Занятие "Кирәкми безгә сугыш"

Тема: Кирәкми безгә сугыш
Максат:
1.Баларның Җиңү бәйрәменең асылына төшендерү, аларда бәйрәм рухы тудыру,
Балаларда патриотик хисләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарына олылау һәм балаларның
бер-берсенә игътибарлык, ярдәмләшү, үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү.
2. Балаларның диалогик сөйләмен, фикерләү сәләтен үстерү.
3. Шигырьне игътибар белән тыңларга, тәрбияченең биргән сорауларга тулы җавап
бирүләренә өйрәтү.
Җиһазлар: сугышка кагылышлы рәсемнәр, ИКТ, слайдлар, “Чукмар белән тукмар”
мультфильмы
Эшчәнлек барышы:
-Балалар, карагыз әле тәрәзәгә, нинди матур язгы көн. Мондый матур көнне кәефләребез
дә шат, күтәренке булсын. Әйдәгез әле бер-беребезгә карап елмайык, күтәренке кәефне
башкаларга да бүләк итик.
Тәрбияче музыка астында шигырь укый: «Кирәкми безгә сугыш" (Ә.Исхак)
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
-Балалар, шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (Сугыш)
-Дөрес, бугенге эшчәнлекне мин нәкъ шушы темага багышларга һәм күп еллар элек
булган хәлләр турында сөйләргә телим. (Слайдлар ярдәмендә)
Һәр кеше үз эшен эшләгән: әти-әниләр эшкә киткән, кызлар- курчак белән уйнаганнар,
малайлар агач атта тирбәнгәннәр. Берәү дә сугыш башланыр дип уйламаган. 22 июнь-
сабыйлар тәмле төшләр күреп йоклаган вакытта дошманнар илебезгә бәреп керә. Сугыш
бик аяусыз була. 22 миллионнан артык кешенең гомерен алып китә. Ләкин бабаларыбыз,
дошманнарны җиңеп, безгә тынычлык алып кайта. Без аларга рәхмәтле. Кызганычка
каршы, алар елдан- ел кими.
Сугышта катнашкан геройлар арасында безгә таныш шагыйрьләр дә, язучылар да була.
-Сез сугышта катнашкан нинди шагыйрьләрне беләсез? (Муса Җәлил)
Бик дөрес, Муса Җәлил-илебез горурлыгы. Ул дошманнар кулына әсирлеккә төшсә дә,
югалып калмаган, үзенең матур шигырьләрен язуын дәвам иткән.
Тагын бер сугышта катнашкан һәм сезгә таныш булган балалар язучысы-Абдулла Алиш.
Сез Абдулла Алишның нинди әкиятләрен беләсез?
Уен-табышмак «Бу кайсы әкияттән?»
1. Җәй буе бал җыя,
Кыш буе хәл җыя.
(Бал корты – «Нечкәбил»)
2. Соскы борын – бакылдык,
Күп сөйләшә – такылдык.
(Үрдәк – «Сертотмас үрдәк»)
3. Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
(Куян- “Куян кызы”)
Ә хәзер без Абдулла Алишның тагын бер әкиятен карап узарбыз. (“Чукмар белән тукмар”
мультфильмын карау.)
-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Чукмар белән Тукмар дус яшәгәннәрме?
- Ни өчен алар талашканнар икән?
-Ә ничек яшәсәң күңеллерәк була икән?
-Әйе, балалар, дус-тату яшәсәң, бер-береңне хөрмәт итсәң, булышсаң, тапкан ризыкларны
бергә бүлешеп ашасаң гына, безнең тормышыбыз матур, яшәве дә күңелле булыр иде.
Шуның кебек илләр арасында дуслык, татулык булса, сугыш безне әйләнеп үтәр.
Җырлы-сүзле уен “Зилем- Зиләле” (Физминутка)
-Балалар, безнен өстәлдә сезнең белән ясаган канәфер чәчәкләре бар. Әйдәгез аларны
төсле кәгазьгә ябыштырып, ветераннарыбызга бәйрәм открыткасы ясыйбыз. 9 май
бәйрәмендә без аларга рәхмәтебезне әйтеп, бүләгебезне тапшырырбыз.
-Менә кумәкләшеп ясагач, ничек матур бүләк килеп чыкты.
Димәк, без илдәге тынычлык өчен кемнәргә рәхмәт әйтергә тиеш?
-Илдә сугыш булмасын өчен ничек яшәргә кирәк?
-Рәхмәт, сезгә балалар. Ял итегез.