Конспект занятия "Шәриф Камалның “Буранда” хикәясенә анализ. Әсәрдә геройның хисләренә бәя бирү" 8 класс

Татар әдәбияты. 8нче сыйныф.
Тема: Шәриф Камалның “Буранда” хикәясенә анализ.
Әсәрдә геройның хисләренә бәя бирү. Слайд 1
Максат:
- әсәрнең сюжетын сөйли белергә, хикәяне өлешләргә бүлеп алар
арасындагы бәйләнешне табу, анализлау;
- геройның хисләрен ачыклау, аның кичерешләре турында уйларга
һәм сөйләргә өйрәнү, хисләргә бәя бирү;
- укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык
хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: язучының портреты, укучының дәрескә юл картасы, Ш.Камал
әсәрләреннән күргәзмә, иллюстрацияләр, дәреслек, мәкальләр, әниләргә
багышланган әсәрләр, плакатлар күргәзмәсе, мультимедиа презентация, flah
тест.
Дәрес барышы:
I. Оештыру мотивлаштыру
Укытучы -Әйдәгез әле укучылар бер- беребезне сәламлик. Кулларыгызны
иптәшегезнең куллары белән берләштерегез әле. Ә хәзер бер-берегезгә карап
елмаешыгыз.
Якты чырай, яхшы кәеф
Күрәм мин йөзегездә.
Исәнмесез, хәерле көн
Телим мин барчагызга. Урыннарыгызга утырыгыз.
-Хәерле көн кадерле укучылар.Әдәбият дәресен башлыйбыз. Слайд 2
Укучылар, әйтегез әле безнең Кушлавыч авылы кайсы ягы белән
данлыклы?
(Г.Тукай туган, мәктәп, музей, язучы Әнәс Галиев туган)
-Чыннан да укучылар, Кушлавыч авылы табигате белән дә, атаклы
шәхесләре белән дә бик ихтирамга лаек авыл. Г. Тукай XX гасыр башы татар
әдәбиятының алтын баганасы. Тукай яшәгән, иҗат иткән чорда тагы нинди
язучы, шагыйрьләрне атар идегез?
(Ф.Әмирхан, Н.Думави, Г.Ибраһимов, ШКамал, Г.Исхакый, М.Гафури)
Слайд 3
II. Яңа дәрескә әзерлек өлеше.
Укытучы : Әлеге шәхесләр безнең әдәбиятыбыз тарихына чиксез байлык
туплап калдырганнар. Әйтегез әле, Шәриф Камал кем ул? Слайд 4
Укучы: Ул - язучы һәм драматург, чәчмә һәм драма әсәрләре язган.
Укытучы: Аның нинди әсәрләрен беләсез?
Укучы: Ш.Камалның “Акчарлаклар”, “Матур туганда”, “Таң атканда”
(роман), Сукбай”, Сулган гөл”, Буранда”, Козгыннар оясында”, “Хаҗи
әфәнде өйләнә” һ.б. әсәрләре бар. Слайд 5
III Актуальләштерү. - Укучылар, сезнең алларыгызда бүгенге дәреснең
юл карталары тәкъдим ителә. Бүгенге дәрестә эшлисе биремнәргә җавапларны
шунда язабыз. Алдагы битенә исемнәрегезне язгач, беренче биремне табабыз.
Укучылар, сез нинди әдәби төрләрне беләсез? Шундагы схемаларга җаваплар
язып чыгыгыз. Җавапларыгызны һәр төркемнән берәр укучы әйтеп чыксын.
1 нче төркемнән укучы: -Чәчмә төрнең жанрлары: хикәя, повесть, роман
һ.б.
2 нче төркемнән укучы: -Тезмә төрнең жанрлары: шигырь, поэма,
баллада, бәет;
3 нче төркемнән укучы: Драма жанрлары: комедия, трагедия, драма,
водевиль
Укытучы: Ә хәзер белемнәрне ныгыту өчен мультимедиа тест эшләп
алабыз. Слайд 6
Укытучы: Хикәя дип нинди әсәр атала?
Укучы: Кечкенә вакыйгаларны үз эченә алган кечкенә күләмле чәчмә әсәр.
Укытучы:Хис” сүзен ничек аңлыйсыз? Шуны аңлатып бирегез.
Укучы: Хис ул - тойгы, кичереш дигән сүз. Хис кешенең йөрәгендә туа һәм
һәрбер хис күңел түреннән, йөрәктән чыга (Слайд 7 “йөрәк” рәсеме ясалган,
аның тирәсендә хисләрнең төрләре язылган, укучы шуңа карап сөйли). Кеше
күңелендә бик күп төрле хисләр туарга мөмкин: мәсәлән, үкенү, сагыну,
дуслык, ярату, нәфрәт, ачу, борчылу, кайгыру, шатлану, горурлану һ.б.
Укучы: Хис туар өчен нинди дә булса сәбәп булырга тиеш. Хисләр төрле
булгач, аның сәбәпләре дә төрле-төрле була.
Укытучы: Димәк, без Буранда” хикәясендә геройның хисләрен, аның
сәбәбен ачыкларбыз.
IV. Әсәргә анализ ясау.
Укытучы: Сез язучының Буранда” хикәясен укып килдегез. Бу хикәядә
нинди вакыйгалар турында сүз бара? ( хикәянең сюжетын 1-2 укучы кыскача
сөйли)
Картада эш Дәреснең юл картасындагы 3 нче биремне үтәү
Төп вакыйгалар:
- Мостафаның дустына керүе
- юлга әзерләнү
- буран булуга карамастан, юлга чыгуы, уйлары
- әнисенең үлеме.
Ярдәмче (кечкенә) вакыйгаларны табу:
- бала елау
- көчле буран
- төн үтеп, яктыру.
Укытучы. Әсәрдә вакыйгалар үзара кабатлау алымы белән бәйләнгән?
Әлеге алым әсәрнең иң кирәкле эчтәлеген, мәгънәсен ачарга ярдәм итә.
Укытучы: Кабатланган вакыйгаларны табып кычкырып укыйбыз.
(буран, бала елау урыннарын укучылар табып укыйлар)
Укытучы: Ярдәмче вакыйгалар әсәрдә нинди роль үти? Алар Мостафага
ничек тәэсир итә?
Укучы: Ярдәмче вакыйгалар метафора ролен үтиләр. Бала елау - Мостафа
әнисен искә төшерә, аны шул төн үзгәртә. Чөнки ул моңарчы гамьсез, кешедән
көлә торган, кеше сөйләгәнгә ышанмый, тыңламый торган салкын җанлы кеше
була. Яшь ана - Гайшә - төне буе бала янында була, аны юата,
тынычландырырга тели, җитмәсә ире, кунагы өчен дә борчыла. Мостафа минем
әнием дә шулай төннәрен йокламыйча мине юаткандыр, борчылгандыр,
яраткандыр дип уйлый башлый. Слайд 8
Буран - ул бер көчәя, бер тынгандай була, аннан тагын көчәя. Буран
геройның авыр хисләрен, анасы турында уйларын көчәйтә.Слайд 9
Таң ату - Мостафаның авыр хисләреннән арынуы, хатасын аңлавы һәм
тизрәк, бүген үк әнисе янына кайтып, аннан гафу үтенергә теләве. Слайд 10
Укытучы: Хикәядә вакыт белән бәйле вакыйгаларны табыгыз, шулар аша
геройның хисен, хиснең сәбәбен табыгыз.
Укучы: Вакыт белән бәйле вакыйгалар: Мостафаның үткәннәрне искә
төшерүе һәм бүгенге көне.
Ул бала чагын, әнисеннән көлүен, көл сибүен, аннан бизүен, гафу
үтенмәвен искә төшерә. Бу уйлар аның күңелендә газаплы үкенү хисе тудыра.
Бу хиснең сәбәбе - әнисен рәнҗетү.
Бүгенге көне - дустында төн кунуы, юлга чыгуы, тизрәк әнисеннән гафу
үтенергә теләве, күрешергә теләве, әнисенең үлеме.
Мостафа әнисе белән күрешә алмый, соңгы минутында да баласы
турында уйлаган ана үлеп китә. Бу вакыйга геройга нык тәэсир итә. Аның
кайгысы (хисе) бик көчле. Аның сәбәбе - моңарчы гафу үтенмәве, ул соңга
калды.
Укытучы: Мостафага һәм әнисенә бәя бирегез.
Укучы: Мостафа салкын бәгырьле, анасын рәнҗеткән бәхетсез, мескен
кеше. Әнисе бала җанлы, мәрхәмәтле, кичерә белүче, гомер буе Мостафаны
сагына, ярата, чөнки бала ана өчен бик кадерле.
Укытучы: Укучылар, хикәянең төзелешенә игътибар итегез әле. Башы
ничек башлана, ахыры ничек бетә? Аларның аермасы һәм охшашлыгы нәрсәдә?
Укучы: Хикәянең башында яшь бала елый, аны юатучы әнисе бар, ахырда
- Мостафа елый. Ул инде зур кеше, ләкин анасы өчен ул да барыбер бала, аны
инде юатучы юк. Слайд 11 Мостафа соңга калды.
Укытучы: Мостафаның елый башлавы, аннан акрып-акрып елавы ни өчен
кабатланып бирелгән?
Укучы: Аның хәсрәт хисен арттыру өчен, кайгысының көчле икәнен
күрсәтү өчен. Үзенең бәхетсезлегеннән елый.
Укытучы: Буран котыруы, төн буе бала елау, авыр уйлар, ананың үлеме
дә бер көндә булган хәлләр. Билгеле, автор хикәяне башка төрле итеп үзгәртә
алыр иде. Ләкин ул аны үзе теләгәнчә язган. Авторның тормыштагы
чынбарлыкны хыялдагыча үзгәртеп, арттырып сурәтләвен романтизм диләр.
(романтизм сүзенең аңлатмасы экранга чыга) Слайд 12
Укытучы: Укучылар, юл картасында образлар системасын чагылдыручы
таблица бар. Әйдәгез аны тутырып алабыз. Картада эш
Укытучы: Бу әсәр белән язучы нәрсә әйтергә теләгән? Авторның идеясен
табыйк.
Укучы: Автор әниегезне беркайчан да рәнҗетмәгез, мәңге бәхетсез
булырсыз һәм бу бәхетсезлектә сезгә беркем дә ярдәм итә алмас, ди.
Укытучы: Әсәрнең темасын хикәянең исеменнән табыйк. Буран -
метафора буларак кулланылган. Ул геройның хисләрен көчәйтә, дидек. Тагын
нинди мәгънә белдерә микән? Слайд 13
Укучы: Буран кешене юлда адаштыра һәм кеше бәхетсезлеккә дучар була.
(өшергә, туңып үләргә дә мөмкин). Әсәрнең темасы - тормыш юлында адашкан
ялгыз кешенең бәхетсезлеге, мескенлеге.
Укытучы: Бу әсәр безне нәрсәгә өйрәтә?
Укучы: Әсәр безне әниләрне беркайчан да авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәскә,
аларны хөрмәт итәргә, миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтә.
Укытучы: Әйе, бик дөрес. Татар халкында аналар турында әйтелгән
матур, тирән мәгънәле гыйбарәләр, мәкальләр бар. Карагыз, сезнең алдыгызда
конвертлар эчендә мәкальләр бар. Шуларның парларын табып тәңгәлләштереп
тезеп чыгыйк.
Эш барышында клип җибәрелә “Көттермәсәк иде әнкәйләрне” Вадим
Захаров җыры Слайд 14
- Укучылар әйдәгез мәкальләрнең дөреслеген экраннан тикшерик:
Слайд 15
Ана куены туннан җылырак.
Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс.
Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасын җиңә.
Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас.
Агачына күрә алмасы анасына күрә баласы.
Ана күңеле балада бала күңеле далада.
Ана янында бала ятим булмый.
Баласы суга төшәр анасы утка төшәр.
V. Йомгаклау, нәтиҗә ясау
Тактадагы плакатлардан матур гыйбарәләр уку һәм укучыларның үз
әниләре турында фикерләрен тыңлау.
1. Ана - бөек исем. (Һ, Такташ)
2. Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
3. Анага бала алтыда да бала, алтмышта да бала. (хикәя белән дә
бәйләргә мөмкин)
4. Җәннәт аналарның аяк астында. (Пәйгамбәребез хәдисеннән).
(Өстәмә аңлатма: Пәйгамбәребез Мөхәммәт саллиаллаһу галәйһиссәлам үзенең
бер хәдисендә болай ди: “Әлҗеннәтү тәхтә әкъдәмилүммәһәти”, ягъни “Җәннәт
- аналарның аяк астында”. Җәннәткә керү юлы - ананы хөрмәтләү, олылау,
картлык көннәрендә тәрбияләү. Ана хакы - бөек хак.)
5. Анаңны рәнҗетсәң, бәхетсез булырсың.
6. Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс. (Өстәмә
мәгълүмат: ана балага тормыш, җан бирүче. Англия галимнәре ана сөтенең
файдасы һәм шифасы турында менә нинди фикергә килгәннәр: ана баласын
кимендә ике ел имезергә тиеш. Чөнки ана күкрәк сөте аша үзенең әхлагын, рухи
байлыгын, әдәбен бирә. Ясалма сөт порошокларын сатудан тыйганнар. Сөтсез
ана икенче бер әдәпле, әхлаклы анадан баласын имезә ала. Ике ел дәвамында
әхлакый, рухи байлыкның, тәрбиянең 80 күкрәк сөте аша керә, ә бары тик
20 %ы гына уку, уеннар, төрле күнегүләр аша керә икән.)
Укытучы: Укучылар, ана һәм бала темасына багышланган нинди әсәрләр
укыганыгыз яки ишеткәнегез бар?
Укучы: Сак-Сок” бәете, легендалар, “Матурлык” Ә.Еники
Укытучы: Менә шундый күтәренке нотада дәресебезне тәмамлыйк.
Үзалдыбызга сорау куйыйк: канәгатьме әниләребез бездән, булдыра алганның
барын да эшлибезме алар өчен?! Мәдхия җырлыйк аларга без бүген. Һәр
кешенең әнисе - “бердәнбер”. Аналарның кадерен белик. Табигать-анабыз
һәрберебезне бердәнбер итеп, кабатланмас, уникаль шәхес итеп яраткан, бер-
беребезнең кадерен белик. Һәрберебез әниләребез өчен “Бердәнбер”
икәнлекне беркайчан да онытмыйк.
V. Өй эше, билгеләр кую.
Өй эше: Юл картасының 4 нче биремен үтәргә, һәм Әниләрегез турында
кечкенә инша язып килергә. Слайд 16 Дәрес тәмам, сау булыгыз.
Кулланылган әдәбият:
1. Ганиева Ф.Ә. Әдәбият дәресләре. 8 сыйныф: методик кулланма.
Казан:Татар.кит.нәшер.,2015.
2. Ф.Ә. Ганиева, Ч.Р. Рамазанова Әдәбият дәреслеге. 8 сыйныф беренче
кисәк. Казан:Татар.кит.нәшер.,2015.
3. Энҗе чәчтем-энҗе җыям.Халык афоризмнары. Икенче китап. Казан
“Мәгариф”нәшрияты 2002.
4. Татар әдәбиятыннан эш дәфтәрләре. 8 сыйныф.
Казан:Татар.кит.нәшер.,2015.
Искәрмә: мультимедиа презентациягә куелган видео клип ТМТV
каналының ачык интернет чыганакларынан алынды һәм авторлык
хокукларына дәгъва итми.