Конспект "Туган ягым Алабугам" 8 класс

1
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
“СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №6”
Елабужского муниципального района Республика Татарстан
Минем Алабугам.
(Җәяүле экскурсия)
Алабуга шәһәре
6нчы урта мәктәбенең
сыйныф укучысы
Хусаинова Азалиянен эше.
Укытучысы: татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Закиева Рамилә Касыйм кызы
2
Тема: Туган ягым Алабугам.
Эчтәлек:
1.”Ак мәчеткә “ сәяхәт.
“Ак мәчетнең” тарихы белән танышу. Аның болгарлардан калган
тарихи ядъкәр икәнлеге белән танышу.
2. Ибраһим бине Мөхәммәт һәйкәле.
3. “Икмәк мәйданы”, хәзерге мәйдан тарихы белән танышу.
4. Кавалерист- кыз Дурова һәйкәлен карау.
5. И.И. Шишкин музей- йорты.
6.И.И.Шишкин һәйкәле.
7.Спасс соборы.
8.М.Цветаева мемориаль комплексы. Шагыйрәнең хәтер йорты,
һәйкәлен карау.
9.Алабуга дәүләт педагогика университеты бинасын карау, тарихы
белән танышу.
10. Д.И.Стахеев һәйкәлен карау. Аның турында кыскача мәгълүмат
бирү.
Максат: кунакларга Алабуга шәһәре, Алабугада яшәгән халык
турында күбрәк мәгълүмат бирү. Алабуга шәһәренең матурлыгына соклану
хисе, тарихи һәм истәлекле урыннарга карата кызыксыну уяту.
3
Исәнмесез, хөрмәтле кунакларыбыз. Мин сезне меңъеллык
тарихы булган, бөтен дөньяга танылган , чал Чулман буендагы иң борынгы
шәһәрләрнең берсе булган Алабуга шәһәрендә сәламлим. Аңа 1000 ел элек
нигез салынган. Ул истәлекле урыннарга, күренекле шәһесләргә бик бай.
Шәһәребезнең берсеннән-берсе матур йортлары, урамнары, истәлекле
биналарын карап йөрү үзе ни тора! Әйдәгез, Алабуга буйлап сәяхәткә
чыгабыз. Экскурсоводыгыз, мин - 8нче сыйныф укучысы Гимазова Эльза
булам. Сәяхәтебезне башладык!
-Чарабызны шигырь юлларыннан башлыйсым килә.
Меңъяшәр син, Алабуга,
Тарихың нинди озын.
Гасырлардан гасырларга
Сузылган данлы юлың.(Л.Гатауллина)
Алабуга тугызынчы-унынчы гасырларда Болгар дәүләтенең төньяк
чигендә саклагыч ныгытма буларак барлыкка килгән. Унтугызынчы гасыр
галиме профессор К. И. Невоструевның 1584 елга караган кулъязма
табышыннан күренгәнчә, ислам дине кабул иткәндә, ягъни унынчы гасырда
шәһәрдә Айдар хан хакимлек иткән. Анда 520 йорт булган. Заманына күрә аз
түгел. XVIII гасырда яшәгән татар тарихчысы Хисаметдин Мөслимнең
“Тәварихе-Болгария” исемле әсәрендә дә Алабуга телгә алына. Ул безгә аның
1395 елда җимерелүе турында хәбәр итә
Мин шәһәребезгә 1000 ел тулды дип әйтеп киттем. Моңа тарихи
нигезләмә бар. Галимнәр фикеренчә XVI гасыр урталарында хәзерге Алабуга
территориясендә Трехсвятское дигән рус авылы һәм Троицкий монастыре
барлыкка килә. Ә Алабуга тарихы 1780 елда Екатерина II фәрманы белән
Трехсвятское авылы Алабуга дигән өяз шәһәренә әвереләгәч башлана.
4
Безнең 1нче тукталыш- .“Ак мәчет”, халык арасында “Шайтан
каласы” дип йөртелә торган серле таш манара. ( 1 Слайд) Анда
беренчеләрдән булып хәрабәләрне 1769 елда рус галиме Н.Рычков тикшерә.
Ул бу манараны болгар чорыннан калган мәчетнеке дип бәяли.1888 елда
Алабуга шәһәрлегенә күренекле рус археологы А.Спицын килә һәм таш
корылма хәрабәләрен тулысынча диярлек казып чыгара. Бу борынгы
бинаның нигезе квадрат формасында булып, почмакларына түгәрәк
манаралар утыртып куелган була.Элеккедән калган риваять буенча,
болгарлар Чулман елгасы буйлап йөзүче алыпсатарлардан ясак сораганнар.
Ясак түләүчеләргә елга буйлап озатучы биргәннәр, түләмәгәннәрне
талаганнар. “Шайтан каласы” шәһәр башлыгы И.В. Шишкинны да
кызыксындырып килгән була. Аның тырышлыгы белән борынгы таш бина
төзекләндерелә. Хәзерге вакытта ул алабугалыларның һәм шәһәр
кунакларының яраткан урыны.
“Ак мәчеттән” ерак түгел Ибраһим бине Мөхәммәт һәйкәле тора. (2
Слайд). XI гасыр башлары (1006-1026 еллар)– Болгар илендә мәшһүр
Ибраһим хан хакимлек иткән чор. Икътисадның һәм мәдәниятнең гөрләп
чәчәк ата башлау, күпсанлы шәһәр-калаларга нигез салынган чор. Борынгы
Алабуга каласы урнашкан биек тау башына куелган болгар әмире Ибраһим
бине Мөхәммәт һәйкәле халкыбыз хәтерендә данлыклы бабаларыбызның
истәлеген мәңгеләштерүче бер символ ул.
Безнең 2 нче тукталышыбыз “Икмәк мәйданы” (“Хлебная
площадь). .(3 Слайд) .Хәзерге вакытта ул мәйдан булып санала. Анда төрле
бәйрәмнәр үткәрелә, кешеләр ял итә. Элек биредә камыр ризыклары, икмәк
сатканнар. Шулай ук аларны күпләп сатканга күрә, мәйданда арбалы атлар
күп булган. Мәйдан тирәли сәүдә итү өчен төрле кибетләр булган
Безнең 3нче тукталышыбыз кавалерист- кыз Дурова һәйкәле.
(4Слайд) 1812нче елгы Ватан сугышы герое, М.И.Кутузовның ординарецы,
5
Россия армиясендә 10 ел хезмәт иткән данлыклы кавалерист-кыз Н.Дурова
1806 елда Александр Васильевич Соколов фамилиясе астында үзе теләп
сугышка китә. Үзен курку белмәс, батыр сугышчы итеп таныта. Гомеренең
соңгы көннәрен Н.Дурова Алабуга шәһәрендә үткәрә һәм 1866 елның 21
мартында дөнья куя, Троицкий зиратына күмелә. Хәзерге вакытта
шәһәребездә аның музей-йорты бар. Анда Дурованың шәхси әйберләре,
язмалары, шул заманга караган җиһазлар, кораллар куелган.
Безнең 4нче тукталышыбыз шәһәребезнең горурлыгы, йөзек кашы
булган атаклы рәссам И.И. Шишкин музей- йорты (5Слайд). Иң элек йорт
бер катлы гына була. Ләкин 1850 елда шәһәрдә булган көчле янгыннан соң
йортны төзекләндерәләр һәм ике катлы итеп төзиләр . Монда IX гасыр
гаиләсе көнкүрешен күрсәткән экспонатлар, рәссамның картиналары
урнаштырылган. Безнең шәһәребездә туган, балачак һәм яшүсмер елларын
шушында үткәргән рәссам туган ягының матурлыгына сокланмый
калмагандыр. Алай булмаса безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяга танылган
картиналарында туган ягын, аның матурлыгын сүрәтләмәс иде дип уйлыйм.
Алабугада 1991 елда рәссамга һәйкәл куелды. Ул анда Чулман елгасына
карап сокланып тора, гүя хәзер мальбертын алып, рәсем төшерә башлар
кебек.(6Слайд)
Безнең 6 нчы тукталышыбыз үзенең матурлыгы белән дан тоткан
Спасс соборы. Ул 1808-1816 нчы елларда төзелгән. Собор түбәсеннән
карасаң, Никольский һәм Покров чиркәүләре күренә. Алар күбесенчә
шәһәрнең танылган байлары, купецлары акчасына салынган. Бу биналар әле
хәзер дә үзләренең матурлыгын югалтмаган. (7Слайд)
Безнең 7нче тукталышыбыз Марина Цветаева мемориаль
комплексы. (8Слайд). Ул 1941 елның августында үзенең улы белән безнең
шәһәргә эвакуацияләнә. Ләкин 1941 елның 31 августында аның гомере
фаҗигале төстә өзелә. Ул .Петропавел зиратында җирләнгән. М.Цветаевага
1980 елда мемориаль такта куела, ә 2002 елда аның хөрмәтенә һәйкәл куела.
6
Һәр елны аны искә алып Цветаева укулары үткәрелә һәм бирегә илебезнең
төрле төбәкләреннән кунаклар җыела.
Безнең 8нче тукталышыбыз. Сезнең каршыгызда Епархиаль
хатын-кызлар көллияте. (9Слайд) Бу бинаны шәһәрнең танылган иганәчесе
Глафира Федоровна Стахеева үзенең ире истәлегенә 1898-1903 елларда
төзетә.Бина үз заманына танылган инженер ,1нче дәрәҗә архитектор
И.А.Чарушин проекты буенча төзелә. Төзү эшләре белән Глафира
Федоровнаның улы - Федор Васильевич Стахеев җитәкчелек итә. Ул хәтта
бинага үз акчасына электр да кертә. Соңрак бу бина педагогия институты,
хәзер университет булып тора.
Университет каршысында Дмитрий Иванович Стахеевка һәйкәл дә
куелган. (10Слайд) Ул данлыклы сәүдәгәрләр нәселеннән. Алар икмәк сатып
алу, саклау, сату белән шөгыльләнә. Стахеевларның үзләренең тегермәннәре,
пароходчылыгы, шәраб ясаучы заводлары, мануфактура оешмалары булуы
билгеле. Аларны илдә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә белгәннәр, алар белән
эш иткәннәр. Кызыклы факт буларак шунысы билгеле, 1918 елда,
Мәскәүдәге йортында яшерелгән хәзинәсен алырга кайткач, Стахеевны
чекистлар эләктерә , сорау алганда, Н. Стахеев килешү тәкъдим итә: чит илгә
җибәрсәләр яки гомер азагына җитәрлек пенсия билгеләсәләр, ул хәзинә
урынын әйтергә була. Дзержинский моның белән килешә. Әлеге хәзинәнең
бер өлешенә тимер юлчылар өчен мәдәният сарае салына. Стахеевтан
сөйләткәнне журналистлар Ильф һәм Петров үзләре язган китапка нигез итеп
алалар һәм “12 урындык” әсәрендә кулланалар.
Шәһәребездә шулай ук танылган алыпсатарлар бертуган
Гирбасовлар, К.Я.Ушков, Д.Ф.Чернов һ.б. яшәгән. Алар калабызны
төзекләндереп, күз явын алырлык яңа биналар төзеткәннәр. Шул биналарның
матурлыгы белән без әле бүген дә соклана алабыз.(11Слайд)
7
Киләсе тукталышыбыз В.М.Бехтеров һәйкәле. (12Слайд)
Белгәнегезчә, танылган психиатр, невропатолог, физиолог, психолог
Владимир Михайлович безнең якташыбыз. Ул 1857 елда Бехтерево авылында
дөньяга килә. Табиб белгечлеге алгач, бөтен гомерен медицинага багышлый.
Кеше өчен иң кадерле, иң якын урын була. Бу, әлбәттә, кешенең
туган иле, туган шәһәре. Алабуга – минем туган шәһәрем. Ул - шундый
матур, бай тарихлы шәһәр. Мин үземнең шәһәремнең үткәне белән
горурланам. Киләчәгенә зур өметләр баглыйм.
Хөрмәтле кунаклар, безнең экскурсиябез шуның белән тәмамлана.
Ерак араларны якын итеп килгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт.Әйдәгез, аны
шушындый матур итеп саклыйк. Киләсе буыннар да аның матурлыгы белән
соклансын! Безнең экскурсиябез шуның белән тәмамлана. Ерак араларны
якын итеп килгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Барыгызга да исәнлек, саулык,
шатлык телибез. Сау булыгыз.
8
Кулланылган әдәбият исемлеге
1.Н.Валиев.Елабуга купеческая в старых фотографиях.
2.Ф.Хуҗин. “Алабуга- Казанның чордашы” “Мәгариф”№2, 2007.
3.А. Нигамаев Алабуга бистәсендә археологик тикшеренүләр
“Мәгариф №5, 2007.
4. Г.Әхтәмова “Алабуга-Ак кала”, “Сөембикә”, 20 июнь 20016 ел.