Внеклассное мероприятие "Әбиемнең серле сандыгы"

Яшь буынга мирас булып
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Әбиемнең серле сандыгы
Әни: Кызым, бүген без синең белән бик күп җирләрдә булдык, күп
нәрсәләр күрдек. Казаныбызның тарихи урыннарын карадык.
Тәмам арыдык, талдык.
Азалия: Әнием, арысак та, талчыксак та миңа бик ошады.
Әни: Әйдә, кызым, утырып бераз ял итик. Кара әле, балам, безнең
өебездә дә истәлекле, тарихи әйбер бар бит. Мин менә бу
әбиеңнең матур сандыгы турында әйтәм.
Азалия: Әнием, әбиемнең бу серле сандыгы мине күптәннән
кызыктыра. Әйдә, ачып карыйк әле шуны.
Әбиемнең матур сандыгы
Кызыктыра мине күптәннән.
Ачыйк әнием әбекәйнең сандыгын
Әни: Ай, кызым, бигрәк матур шигырь беләсең икән серле сандык
турында.
Шул вакытта балалар керә.
Балалар: Исәнмесез!
Әни: Исәнмесез, балалар! Рәхим итегез, утырыгыз.
Балалар, бүген мин сезне бер истәлекле серле сандык белән
таныштырырга үзебезгә кунакка чакырдым. Бу серле сандык безгә
истәлеккә әбиебездән калган. Әйдәгез әле, балалар, бу сандыкны
ачып карыйк.
Ай-хай, нәрсәләр генә юк икән бу сандыкта! Төрле-төрле китаплар
да бар монда.
Китап алабыз
Азалия: Ааай, нинди зур китап!
Әни: Кара, нинди матур яз күренеше бу биттә. Балалар, ә сез яз
турында нәрсәләр беләсез?
Сүз балаларга бирелә
Лилия: Моннан бик күп еллар элек Яңа ел яз аенда башланган бит.
Мөселман календаре буенча хәзер дә Яңа елны 21 нче мартта
каршылыйлар. Ул Нәүрүз дип атала.
Илшат: Яз көне бөтен дөнья яшәрә, тормыш та яңарып киткән
кебек була. Урамда да яз ае: дөнья матурлана, тамчылар таба.
Камил: Тамчылар тама тып та тып
Тамчылар сикерәләр
Аларны булмый туктатып
Алар яз китерәләр.
Зәлия: Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы
Сагынып көткән яз килә.
Әмир: Тамчы там, тамчы там,
Тамуыңны яратам.
Тамган тамчыларга карап
Мин җырларга яратам.
Яз җыры
Әни: Әйдә әле, кызым, карыйк әле, тагын ниләр бар икән бу
китапта? Татар милли киемнәре кигән балалар рәсеме бу биттә.
Нинди матур киемнәр! Кызым, әбиеңнен сандыгында да шундый
милли киемнәр бар бит.
Сандыктан калфак алабыз
Индира: Сандыкта ятты озак
Әбием чиккән калфак
Ул калфакны әбием
Кадерләп кигән һәрчак.
Лилиана: Их, безнең татар кызлары
Ак калфак киюләре
Калфак кигән чибәрләнең
Ягымлы көлүләре.
Раил: Уйнат-уйнат гармуныңны
Биесеннәр яшь кызлар
Безнең кызлар нурлы йөзле
Әйтерсең лә йолдызлар.
Кәрия-Зәкәрия җыры
Сандыктан сөлге алабыз
__________: Татар хатын-кызларыбыз
Эшнең серен белгәннәр
Кич утырып, җырлар җырлап
Оста чигү чиккәннәр.
___________: Бу сөлгеләр-эскәтерләр
Тамбур белән чигелгән
Әллә инде өсләренә
Чын чәчәкләр сибелгән.
Гадел: Кәләпүшем, кәләпүш
Укалыдыр читләре
Шундый матур кәләпүшле
Малай булдым бит әле.
Әдилә Ханова: Без-татарлар, шушы исем белән
Җирдә яшәү-үзе зур бәхет.
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.
Мәрьям: Туган җирем, Идел буе
Һәр телнең бар туган иле
Туган җирем кебек назлы
Җырдай моңлы татар теле.
Әдилә Садриева: Матурлыкка бай ул безнең тормыш
Адым саен анда матурлык
Барлык батырлыкның, матурлыкның
Иҗат итүчесе-халык бит.