Конспект урока "Татар әдәбиятыннан дәрес планы"

Татар әдәбиятыннан дәрес планы
1 курс студентлары өчен
Укытучы: Рафигуллина Миләүшә Марвановна
Дәреснең темасы: Гыйлем кояштан яктырак (Мәшһүр галимнәр Утыз
Имәни (1825-1902) һәм Каюм Насыйри(1754-1834)ларның иҗади мирасына
нигезләнеп өйрәнү).
I. Дәреснең максатлары:
1. Ярты гасырдан артык гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә
багышлаган педагог Утыз Имәни һәм олуг мөгаллим Каюм Насыйриларның
иҗади эшчәнлекләренә күзәтү ясау.
2.Укучыларның белем һәм кызыксыну дәрәҗәләрен билгеләү, иҗади
мөмкинлекләрен активлаштыру, уйланырга, мөстәкыйль фикер йөртергә
юнәлеш бирү.
3.Укымышлы, әдәпле кешене олылау, белем - мәгърифәтне мактау
турындагы фикерләрне үстерү; әдәби, гыйльми мираслары аша ихтирамлык,
гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияләү.
II. Дәреснең принциплары:
1. Дидактик принциплар: фәннилек, теория белән практиканың бәйләнеше.
2. Лингвистик принциплар: эзлеклелек, функциональ.
3. Гомум методик принциплар: коммуникатив.
4. Хосусый методик принциплар: грамматик теория белән сөйләм
практикасының берлеге.
III. Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү.
IV. Укыту алымнары: текстны уку, дәреслек белән эш, слайдлар белән
эш, мөстәкыйль фикер белдерү, телдән җавап, тәрҗемә итү.
V. Дәрес төре: сөйләм үстерү дәресе
VI. Җиһазлау: 10 нчы сыйныф өчен әдәбият дәреслеге, Утыз Имәни һәм
Каюм Насыйри китаплары, презентация эшләре: Утыз Имәни һәм Каюм
Насыйриның иҗатларында белем, мәгърифәт мәсьәләләре.
Дәрес планы
1. Гыйльми һәм әдәби мираслары.
Утыз Имәни - талантлы шәхес.
Каюм Насыйри-күпкырлы эшчәнлек күрсәткән мәгърифәтче галим.
2. а) Утыз Имәни иҗатында белем , мәгърифәт мәсьәләләре.
ә) Каюм Насыйриның “Әбүгалисина кыйссасы”нда парлы сүзләрнең
стилистикасы.
3. Гыйлемлек-яшерен хәзинә.
Гыйлемнең өстенлеге турында.
Гыйлемлек һәм наданлык.
4. Миннән сорау-сездән җавап (төркемнәрдә эш)
5. Белем төшенчәсе - эш-гамәл белән тыгыз бәйләнештә.
Егет булу турында.
Остазсыз һөнәр юк.
6. Галимнәрнең иҗади мирасларының әһәмияте.
Өй эше . Заһир Бигиевнең иҗат мирасы (212 нче битләр)
Дәрес барышы
I Оештыру.Уңай психологик халәт булдыру.
а) Милләтемнең йөз аклыгы
Укытучы Фәнис Яруллин шигырен яттан укып , дәресне башлап җибәрә.
Ходай миңа озын гомер биргән
Һәм эшне дә биргән гомерлек.
Төннәремне көннәр белән үрәм,
Юкса булмый һич тә өлгереп.
Сүзләр белән сүзне тоташтырам,
Фикер белән кушам фикерне,
Шыксыз күңелләргә чәчәк сибәм
Чәчәкләрем минем мең төрле.
Гамьсезләргә гамьнәр биреп китәм,
Уйлар табыша бит хаклыкны.
Хаклыгыңны күрсәтергә мөмкин
Тик уятып кына халыкны.
Хакыйкатьне бездән яшерер өчен
Бәйләп карадылар күзләрне.
Тик булмады. Күзне бәйләүчеләр
Сукырайды бары үзләре.
Телебезне кат –кат киссәләр дә
Үсеп чыга торды телебез:
Тамырыбыз бик тә тирән киткән,
Корый торган агач түгел без.
Шагыйрьләре, җырчылары барда
Теле бетәмени халыкның!
Җыры, моңы, данлы үткән юлы -
Сакчылары бит ул халыкның.
Ходай миңа озын гомер биргән,
Бер сакчысы иткән хаклыкның.
Җырың-моңың аша күрсәт, дигән
Милләтеңнең йөзе аклыгын!
ә) Җыр. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!”
Укучы җыр башкара.
...Укып чыгып дөнья тануны
Бәхетебезне эзләп табуны...
б)Укытучы:
- Әйе,чыннан да,егетләр,йөзнең аклыгын, дөньяда үз урыныбызны табуны
күркәм сыйфатларны югалтмыйча безнең буынга кадәр илтеп җиткергән бөек,
безнең - укытучыларның укытучысы булган мәшһүр галимнәребез шактый.
Бүген исә, без шуларның икесе: Утыз Имәни (1825-1902) һәм Каюм
Насыйри(1754-1834)ларның иҗади мирасына тукталырбыз.
Кроссворд чишү.
Эш дәфтәрләренә дәреснең темасын язып куябыз: “Гыйлем кояштан
яктырак”. Эшебез (укытучы планны күрсәтә) тактадагы план нигезендә барачак.
Ә инде дәрес барышында туган фикерләрегезне эш дәфтәрләрегездә күрсәтә
барырсыз. I төркем Утыз Имәни, II төркем Каюм Насыйри иҗаты буенча эш
алып барыр.Төркемнәрдә галимнәребезнең эшчәнлеген яклаучы булырсыз.
II Төп өлеш
1.Укытучы сүзе:
-Күп гасырлык әдәбиятыбыз тарихында белем - мәгърифәтне олылау,
укымышлы, әдәпле кешене зурлау - төп мотивларның берсе булган. Шул
уңайдан укучылар чыгышын тыңларбыз.
Утыз Имәни - талантлы шәхес.
-Утыз Имәни –озын һәм катлаулы гомере белән генә түгел, күпкырлы һәм
нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән дә олы хөрмәткә, ихтирамга
лаеклы шәхес.Ул, барыннан да элек, ярты гасырдан артык гомерен яшь буынга
белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагог. Аның гыйльми һәм әдәби мирасы
педагогик эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә.
Каюм Насыйри - күпкырлы эшчәнлек күрсәткән мәгърифәтче галим.
- Каюм Насыйри гыйльми һәм әдәби эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында
ук башлап җибәрә.
...телебезне гыйльми һәм гамәли яктан өйрәнеп, татар лингвистика фәнен
үстерергә үзеннән зур өлеш кертте.
Нәтиҗә. Фикерләр дәфтәргә языла.
2. –Укучылар, Сезгә галимнәр иҗаты буенча һәр төркемнән бер укучыга
презентация әзерләргә иде. Рәхим итегез!
а) Утыз Имәни иҗатында белем , мәгърифәт мәсьәләләре.
Укытучы сүзе:
-Матур хезмәт әзерләнгән. Күпме мәгълүмат тупланган!
ә) Каюм Насыйриның “Әбүгалисина кыйссасы”нда парлы сүзләрнең
стилистикасы.
Укытучы сүзе:
-Эчтәлекле хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Галим, телебезне гыйльми яктан
өйрәнеп, татар лингвистика фәнен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте.
б) Китаплар күргәзмәсе белән танышу.
3. Гыйлемлек-яшерен хәзинә.
- Каюм Насыйри да, Утыз Имәни дә мөгаллим, укытучы булып кала.
Иҗатларында игътибарны белем, мәгърифәт мәсьәләләренә юнәлтәләр.
“ Гыйлемнең өстенлеге турында”.
“Гыйлемлек һәм наданлык”.
-Галимнәр өчен белем- мәгърифәт төшенчәсе әхлакый як белән
бәйләнешле.
4. Миннән сорау-сездән җавап. Эш төркемнәрдә үтә. Ике төркем капма-
каршы сорау әзерли.Сораулар бишәрдән төзелә. Вакыт бирелә.
Укучылар хезмәтенә билге куела.
Өй эше . Заһир Бигиевнең иҗат мирасы. Дәреслектәге 203-212 нче
битләрдән укырга.
Ял итеп алу вакыты. Күзләргә күнегүләр ясала.
5. Белем төшенчәсе - эш-гамәл белән тыгыз бәйләнештә.
Дәреслек ярдәмендә белемнәр баетыла.
“Егет булу турында”шигыре укыла.
Остазсыз һөнәр юк. 180 нче биттәге материалны укып, бирем эшләнә..
6.Галимнәрнең иҗади мирасларының әһәмияте.
III Йомгак.
-Әйе, күп гасырлык әдәбият тарихында белемгә һәм мәгърифәткә олы бәя
бирелә. Гыйльми мирас байый.
Барыгызга да зур рәхмәт.Һәммәгез дә тырыштыгыз. Мин бик шат.Әлеге
дәресебездә берничә фикерегезне дәфтәргә язарга иде.Тыңлыйк әле!
-Ә гыйлем, чыннан да, кояштан яктырак.
Дәрес өчен билгеләр куела.
Актыккы сулышны алганда
Уфтанмас өчен җан ачынып.
Кулларда егәрлек барында
Яхшылык кылырга ашыгыйк.
Күтәрик егылган гөлләрне
Матурлык калмасын басылып
Холкыбыз бик сабыр булса да
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Булмасын нәфсебез безгә баш,
Без аңа үзебез баш булыйк.
Яманлык җиңелсен дисәк без,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Ходаның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк:
Һәркемнең гомере бер генә
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.