Технологическая карта "Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр" 5 класс

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
«Олы Елга төп гомуми белем бирү мәктәбе»
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.(ФГОС буенча дәрес планы)
Укытучы: Мөбәрәкшина Әлфинур Әдип кызы,
беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
5нче класс өчен татар теленнән технологик карта
Тема
Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.
Теманың максаты
1.Белем бирү: җөмлә төрләре буенча алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү
күнекмәләрен ныгыту.
2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү
сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм
телләрен үстерү.
3. Тәрбияви: туган телгә, туган як табигатенә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык,
игътибарлылык тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә
Предмет күнекмәләре
Универсал уку эшчәнлеге
Исем сүз төркемен дөрес билгели,
башка сүз төркемнәре арасыннан
аерып ала белү.
Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә омтылыш,
укуга уңай караш булдыру.
Регулятив: Регулятив:укытучы белән
берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү;
куелган мәсьәне чишү өчен дөрес юл
сайлый белү;
Танып – матурлыкны күрә, аңлый белү ,
Коммуникатив: кирәкле сүзләр группасын
яки сүзләрне тизрәк эзләп табу, класс
белән эшләгәндә классташлар фикерен
исәпкә алып эш итү, күршең белән
хезмәттәшлек итү.
Төп төшенчәләр
Предмет, зат, ялгызлык, уртаклык исем
Предметара бәйләнешләр
Әдәбият, рәсем сәнгате, музыка сәнгате
Ресурслар
-төп
-өстәмә
Җиһазлау:
Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек /
Ч.М.Харисова , Н.В.Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов/ – Казан: Тат. кит. нәшрияты, 2015.
Экран, проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар,
тестлар,схемалар, )
Төркемнәрне оештыру
Төркемнәрдә һәм индивидуаль эш.
Дәреснең тибы
Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту
Оештыру технологиясе
Һәр этапның өйрәтү һәм
үстерү биремнәре
Оештыру моменты.
Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү,
барлау; белем алырга әзерлек алып бару.
Оештыру.
1.Дәрескә әзерләнү.
Кәефләрегез ничек? Нинди
максат белән килдегез?
Хәерле көн, укучылар
Хәерле көн барчагызга
Дәрестә үзеңне тоту
кагыйдәләрен әйтү.
Галим Р.
Фәхретдиннең
«Нәсыйхәт» китабыннан:
Үз урыныңда авышмыйча
дөрес утыр;
Дәрескә күңел сал; сораган
сүзне дөрес аңлап, ачык
тавыш белән җавап б.ир;
Укытучының һәр сүзен
мәхәббәт белән үтә
Бүген сезнең белән “Исем”
темасы буенча башлангыч
сыйныфларда
өйрәнгәннәрегезне
кабатларбыз, белем дәрәҗәсен
ачыкларбыз. Белемле
икәнегезне күрсәтерсез дип
ышанам.
Дәрескә максат һәм бурычлар кую.
Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
Табышмаклар чишү. Дәреснең
“Исем” темасына
багышланганын билгеләү.
Башлангычта укыганда бу ема
буенча нинди белемнәр
үзләштергәннәрен искә
төшерү.
Актуальләштерү.
Максат белем алуга карашларын ачыклау, алдагы
дәрестә алган белемнәрен тикшерү.
“Морфология”гә кереш темасы
буенча алган белемнәренә
нигезләнеп модуль төзү
Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү
Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
1.Картинада күргән
предметларның исемнәрен
язып алырга. анып белү
универсал уку эшчәнлеге)
2.”Паровоз” уены. Кем? һәм
нәрсә? Соравына җавап бирүче
сүзләрне дөрес итеп бүлеп
урнаштыру. (Группаларда эш)
3. Читтән торып Казан
шәһәренә сәяхәт. Күргән
объектларның исемнәренең
язылышын күзәтергә, алар
арасындагы аерымлыкны
күрсәтергә. Ялгызлык һәм
уртаклык исемнәр, аларның
язылышы турында нәтиҗә
ясарга:
Бауман урамы
Муса Җәлил һәйкәле
Сөембикә манарасы
Ривьера аквапаркы
Кабан күле
Яңа белемнәрне ныгыту. (үзгәртелгән ситуациядә -
конструктив)
1.Ялгызлык һәм уртаклык
исемнәрне аера белү, аларны
дөрес язу өстендә эш.
Минем исемем -Йолдыз. Энем
Арыслан исемле. Минем Ләлә
, Роза исемле дус кызларым
бар. Беркөнне Миләүшә апа
белән алма бакчасына бардык.
Без анда ләлә, миләүшә, роза
чәчәкләре дә күрдек.
Кайтканда, без Алма
апайга кердек. Ул безгә кызыл
алмалар бирде.
Контроль.
Максат –укучыларның игътибарлылыгын,
хаталарны тикшерү һәм төзәтү.
Тест чишү.
1. Исем нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен
б) предметның исемен
в) предметның эшен
2. Исем нинди сорауларга җавап
бирә?
а) кем? Нәрсә?
б) нинди? Кайсы?
в) нишли нишләде?
3.Исем нәрсәләр белән төрләнә?
а) заман белән
б) зат сан белән
в) килеш, сан, тартым
белән
4. Хаталы җөмләне тап.
а)Менә алсу таң ата.
б) Күктә йолдыз күренә
в) Кичә йолдыз апа кйтты.
5. Хаталы сүзтезмәне тап.
а) әнигә күлмәге
б) әтием кайтты
в) урманга барабыз
(Регулятив универсал
уку эшчәнлеге)
Рефлексия.
VI этап. Бүген без нәрсәләр
белдек?
Дәрестә үзләштергәннәрнең
кайсылары сезнең өчен искә
төшерү булды, ә кайсылары
яңалык иде?
Йомгаклау.
1.Өй эше. Дәреслектән 131нче күнегүне эшләргә.Күп нокталар урынына
дәрестә үзләштергән терминнарның тиешлесен куярга.
2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү. Үзбәя.