Конспект урока "Татар кызы язмышы (Ф. Әмирханның “Хәят” повестен өйрәнү)" 11 класс

Тема. Татар кызы язмышы (Ф.Әмирханның “Хәят” повестен өйрәнү)
Дәрес тибы: йомгаклау дәресе
Дәреснең максаты:
1. ”Хәят”повестенең идея- эчтәлеген ачу, хатын-кызның әчке дөньясын ачып
салуда язучының кулланган алымнарын күзәтү;
2) укучыларның логик фикурләү сәләтен үстерү,образларны чагыштыру,
әдипнең хатын-кыз образын бирүдәге ролен ачыклау;
3. Милләт тарихына, гореф-гадәтләренә,мәдәниятенә кызыксыну, горурлык
хисләре уятуны дәвам итү. эстетик тәрбия бирү, тышкы һәм әчке
матурлыкны танып белергә өйрәтү.
Җиһазлау: Х.Й. Миңнегулов, Н.С. Гыймадиева . Рус урта гомуми белем
мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-
рестоматия (2013 ел); Ф. Әмирхан “Сайланма әсәрләр”, компьютер
презентациясе, «Хәят” телеспектакленнан өзек (видео)
Дәрес барышы:
I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар! (музыка)
Мәхәббәт кайчан башлана?
Язгы таң аткандамы?
Дәрестән соң җитәкләшеп
Мәктәптән кайткандамы?
Мәхәббәт яшьләрдә диләр
Була ул һәркемдә дә
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олыгайган көннәрдә дә.
Чыннан да, яшьлек белән мәхәббәтнең аерылгысызлыгын аңлату өчен
моннан да матуррак сүзләр табу мөмкин түгелдер. Сез, яшьләр, сез
бүгенге “сөям” диючеләр, сез - мәхәббәтнең дәвамы.
Сез иң беренче тапкыр ләззәтләрдә, газапларда янган гашыйклар!
Мәхәббәтнең нәрсә икәнен беләбезме соң? Сөю хисен йөрәк белән генә
түгел, акыл аша да аңлый алабызмы? Без бүгенге дәрестә шушы
сорауларына җавап эзләрбез, бәхетле һәм җимерелгән мәхәббәт
хатирәләреннән гыйбрәт алырбыз, гомумән, тагын бер кат мәңгелек
мәхәббәт турында сөйләшербез.Бу сөйләшүне Фатих Әмирханның "Хәят"
повестьтагы татар кызы язмышын бирелешен . әсәренә анализ ясау,
образларга характеристика бирү барышында,
III. Төп өлеш.
1) Укыт. Әсәр нинди жанрда язылган?
Көтелгән җавап. Повесть
2) Темасы: татар хатын-кызларының язмышы.
3) Язучы бу әсәрендә нинди проблемалар күтәрә?
- хатын-кыз язмышы;
- җәмгыятендә татар хатын-кызларының тоткан урыны
- сыйнфый каршылык;
- тәрбиялелек; әхлаклылык; мәрхәмәтлелек. –
4) Укучылар повесть кем тарафыннан бәян ителә?Һәм ул үз героинясын
ничек итеп тасвирлый? (хикәяләүче исеменнән бәян ителә, ул Хәятне
сокланып тасвирлый, аның эчке халәтенә, борчуларына битараф түгел)
5) Әсәрнең сюжет сызыкларын билгелик:
-мәхәббәт темасы
- Гыймадовлар,Мясниковлар,Рәхимовлар тормышы
Мин сезгә сюжет элементларын китереп чыгару өчен төркемнәрдә иҗади эш
тәкъдим итәм. Игътибар белән тыңлагыз: һәр төркем өчен конвертта
биремнәр әзерләнде һәм эш берничә этаптан тора. (Кушымта №1)
Беренчесе: бирелгән рәсем турында нәрсә әйтә аласыз, әсәр белән
бәйләнеше бармы, дәреслектән мисаллар белән дәлилли аласыз.
Икенче бирем :өзектә кайсы гайлә турында сүз бара, фамилиясен туры
китерегез,аларның яшәү рәвешен ачыгыз.
Өченче бирем: сүз кем турында, геройга характеристика бирегез.
1.Гыймадовлар йорты (җыелма
образ)
сандугач рәсеме (символик
образ)
Дача (җыелма образ), хат,
сандугач рәсемнәре
(символик образ)
Фото, дога рәсеме,урман
рәсеме (символ) Урман һәм
“Аятелкөрси”
• Икесе дә матур рамкага
алынган.
Урман - табигатьнең үз
матурлыгы.
“Аятел көрси” – иске
гадәтләрнең матур итеп
бирелүе.
2. Гыймадовлар тормышы
Бу гаиләдә намаз укыйлар,
сәүдә итәләр. Гаиләдәге
кануннар: руслар белән
аралашырга, хәтта рус
егетләренә кхренеп йөрергә дә
була, әмма аларны яратырга
Мясниковлар тормышы
Шау-шулы, күңелле,
ирекле тормыш. Яшьләр үз
ирекләре белән яшиләр:
дуслары белән мәҗлесләргә
җыелалар, уйныйлар,
көлешәләр, хисләрен
Рәхимовлар тормышы
1. Бу гаиләдә балаларга
белем бирергә тырышалар.
Театрларга, танцыларга
йөриләр.Өйләрендә
кыйммәтле рәсемнәр эленеп
тора, музыка кораллары
ярамый. Татар ирләренә
күренергә дә, йөзләрен
күрсәтергә дә, алар белән
танышырга да ярамый
яшермичә әйтәләр. Бар да
белемле. Кайсы гимназиядә,
кайсы университетта укый.
бар.(Мясниковлар
тормышына охшаган)
2. Гаиләдә тыюга гына
корылган иске кануннар
хөкем сөрә.
3. Хәят 16 яшьлек, озын
куе чәчле, зифа буйлы,
озын керфекле, кара күзле,
алсу-ак йөзле. Хәятка рус
егетләре белән аралашу
рөхсәт ителә, аны театрга
йөрүдән, хәтта декольте
күлмәкләр киюдән дә
тыймыйлар, ягни ул
беркадәр иркенлектә үсә.
Хәят рус балалары белән
уйнап үскән.
Хәят 5-6 ай русча укый,
ягъни татар кызларының
бик күпләренә эләкми
торган шартларга куела.
Аның бәхет турында
хыялы артык зур түгел:
әхлаклы, зыялы һәм төскә
ярыйсы берәр егетне сөеп,
кияүгә чыгу.
Михаил университетта
укый,алдынгы
карашлы.Хәяткә гашыйк
була,үзенең мәх-те
турында аңлата.Аның
өчен милли төрлелек
юк.
Лиза Хәятнең дус кызы.
Гали үзе теләгән җиргә
йөри ала,
егетләр,кызлар белән
аралаша. Ул –мөселман,
театрларга,клубларга
йөри,кызлар белән
таныша.Хәяткә аның да
күзе төшә,әмма Хәяткә
мөселман егетләре
б.аралашу тоела.
Салих (фотодагы
сурәт)
Хәят ул кешене
хыялында яратырга
тырыша. Булачак кияве
Салихны хыялыннан
матур кыяфәтле итеп
үткәргәч, Хәят
мендәренә каплана да
“илаһи, мәхәббәт бир!”
дип куя.
Укучылар такта янына чыгып, үзләренең хезмәтләрен күрсәтеп сөйлиләр.
Димәк, повестьнең бер сюжет сызыгы белән таныштык, икенчесе белән
танышканчы игътибарны тактага юнәлтәбез.
Икенче сюжет сызыгы ул- мәхәббәт сызыгы, темасы.Икенче сюжет сызыгы
белән әсәрдә бәйле нәрсә туды? (Каршылык) Нинди каршылык?
Хәятнең үзе күрмәгән, белмәгән кешегә кияүгә чыгарга теләмәве ;
кияүгә чыгарга үз-үзен мәҗбүр итүе
Эчке каршылыкның бирелеше:
Хәятне берәү дә орышмый, мәҗбүр итми.Ул үзенең ярата алмау, икеләнү,
курку хисе белән ялгызы үз эчендә көрәшә.
Укытучы: Хәят ни өчен язмышы белән килешә?
Укучы: Хәят, бер яктан иреккә омтыла, үзенә охшаган егетне яратырга, үзе
яраткан егеткә кияүгә чыгарга тели. Икенче яктан , әти-әнисенең моңа каршы
килүен белә. Ә ул әти-әнисе сүзен тыңларга, алар сүзеннән чыкмаска
күнеккән.
үзен хыялы белән юата.
Хәятнең Салихка мөнәсәбәте,бәхетле булырга хыяллануы:
Аңарда булмаган сыйфатлар өсти, хисләрен дә матур итеп фараз итә.
Үзе теләгән кием кидерә, үзе теләгән җырын җырлата, торачак йортын
үзе күрергә теләгәнчә бизи.
Үзен үлеп ярата торган егет итеп фараз итә Салихка мәхәббәт хисе
тудырырга тырыша.
Экранда чыга.
Сюжет элементлары:
Экспозиция Лизаның Хәятны кунакка алырга килүе.
Төенләнеш Хәятның дачага килүе һәм Михаилны күрүе.
Вакыйгалар үстерелеше Хәятның эчке кичерешләре. Михаил белән
арасын өзәргә уйлавы.
Кульминацион нокта Хәятка әнисенең Салих портретын күрсәтүе.
Чишелеш Хәятның Салихка кияүгә барырга карар кылуы.
6) Әсәрнең идеясе: хатын-кызның хокуксызлыгы,хатын-кыз үз бәхете
өчен көрәшергә тиеш
( Кушымта №2)
Әсәрнең әһәмиятен ачу өчен мин сезгә татар язучыларының гыйбәрәләрен
тәкъдим итәм. Кайсысы бүгенге дәрескә туры килә дип саныйсыз?
IV. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.
Әйе, Ф.Әмирханның “Хәят” повесте бүгенге көндә дә актуаль,чөнки анда
татар милләтенең бер вәкиле турында сүз бара.Автор аны мәхәббәт хисләрен
баса алучы көчле кыз итеп сурәтли. Бүгенге көндә дә катнаш гайләләр күп.
Сезнең моңа мөнәсәбәтегез ничек?
Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре үз күңеленә якын, кадерле, һәр милләт
кешесе дә тормышта үз гореф-гадәтләрен үтәп, үзе теләгәнчә яшәргә
хокуклы. Гаиләдәге уртак йолалар үтәлмәү һәр икесен дә кимсетергә, һәр
икесен дә фикер каршылыгына китерергә мөмкин.
Өй эше. Иҗади язма эш “XXI гасыр кызыннан (егеттеннән) Хәяткә ачык хат”
Кушымта № 1
Төркемнәрдә башкару өчен иҗади эш биремнәре
......... дачасы бу урманда ялгыз гына түгел иде. Бу урын, шәһәр тирәсендә иң
матур урын булганга күрә, күптән үк инде үзенә шәһәрнең бик күп байларын
китергән һәм бик күп купшы җәйге йортлар (дача биналары) белән тулган
иде. ( Кемнәрнең дачасы турында сүз бара?) Мясниковлар
Хәятның туганымы Әминә N шәһәрендәге иң бай татар ......... кызы иде.
( Әминә кемнәрнең кызы?) Рәхимов
Хәят, күңеленә һәм тойгысына бөтен көче белән каршы килеп, эченнән генә:
«Чынлап та, мөселман булгач, танышып булмый шул инде»,— дип
уйлады.(Бу фикерләр кем турында?) Гали
Ачуланмагыз, Хәят, мин сезне сөям... Минем күңелемдә сез генә...—(Кем
шушы сүзләр белән мәхәббәтен аңлата?) Михаил
Йә, кызым, юкка борчылма. Монысы бозылса, икенчесе бетмәс әле,— диде
һәм әллә ничек уңайсызланып кына кулындагы конвертны Хәятка сузды да
(Портретта кем сурәте?) Салих
,,,,,, үзенең кечкенә, ләкин мәхәббәтле сопраносы белән бер романсның
башын җырлап җибәрде:
Еще тобой полны воспоминания! (Җырчы кыз кем ул?) Лиза
Ах, ......., нинди матур син! Син бәхетле, бик бәхетле! — дими чыдый
алмады. (Кемнең матурлыгына сокланалар?)
................. гади бер татар сәүдәгәре һәм гади татар бае тормышы белән тора
торган кеше иде . (Сүз кем турында?) Борһан абзый
Кушымта № 3 : (Татар язучыларының гыйбәрәле сүзләре)
Таблица шушылай тутырыла.Укучыларның төркемнәрдә башкарган иҗади
эшләре..
I төркем
II төркем
III төркем
Бу рәсемнәрне әсәр
белән бәйләп
аңлатыгыз.
Бу рәсемнәрне әсәр
белән бәйләп аңлатыгыз
Бу рәсемнәрне әсәр
белән бәйләп аңлатыгыз
................. гади бер
татар сәүдәгәре һәм
гади татар бае тормышы
белән тора торган кеше
иде .
(Сүз кем турында?)
......... дачасы бу
урманда ялгыз гына
түгел иде. Бу урын,
шәһәр тирәсендә иң
матур урын булганга
күрә, күптән үк инде
үзенә шәһәрнең бик күп
байларын китергән һәм
бик күп купшы җәйге
йортлар (дача биналары)
белән тулган иде.
( Кемнәрнең дачасы
турында сүз бара?)
Хәятның туганымы
Әминә N шәһәрендәге
иң бай татар ......... кызы
иде.
( Әминә кемнәрнең
кызы?)
Ах, ......., нинди
матур син! Син бәхетле,
бик бәхетле! — дими
чыдый алмады.
(Кемнең матурлыгына
сокланалар?)
Йә, кызым, юкка
борчылма. Монысы
бозылса, икенчесе
бетмәс әле,— диде һәм
әллә ничек
уңайсызланып кына
кулындагы конвертны
Хәятка сузды да/
(Портретта кем сурәте?)
........... үзенең кечкенә,
ләкин мәхәббәтле
сопраносы белән бер
романсның башын
җырлап җибәрде:
Еще тобой полны
воспоминания!
(Җырчы кыз кем ул?)
Ачуланмагыз, Хәят,
мин сезне сөям... Минем
күңелемдә сез генә...
(Кем шушы сүзләр
белән мәхәббәтен
аңлата?)
Кушымта № 2 :
(Татар язучыларының гыйбәрәле сүзләре,) Укучылар үзләренә охшаган
гыйбәрәне сайлап алып, үз фикерләре белдерәләр.
Кайберәүләр яратуны мәхәббәт турында сөйләшү дип уйлыйлар. Ләкин сүз
мәхәббәт аз булганда чын уйларны яшерү, икейөзләнү өчен генә кирәк. Чын
мәхәббәт булган җирдә сүзләргә урын тар. Мәхәббәт телсез булып калуны
өстен саный, чөнки сүзләр артык көчсез һәм артык тупас. (Шәриф Хөсәенов)
Чын мәхәббәт бер генә тапкыр, бер генә кешегә була. (Хәй Вахит)
Чит кавемгә, чит милләт кешесенә кияүгә кыз бирү - аларның милләтен
үрчетү, көчәйтү, куәтләндерү. ( Мөхәммәт Мирза)
Бала балдан татлы да, баланнан ачы да була ала. (Мөхәммәт Мирза)
Кыз йөрәге күбәләк канаты белән бер. Сыңар шырпыдан да дөрт итеп кабына
да дөрләп китә. яз Гыйләҗев)
Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул
матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. (Кәрим Тинчурин)
Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый
белгән кеше матур уйларга омтыла. ( Фәнис Яруллин)
Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш
бирүче мәңгелек агач. (Шәүкәт Галиев)
Акылы белән йөрәген берләштерә алган кеше генә үзенчә тормыш кора ала.
(Кәрим Тинчурин)
Безне өмет яшәтә. Ә өмет өзелгән чакта нәрсә яшәтә? "Әле өмет кабыныр..."
дигән өмет, ахрысы. (Зөлфәт Хәким)