Конспект урока "Графика "Урманда"" 2 класс

2 класс. Рәсем.
Дәреснең темасы. Графика “Урманда”.
Дәреснең максаты. Графика төшенчәсе бирү. Практик эш. Сызыклар
белән рәсем ясау, штрихлау
Бурычлар.
ТБУУГ: Берничә график алым: сызык, штрих һәм тапның нәрсә булуларын
формалаштыру .Тәкьдим ителгән план буенча эшне башкару
ШУУГ. эстетик зәвык тәрбияләү.
КУУГ : дөрес ясау эзлеклелеген күзәтү
РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу.
Дәреснең тибы. Яңа белем үзләштерү дәресе
Материал һәм җиһазлар: 2 класс өчен дәреслек, эш дәфтәре, үрнәк
эшләр, презентация, карандашлар, бозгыч.
Дәрес барышында үтәлергә тиешле максат һәм бурычлар.
1.Оештыру.
1.Төп максат һәм бурычлар белән таныштыру.
2.Укучыларны барлау, журналда тамгалау.
3.Укучыларның дәрескә хәзерлеген тикшерү.
2. Өй эшен тикшерү.
1.Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен сорау- җавап яр-
дәмендә тикшкерү, анализлау, ныгыту.
3.Яңа тема аңлату,төшенчәләр формалаштыру.
1. Графика төшенчәсе бирү,аңлату.
2.Презентация күрсәтеп белемнәрен системалаштыру.
4. Белемнәрне ныгыту. Гамәли эш.
1. Берничә график алым: сызык, штрих һәм таплар белән
тәкьдим ителгән план буенча эшне башкару.
2.Төркемләп эшләү алымын куллану.
3.Укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен күзәтү.
4.Компетентлык үзләштерү- коммуникативлык,
зыялылык, эшчәнлек, үз өстендә туктаусыз эш алып
бару сыйфатларын булдыру.
5.Үзара эшләрне бәяләтеп, анализлау юлы белән әңгәмә
аша кабатлау.
6.Белемнәрне ныгыту максатыннан тест биремнәренә
җаваплар алу.
5.Өй эше бирү.
1.Белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта куллана
белүләре.
2.Төрле чыганаклардан файдаланып үзлегеннән белем
арттыруларына юнәлеш бирү.
Тест.
1. Графика – нәрсә ул?
1. Буяу
2. Рәсемне сызык, штрих, таплар белән ясау
3. Таблица
2. График чараларны билгелә.
1. Карандаш
2. Сызык
3. Штрих
3. Яссылыкта график чаралар белән сурәтләү нәрсә дип атала?
1. Рәсем
2. Картина
3. Иллюстрация
Дәрес барышы.