Презентация "Татар халкының атаклы композиторы Салих Сәйдәшев" 4 класс

Подписи к слайдам:
Татар халкының атаклы композиторы Салих Сәйдәшев
  • Презентациянең авторы: Башланыч сыйныф укытучысы Гайнутдинова Фәридә.
Без Сәйдәшле халык.
  • Бу Шопен да, Бетховен да түгел Шулар заты, шулар кардәше. Бу- татарның җир-табигать биргән Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше.
Салих Сәйдәшев - татар халкының атаклы композиторы
  •  1900 елның
  • 3 декабрендә Казанда туа.
  • Сәйдәшнең яшьлек еллары Шиһаб Ахмеровлар гаиләсендә уза.
  • 13 яшендә рояльдә моңлы көйләр чыгара башлый.
  • Салих Сәйдәшевкә күренекле композитор Заһидулла Яруллин музыка белемнәрен бирә
  • Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче булып эшли башлый.
  • «Галиябану», «Башмагым», «Зәңгәр шәл» музыкаль әсәрләрен, вальс, маршлар яза. Бүгенге көндә дә бәйрәм тантаналары Салих Сәйдәшев язган марш белән башлана.
  • Салих Сәйдәшев
  • исеме белән
  • бәйле урыннар
Җөмләләрне дәвам итегез
  • Салих Сәйдәшев - татар халкының ... .
  • Сәйдәшнең яшьлек еллары ... .
  • 13 яшендә ул рояльдә моңлы ... .
  • Салих Сәйдәшевкә күренекле композитор Заһидулла Яруллин... .
  • Булачак композитор укуын Казан… . 
  • Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында… .
  • Ул «Галиябану», «Башмагым», «Зәңгәр шәл» музыкаль … .
  • Казанда Салих Сәйдәшев исеме белән… .
  • Башкаладагы Зур концертлар залы Салих Сәйдәшев … .
Сорауларга җавап бирегез
  • Кем ул Салих Сәйдәшев ?
  • Ул кайчан һәм кайда туган?
  • Сәйдәшнең яшьлек еллары кайсы гаиләдә уза?
  • Кайчан көйләр чыгара башлый?
  • Салих Сәйдәшевкә музыка белемнәрен кем бирә?
  • Булачак композитор кайда укый?
  • Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында кем булып эшли?
  • Ул язган кайсы музыкаль әсәрләрне беләсез?
  • Казанда Салих Сәйдәшев исеме белән бәйле нинди урыннар бар?