Конспект урока "Җиһаншина Минзилә Вәли кызы" 3 класс

Министерство образования и науки Республики Татарстан
ГАОУ ДТО «Институт развития образования Республики Татарстан»
МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа имени
В.П.Чкалова» Лениногорского муниципального района Республики
Татарстан
УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА
3 КЛАСС
(для 3 класса татарская группа)
Составила:Зиганшина Минзиля Валеевна
Учитель начальных классов
первой квалификационной категории
Казань-2013год
Татарстан Республикасы
Лениногорск муниципаль районы Мәгариф идарәсе
“В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Муниципаль белем бирү учреждениесе
Татар теленнән
3 нче сыйныф өчен
(Татар төркеменә )
Дәрес планы
Төзүче: Җиһаншина Минзилә Вәли кызы
2013 енче уку елы
Тема: Сыйфат нәрсәне белдерә?
Максат:
- Укучыларны сыйфат турында төшенчә белән таныштыру;
- Исемнән чыгып сорау куярга , аны башка сүз төркеменнән аерырга өйрәтү ;
- Укучыларның интеллектуальсәләтен , матур язу күнемәләрен үстерү;
- Туган телгә мәхәббәт, милли үзаң тәрбияләү.
Җиһаз:3 сыйныф дәреслеге А.Х. Нуриева , карточкалар, тестлар,
Презентация «Сыйфат» А.Алиш портреты , А.Алиш китаплары
Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү
Дәрес барышы.
1 Оештыру.
Исәнмесез балалар!
Әйбәт үтсен көнегез,
Фән серен күп белегез.
Җиңел булсын укулар,
Матур булсын язулар,
Дәфтәр саен биш булсын
Ерактан көлеп торсын
А) Ә хәзер безнең матур язу булыр
Әйдәгез, игътибар белән тактага карыйк. Әгәр сез бирелгән язмадан биремне дөрес
үтәсәгез, матур язу минутынды без нинди хәрефне язуыбызны белерсез.
Тактада: (Презентация слайд№1)
Зур- кечкенә
Юеш- ?
Йомшак-?
Яшь-?
Туры-?
Мондый җавап булырга мөмкин : Уң баганадагы сүзләр “к” хәрефенә башланган ,
капма-каршы мәгънәле булырга тиеш.
-Шулай итеп без бүген баш һәм юл “к” хәрефенләрен, уң баганадагы сүзләрне мәкаль
язарбыз. Мәкальне язганчы мәгънәсен аңлатырсыз.
(Слайд №2)
Зур- кечкенә
Юеш- коры
Йомшак-каты
Яшь-карт
Туры-кәкре
Яхшы кеше эштә беленер.
Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, дөрес итеп куеп бүгенге числоны языгыз.
Матур язу.
Беренче юлга баш һәм юл “к” хәрефенләрен,икенче юлга уң баганадагы сүзләрне, өченче
юлга мәкальне язарбыз.
2 Белемнәрне актуальләштерү
РЕБУС (Слайд №3)
-Нинди сүз килеп чыкты? (Исем) (Слайд №4)
-Ул нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап булып килә?
-Ялгызлык исемнәренә нәрсә атамалары керә?
-Исем нинди саннарда килә?
-Исем нәрсә белән төрләнә? Б.к кем? нәрсә?
И.к. кемнең? Нәрсәнең?
Ю.к. кемгә? Нәрсәгә?
Т.к. кемне? Нәрсәне?
Ч.к. кемнән? нәрсәдән?
У.к. кемдә? Нәрсәдә?
-Татар телендә ничә килеш бар?
3. Яңа материалны үзләштерү.
-Бүген без өйрәнәчәк сүз төркеме җөмләдә исемнәр белән бәйләнеп киләләр.
Сез бу дәрестә танышачак яңа сүзне,
РЕБУС (Слайд№5)
Сыйфат (Слайд№6)
-Хәзер игътибар белән бирелгән язмага карагыз һәм безгә кирәк булган
сүзне табарбыз
. . . . .
КОНВАЧИЛНЙШСДЗИРЫ (слайд№7)
. . . . .
-Болар нинди сүзләр? Сез аларны ничек таптыгыз?
( Болар нинди? Кайсы? Сүзләре. Башта өстәге нокталар куелган хәрефләрне
тотоаштырдык, аннары астагы нокталы хәрефләрне)
нинди? Кайсы? (слайд№8)
В) Карандаш һәм китап сүзенә шушы сорауларны куеп сүзтезмәләр төзик.
-Нинди карандаш?(озын, кыска, каты, гади, төсле)
-Нинди китап? (калын , яңа, матур, кызыклы)
-Әлеге сүзләр предметның нәрсәсен белдерә? (билгесен)
-Әйдәгез үзебез кагыйдәне әйтеп карыйк . Предметның билгесен белдереп,
(сораулары) нинди? Кайсы? Сорауларына җавап булган сүзләр сыйфат дип
атала.
(Слайд№9)
Г) Кагыйдәне слайдтан бер укучыдан укыту
Физкультминутка
Иртән күбәләк уянды
Киерелде, елмайды
Чык суында юынды,
Әйләнде дә тулганды,
Бөгелде дә сыгылды
Канатларын кагынды
Югарыга омтылды
4. Алган белемнәрне ныгыту.
а) уен “Нәрсә нинди була?”
Мин исемнәрне әйтәм, сез дәфтәргә языгыз
Кабак, кавын, лимон, шалкан
Шул сүзләргә сорау куегыз һәм аның билгесен (төсен) әйтегез.
Җавапны сызык куеп языгыз (сары)
Алма, җиләк, чия, бөрлегән- (кызыл)
Карлыган, миләш, шомырт-(кара)
Яфрак,кыяр, суган, үлән-(яшел)
д) Дәреслек белән эш 59 күнегү (слайд №10)
Е)Уен “Артык сүзне тап”. Карточкалар таратам.
Карточка
Һәр юлдагы артык сүзне тап, астына сыз
Кыяр, яфрак, яшел, агач.
Алма, карбыз,җиләк, тәмле.
Эшчән, кыз, укучы, малай.
Җил, кояш, кар, кечкенә
-Артык булган сүзләр нәрсәне белдерәләр һәм нинди сорауга җавап бирәләр?
(Слайд№11) карточканы күрсәтә
Ж) Уен “Эстафета “, ике рәт ярыша. Тактада предметның исемен белдерүче ике сүз
язылган, һәр рәттән укучылар чыгып предметның билгесен белдерүче сүзләр язалар
1-рәт ӘНИ (кадерле, матур, эшчән, газиз...)
2-рәт БАЛА (кечкенә, тырыш, өлгер, елак...)
4.Йомгаклау.
а)-Сез дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндегез?
-Ул нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап була?
-Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп киләләр?
-Сыйфатларның сөйләмдәге роле нидә?
Б)Ә хәзер өйрәнгән темабыз буенча тест эшләп карыйк
ТЕСТ
Дөрес җавапны сайла
1. а)сыйфат-җөмлә кисәге.
б)сыйфат-сүз өлеше
в)сыйфат-сүз төркеме
2. а)сыйфат предметның эшен атый.
б) билгесен атый .
в) предметны атый
3 а) сыйфат фигыльне ачыклыйк
б) сыйфат исемне ачыклыйк
Тикшерү в, б, б җаваплары дөрес
В) Мин сезгә әсәрдән өзек укыйм. Сез сыйфатларны табыгыз дәфтәргә языгыз. Башта
укып чыгам, аннан соң әкрен генә укыйм.
Бу кайсы язучының, нинди әсәре? (А.Алиш портреты,А.Алиш әкиятләре,
“Койрыклар”китабы)
А,Алиш балалар язучысы- ул Бөек Ватан сугышында катнашкан фашистлар
тоткынында булган геройларча һәлак булган. Бөек Ватан сугышы елларында татар
язучылары, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, дошманга каршы
көрәште.
2010 елда Бөек Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз? (65 еллыгы)
Нинди сыйфатларны яздыгыз? (1 баладан укыту)
Ничә сыйфат яздыгыз?
5.Өй эше
Абдулла Алишның “Бик яхшы сабак алды ябалак” әкиятен укырсыз сыйфатларны
сайлап язарсыз.
Билгеләр кую. Дәресебезне Э. Мөэминованың ”Туган телем” шигыренә язылган җыр
белән тәмамлыйбыз.
6.Рефлексия
Дәрестә сезгә бөтен нәрсә дә аңлашылса дәфтәр полягызга кызыл турыпочмаклык ясагыз
Ә авырсынсагыз зәңгәр. турыпочмаклык ясагыз.