слайд 8)
- Табышмакларның җавапларын табуны дәвам итәбез.
Агач башы тукылдык
Тукый- тукый тук булдык. (Тукран)
- Тукран сүзен күплек санга куябыз. Ничек була?
Багана яна, күмере – көле юк (Шәм)
Бар җирне кызылга буяр,
Әмма канга буялмас.
Кайчан гына атса да ул,
Беркем куркып уянмас. (Таң)
- Бу сүзләргә нинди кушымчалар ялгадыгыз? Ни өчен? (слайд 9)
Кагыйдә уку, нәтиҗә ясау.
Физминутка.
- Балалар. әйдәгез, бераз ял итеп алабыз. Торып бастык. Мин сезгә Бари Рәхмәтнең шигырен
укыячакмын, ләкин кайбер исемнәрнең ахырын сезгә әйтеп бетерергә кирәк булыр. Тупны тоткан кеше
шул сүзне күплек санда әйтә.
Без уйныйбыз залда,
Ни генә юк анда:
Тун кигән аю...лар
Кыланчык маймыл...лар.
Тиен..нәр, керпе...ләр,
Куян..нар, төлке..ләр.
Мөгезле поши...лар.
Аю...лар һәм бүре...ләр.
Мыеклы песи...ләр,
Әтәч...ләр, тавык...лар,
Кәҗә...ләр, сарык...лар.
Чебиләр һәм үрдәк...ләр
- Булдырдыгыз, балалар. Балалар, без уен гына уйнадыкмы?
3. Дәфтәрдә эшләү. Ныгыту.
- Хәзер, дәфтәрләрдә эшләп алыйк. 20 нче күнегүнең биремен укыйк. Дәфтәрдә һәм тактада эшләү.
“Корректор” уены. (слайд 10)
Тактада:
Түтәлне тутырып үсә җиләклар,
Нәркис, миләүшә, сөмбел, мәклар.
Язын бакчага кайталар кошлар,
Безнең кадерле канатлы дуснар.
Бигрәк күңелле май башларында,
Каенлар яфрак ярган чагында
(Муса Җәлил)
Экранда язылган шигырь юлларын эчтән генә укып чыгыгыз.
- Күплек сандагы исемнәрне табыгыз.Бу сүзләргә кушымчалар дөрес ялганганмы?Кайсы сүзләр хаталы
язылган?
- Бу исемнәргә нинди кушымчалар ялгарга кирәк? Ни өчен?
- Нәркис, миләүшә, сөмбел сүзләрен күплек санда әйтегез.
- Шигырьне сүзләрне дөрес әйтеп укып күрсәтегез. Күплек сандагы исемнәрне күчереп языгыз.
4.Йомгаклау.
-Исемнәрнең ничә саны бар?
-Күплек сандагы исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?
5. Үзбәя
Өй эше: орфографик сүзлекчәдән 5 кош исемен, 5 җәнлек исемен табарга һәм шул сүзләрне күплек санга
куеп күчереп язарга.