Интеллектуаль уен Туган телем

Укучылар, студентлар һәм педагогларның
V республикакүләм “Эзләнүләр аша камиллеккә” дип исемләнгән
Каюмов Габделхак фәнни-эзләнү укулары
Тема:
“Сөйлим туган телемдә”
Номинация: “Мой родной верный друг – родной язык”
Эшне башкаручы: Бәшәрова Язилә
Зиннур кызы, Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль район муниципаль
бюджет гомуми белем учреждениесе
«Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге
урта гомуми белем бирү мәктәбе»
2021
Максаты: укучыларга туган тел турында мәгълумат бирү, белемнәрне
системалаштыру
Бурычлар:
- укучыларны туган тел белән таныштыруда, төрле эшчәнлек куллану;
- телебезгә, мәдәниятебезгә кызыксыну уяту;
- интеллектуаль уен аша баланың белемен, сәләтен үстерү;
- туган тел белән горурлану хисе тәрбияләү
Җиһазлау: ноутбук, экран, музыкаль кнопкалы китаплар.
Уен тәртибе. Бу интеллектуаль уенны башлангыч сыйныфларда үткәрергә
була. Уенда 10-8 укучы катнаша. Һәр тур саен әз балл җыйган 2 укучы төшеп
кала бара. Иң ахыргы 5-6нчы турда 2 укучы үзара көч сынаша.
Уен барышы
Хәерле көн, кадерле укытучылар, укучылар!
Дөньяда иң-иң матур ил-
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур ил-
Ул минем туган илем.
“Балам”,-диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм
“Әнкәем”, - дип әниемә
Мин туган телдә дәшәм.
Кадерле укучылар! Сез Энҗе Мөэминованың Туган телем
шигырен тыңладыгыз. Безнең бүгенге уеныбыз дә шушы темага багышлана.
Шулай итеп, беренче турны башлыйбыз. Хәзер мин сезгә сораулар
бирәм. Кайсыгыз җавапны белә, тизрәк кнопкага баса.
1 нче тур “И туган тел, и матур тел...”
Сораулар бирелә, кайсы уенчы тизрәк җавап бирә.
1. Халыкара туган тел көне кайчан билгеләп үтелә?
(21 февраль)
2. Кукмара районындагы милләтләрнең телен санарга;
(татар, рус, удмурт, мари)
3. Татар халкының бөек шагыйре кем?
(Г.Тукай)
4. Рус милләтенең Тукае кем?
(А.С.Пушкин )
5. Былтыр исемле егет - кайсы әкият герое?
(Шүрәле)
6. Хәреф танырга өйрәтүче китап?
(Әлифба )
7. “Снежная королева “әкиятен кем язган?
(Андерсен)
8. ”Алтын балык турында әкиятнең” авторы кем?
(А.С.Пушкин)
9. Татар алфавитында ничә хәреф бар?
(39)
10. Балалар өчен татар телендә чыгучы нинди газета, журналлар беләсез?
(“Ялкын”, “Тылсымлы куллар”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “Сабыйга”)
11. ”Сертотмас үрдәк “әкиятне кем язга?
(А.Алиш)
Иң аз очко җыйган 2 уенчы уеннан төшеп кала.
2 нче тур “Иң күп сүз төзүче”
Бирелгән сүздәге хәрефләрне кулланып сүзләр төзергә кирәк. Иң әз сүз
төзегән 2 укучы төшеп кала.
атарстаным сүзеннән төзергә)
3 нче тур “Тапкырларга - табышмак”
1. Су коена инештә,
Оча алса да, җирдә йөри,
Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк)
2. Сакаллы килеш туа,
Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә)
3. Мыеклы, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк.
Сыйпый аны һәммәсе,
Шуны ярата, ...... (мәче)
4. Ашата, туендыра,
Җылыта, киендерә,
Кешене сөендерә. (Сарык)
5. Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында. (Бәрәңге)
6. Эсселәгән саен ,
Кат-кат тун кия (Кәбестә)
7. Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый. (Акыл )
8. Бер байлык бар – янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә калмый. (Белем)
9. Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк,
Нәрсә бар дөньяда? (Тел)
10. Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама. (Китап)
Иң әз балл җыйган 2 уенчы төшеп кала
4 нче тур “Милли киемнәрне сайла”
Бирелгән рәсемнәр арасыннан татар милли киемнәрен әйт.
(Презентациядә рәсемнәр чыга, шуннан татар милли киемнәрен генә сайлап
әйтергә кирәк).
1нче слайд. Түбәтәй, калфак
2нче слайд. Чиккән кулъяулык, алъяпкыч
3нче слайд. Чулпы, күкрәкчә
4нче слайд. Читек, чүәк
5 нче тур “Мәкаль сүзнең җаны”. Татар халкы борынгыдан зирәклеге
белән аерылып торган. Сезнең дә зирәклегегезне сыныйк әле. Мәкальләрне
дәвам итәргә кирәк.
1. Бит күрке күз,
_______________ .(тел күрке – сүз)
2. Әдәп башы - ______________ . (тел)
3. Иле барның - ______________ . (теле бар)
4. Тел – ананың _______________. (баласына биргән иң кадерле бүләге)
5. Теле чибәрнең - _____________ . (үзе чибәр).
6. Оста барда кулың тый,
Белгән барда ____________. (телең тый).
7. Үткен тел – бәхет,
Озын тел - _________ (бәла).
8. Алтыда белгән ана телең ____________________(алтмышта онытылмас).
9. Сөйдергән дә тел - _____________ (биздергән дә тел).
10. Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
_______________________________(Икесе дә безнең өчен,
_______________________________ Иң кирәкле – затлы тел.)
6нчы тур “Эйе-юк
Сорауларга тиз генә әйе-юк дип җавап бирергә кирәк. Вакыт чикле. (15
секунд)
1нче уенчыга:
- Син татар милләтеннәнме? (әйе)
- Калфак татар кызларының баш киеме? (әйе)
- Безнең районда татарлар гына яши? (юк)
- Татар кызлары чулпы такканмы? (әйе)
- Татар кызлары яулык чиккән? (әйе)
- Татар егетләре аякларына галош кигән? (юк)
- “Сабантуй” татар халык бәйрәмеме? (әйе)
2нче уенчыга
- Син узеңне татар дип атыйсыңмы? (әйе)
- Татарстанда татарлар гына яшиме? (юк)
- Татар егете түбәтәй кигәнме? (әйе)
- Кызлар егетенә чиккән кулъяулык биргәнме? (әйе)
- Татар егетләре сакал үстергәнме? (юк)
- Алъяпкыч татарларның милли киемеме? (әйе)
- Ядегәр татар авылымы (әйе)
Йомгаклау
Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез! Укучылар шуның белән
безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълуматлар
алгансыздыр дип ышанып калабыз.
Кулланылган әдәбият:
1. Нәкый Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. Яр Чаллы: Идел-йорт, 2003.
(4 нче басма).
2. Татар халык мәкальләре җыелмасы. (infourok.ru)
3. Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре
(sabantuyjournal.ru)