Конспект урока "Туган якка яз килде"

Муниципальное бюджетное дошкольное общеобразовательное учреждение
«Шеморданский детский сад № 2 «Теремок» Сабинского муниципального района РТ»
Итоговое занятие по речевому развитию
(Туган телдә сөйләшәбез)
в подготовительной группе
на тему:
«Туган якка яз килде»
Воспитатель:
Камалутдинова Людмила Ивановна
2016-2017 учебный год.
Бурычлар:
1. Табигатькә карата сак караш тәрбияләү.
2. Ситуатив сораулар ярдәмендә балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү.
3. Табигатьтәге бәйләнешләрне аңлата белү күнекмәләрен камилләштерү.
4. Балаларның хәтерен, сәнгатьле итеп сөйли белү осталыкларын үстерү.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!
Балалар: Исәнмесез!
1. «Яз» аудиоязма тыңлау. Балалар ниндидер кой ишетелэ, тынлыйк эле.
2. Балаларга сораулар:
- Бу музыка нинди ел фасылына туры килә?
- Тагын нинди ел фасыллары белэсез?
- Язгы айларны искэ тошереп китик эле?
- Язгы табигать нинди була? (Көннәр җылына. Гөрләвекләр ага. Күктә кояш
елмая. Түбәдән тамчылар тама).
-Яз көне агачлар, чәчәкләр нишлиләр? (Агачлар яфрак яралар. Матур
чәчәкләр үсеп чыгалар. Яшел үлән үсеп чыга).
-Яз көне җәнлекләр, кошлар нишлилэр? (Җылы яктан кошлар кайталар.
Кошлар оя коралар. Аю йокыдан тора. Куяннар туннарын алыштыралар).
3. «Табышмаклар».
Балалар мин сезгэ табышмаклар эйтэм игътибар белэн тынлагыз, жавабын
шушы кошлар арасыннан табып алырга кирэк.
а) Мин әйтәмен: кар-кар,
Монда кемдер бар, бар.
Танып кара: бар, бар. (Кара карга)
б) Гөлдер-гөлдер, гөлдергү,
Күк күгелҗем, миндер бу. (Күгәрчен)
в) Тук-тук, тук итәм,
Агачтагы кортларны
Юк итәм. (Тукран)
г) Чык-чырык, чык-чырык,
Ник көләсең шырык-шырык? (Чыпчык)
д)Яшькелт-сары төсле ул,
Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)
е)
Колга башыңда йорты,
Эчендә аның җырчы. (Сыерчык)
4. «Яз һәм балалар» җырлы-хәрәкәтле уены.
Балалар язны каршы алып «Яз һәм балалар» уенын уйнап алыйк эле.
Уеннын тэртибе: безгэ яз хэм янгырны сай лап алырга кирэк. Кызлар уртага
чыга. Малайлар кайсыгыз сынамыш белэ.
Җыелганнар кошкайлар -
Безнең нәни дускайлар:
Песнәк, чәүкә, саескан,
Күгәрчен артка поскан.
Син-карга, син-чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык!
Санамыш белэн янгырны сайлап алабыз.
Балалар: Исәнме, яз, матур яз!
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга, куакларга
Яшел чуклар элдеңме?
Яз: Саумы, нәни дусларым!
Сезне сагынып килдем мин.
Сезгә аяз көннәр дә,
Яңгыр да китердем мин.
Балалар: Яңгыр яу, яу, яу,
Бар табигать юынсын,
Тирә-як көлеп торсын.
Яңгыр: «Яу, яу»- дип яңгыр телисез,
Ә үзегез качып йөрисез.
5. Балалар, мин сезгә хәзер Мөнир Мазуновның “Яз килә” шигырен сөйләп
күрсәтәм. Игътибар белән, бик яхшылап тыңлагыз.
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп, кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы —
Сагынып көткән яз килә.
Тәрбияче: Шигырь сезгә ошадымы? Яттан өйрәнергә телисезме? Шигырьне
ятларга безгэ пиктограммалар булышыр. (Магнитлы такта белән эшләү).
Тәрбияче пиктограмма кулланып, тагын бер кат укый, пиктограммаларны
магнитлы тактага куеп бара: (кояш, күк, җир, тамчы, яз). Балалар белән
бергәләп кабатлау (2 тапкыр). Берничә баладан пиктограммалар кулланып,
шигырьне кабатлату, аерым-аерым яттан сөйләтү.
6. Мәкаль: Язгы хезмәт – көзге хөрмәт. Эчтәлеге буенча фикер алышу.
Балалар «Язгы хезмәт – көзге хөрмәт» мәкален ничек анлыйсыз (Яз коне
тырышып эшлэсэн, коз коне мул уныш алырсын).
- Яз көне кешеләр нинди хезмәт башкаралар? (Карлар эрегэч бакчага
чыгалар, бакча казыйлар, яшелчэ утырталар).
-Нинди яшелчэлэр утырталар?
-Балалар бакчада эш бетте, эйдэгез эле абзарга кереп чыгыйк. Анда нинди
йорт хайваннары яши микэн.
7. «Чума үрдәк, чума каз» җырлы-хәрәкәтле уен.
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата ул, ярата.
Әлфия үзенә иптәш эзли,
Белмим, кемне ярата шул, ярата.
Илназны ярата шул, ярата.
8. Рефлексия. Нинди ел фасылы турында сойлэштек. Нинди эшлэр эшлэдек.
Рәхмәт, балалар, сез бик тәртипле булдыгыз. Сау булыгыз!