Презентация "Татар театры"

Подписи к слайдам:
  • Эшләде:
  • Яр Чаллы шәһәре
  • 76 нчы гимназиянең
  • татар теле һәм әдәбияты
  • укытучысы Шәймәрдәнова
  • Гөлфинур Ризовна
  • Татар театры
  • Театр — безнең киләчәк көннәребез өчен
  • файдалы һәм
  • өмидле бер
  • нәрсә”. Г.Тукай, 1906 ел
  • “Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән
  • язылыр”. Г.Кариев, 1908 ел
  • 1887 елда Габдрахман Ильяси тарафыннан “Бичара кыз” исемле беренче пьеса языла һәм өй шартларында куела.
  • Бер елдан соң Фатих Халиди “Рәдде бичара кыз” драмасы белән бу өлкәдә икенче адымны ясый.
  • Габдрахман Ильяси
  • Галиә сгар Камал
  • 1899 елда булачак мәшһүр драматург Галиәсгар Камалның беренче әсәре
  • булган “Бәхетсез егет” драмасын һәм бер үк вакытта Гаяз Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш” пьессаларын гаиләләрдә өй шартларында уйный башлыйлар.
  • Гаяз Исхакый
  • 1905 елгы Беренче рус революциясе мәгърифәткә, мәдәнияткә, Тукай сүзләре белән әйтсәк, күңелләрдә йоклаган дәртне уятучы, яктылыкка, нурга илтүче зур этәргеч була. Милли матбугатка юл ачыла, татарча әдәби-музыкаль кичәләр ешая.
  • 1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр тамашачылар өчен татарча спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә. 
  • 1906 елның 22 нче декабре-
  • татар театры туган көне.
БЕРЕНЧЕ ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ АРТИСТЫ СӘХИПҖАМАЛ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА-ВОЛЖСКАЯ
  • Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, —
  • Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.
  • Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:
  • Берсе уйный күк йөзендә,
  • Берсе уйный сәхнәдә.
  • Г.Тукай « Ике кояш»
  • 1922 елда “Сәйяр” труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. «Сәйяр» труппасы барлык Идел буе шәһәрләрендә дә, татарлар яшәгән һәр төбәктә дә булырга өлгерә. Ул “Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры” дип атала, аның җитәкчесе артист, режиссер, драматург К.Тинчурин билгеләнә.
  • Беренче театр бинасы ачыла
  • 1923 елда Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә.
  • 1926 елда труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар, яшь талантлар белән тулылана
  • Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә 7 профессиональ театр бар.
  • 1926 елда театр Академия исеменә лаек була, 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә .
  • 1987 елда яңа бина ачыла.
  • Театр — кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать, һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый. Милли театр бигрәк тә”. М.Сәлимҗанов, 1996 ел
  • Марсель Сәлимҗанов  1966-  2002 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры булып һәм шул ук вакытта Казан театр училищесында, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә эшли ( 1992 елдан профессор ). 
  • Фәрит Бикчәнтәев
  • Бүгенге көндә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режессёры
  • Равил Шәрәфиев
  • 1935-2012
  • Хәзерге татар театр сәнгатенең төп үзенчәлекләрен, юнәлешләрен билгеләгән, күренекле каләм остасы, театрның генераторы - Туфан Миңнуллин.
  • 1933 елда Академия театрының филиалы — Татар дәүләт күчмә театры , хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештырыла
К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында, бүгенге көндә татарча спектакльләр уйнала. Театрның кайбер артистлары:
  • К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында, бүгенге көндә татарча спектакльләр уйнала. Театрның кайбер артистлары:
  • Мәхмүтов Хәлил Шәйхетдинов Наил МәхмүтоваИсламия
В.М.Качалов исемендәге Рус драма театры 1791 елдан үз эшен башлаган.Театр бинасы 1914 елда төзелгән.
  • В.М.Качалов исемендәге Рус драма театры 1791 елдан үз эшен башлаган.Театр бинасы 1914 елда төзелгән.
  • .
  • Академия театрында туган музыкаль драма жанры татар опера театры оешуга зур этәргеч була. 1925 елда театрда куелган “Сания” исемле беренче татар операсында күп кенә драма артистлары катнаша. 1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясен тәмамлап кайткан яшь көчләр белән 1939 елда Казанда опера театры оеша
М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры –дәүләт тарафыннан саклана торган архитектура һәйкәле.
  • М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры –дәүләт тарафыннан саклана торган архитектура һәйкәле.
  • Театр 1939нчы елда ачыла , шул вакыттан бирле республикада музыкаль мәдәният үзәге булып тора.
  • 1956нчы елда аңа татар халкының атаклы шагыйре М.Җәлил исеме бирелә.
  • Һәр ел театрда халыкара фестивальләр –Ф.Шаляпин исемендәге опера (җыр)фестивале, Р.Нуриев исемендәге балет фестивале уздырыла.
Әкият”курчак театры 1934нче елда ачыла. Театр репертуарында татар , рус һәм дөнья халыкларының утызлап әкияте. Театр төрле халыкара фестивальләрдә катнаша.
  • Әкият”курчак театры 1934нче елда ачыла. Театр репертуарында татар , рус һәм дөнья халыкларының утызлап әкияте. Театр төрле халыкара фестивальләрдә катнаша.
  • Бу бина XIXгасырның икенче яртысында төзелә.1917нче елга кадәр монда сәүдәгәләр оешмасы була.Революциядән соң бу бинада татар мәдәнияте йорты ачыла.
  • Бүгенге көндә театр яшь тамашачыларны ишекләрен киң ачып каршылый.
  • Иҗади эшчәнлектә дистәләгән, йөзләгән фидакарь, талантлы режиссер, драматург, артист, рәссам, музыкант һәм театр сәнгатен тудыручы башка һөнәр ияләре катнаша.Безнең Яр Чаллы шәһәрендә дә театр сәнгате алга киткән.30 га якын артистлар халыкка хезмәт итәләр.
  • Чаллы татар дәүләт драма театры
  • 2012 елның 5 октябрендә 23 нче сезонын ачып җибәрде
  • Ибраһимов ФаилМирзаевич,   баш режиссер
  • Инсаф Фахретдинов, Татарстанның халык артисты  
  • Гөлүсә Гәйнетдинова, Татарстанның халык артисты
  • Булат Сәләхов, Татарстанның халык артисты  
  • Энҗе Шиһапова, Татарстанның атказанган артисты   
  • Рафил Сагдуллин, Татарстанның атказанган артисты  
  • Ил тарихы, халык язмышы белән бергә үрелеп барган театр биографиясендә иң әһәмиятле вакыйгалар урын алган — җиңүләр һәм фаҗигаләр дә, казанышлар, табышлар һәм югалтулар да җитәрлек анда
  • Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате – милләтләрнең казанышы һәм чиксез горурлыгы
  • Театр- милләтнең йөзек кашы