Конспект урока "Музыка теле – ул дуслык теле" 4 класс

Мөхәммәтҗанова Гузалия Минисламовна,
Әлмәт шәһәре “Ризаэддин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия”нең
музыка укытучысы
Музыка теле ул дуслык теле.
4в классы
Бурычлар:
Белемнәрне алу. Ф. Шопен, Р.Яхинның биографиясе һәм музыкалары телән танышу.
Белемнәрне үстерү. Музыканың эчтәлеген тоярга өйрәнү.
Тәрбияви. Белемле тыңлаучы һәм башкаручы тәрбияләү. Чит ил композиторы белән беррәттән татар
композиторларының әсәрләрен дә таныту. Туган илне ярату хисләрен арттыру.
Дәрес барышы
Слайд
Слайд Темсы
Укытучының эшчәнлеге
Укучыларның
эшчәнлеге
Слайд №
1
Укучыларны
сәламләү
Сәламләү
Тавыш ачу күнегүе ”Такмаклап бию”
“Төймә”. Татар халык җырын башкару
Фикер йөртү өчен сораулар.
Бию төре безне концерт залына алып керер. Концерт залында бию
төре ничек яңгырый икән?
Укучыларның
җаваплары
Слайд №
2
Максат кую
Шопен
Танылган поляк композиторы Ф.Шопен бию сыман музыка язу остасы.
Аның язмышы рус композиторы Рахманинов белән охшаш. Ул да поляк
композиторы кебек гомерен чит илдә үткәрә. Ике композитор да туган
илләренә тугры булып калалар, музыкалары халыкчан, туган җиргә
мәхәббәт белән сугарылган.
Татар музыка дөньясында да Шопен иҗаты белән аваздаш музыка язган
Укучыларның
җаваплары
композитор бар. Ул Рөстәм Яхин. Шопен кебек аның да яраткан
инструменты фортепиано була. Фортепиано өчен Фридерик Шопен полонез,
мазурка, прелюдия, этюд, вальслар яза. Шопенның пьеса жанр–стиль
традицияләре Яхин иҗатында татар халык музыкасы аһәңнәре белән
яңгырый.
Бүген без әлеге композиторларның бию жанрында язган музыкасын
тыңларбыз, биеп тә карарбыз.
Үз алдыгызга нинди бурычлар куярсыз?
Слайд №
3
Полонез
Полонез иң борынгы поляк биюе. Элек аны ”бөек”, яки “җәяүле” бию дип
йөрткәннәр. Франөуз телендәге сүз поляк биюе мәгънәсен белдерә. Башта
биюне ир-атлар биегән.
Башта полонезны бары ирләр генә биегән. Полонез белән патшаларның
балларын башлап җибәргәннәр.
Полонез өч чирекле үлчәмдә язылган тантаналы марш сыман музыка.
Биючеләр танатаналы, горур көйгә тигез генә атлаганннар, такт азагында
чүгеп куйганнар.
Крестьянннарның да полонезлары булган. Ул тынычрак һәм йомшаграк
яңгырый.
Фридерик Шопен язган полонез Польшаның символы булып тора.
Полонез музыкасы ничек яңгырый?
Полонез адымын өйрәнү.
Үткен ритм,
көй югары
омтыла,
фразаларның
төгәл бетүе,
мажор лады
музыкага
яктылык,
тантана өсти.
Слайд №
4
Вальс
Мәңге яшь вальс!
Вальсның төп хәрәкәтен атагыз?
Вальс ( нем. walzen "әйләнү, “борылу") өч чирекле үлчәмгә йомшак
әйләнүле хәрәкәтләр белән бал биюе. Лирик һәм романтик характеры белән
аерылып тора. Вальсны австрия лендлерларыннан чыккан диләр. Тора бара
Сыгылмалы
хәрәкәтләр
гади халык биюеннән югары даирәләрдә яңгырый башлый.
Темпы төрле салмак та бик җитез дә була ала. 17-20 гасырларда бик популяр
булган.
Вальсның төрләре күп: вена, инглиз, венгр, вальс-мазурка, вальс- миньон
Үзегезне дирижер дип күз алдына китерегез, кулларыгыз белән вальс
характерын күрсәтегез.
Слайд №
5
Мазурка
Балның кульминациясе Мазурка. Исеме Польшаның Мазовия өлкәсеннән
килеп чыккан. Күңелле, хәрәкәтчән, өч чирекле үлчәмдәге бию. Бию парлап
башкарыла. Аерымхәрәкәтләре булмагач, биючеләр биюне башкарган
вакытта үзгәртәләр. Без дә фантазиябезне эшкә җигеп, төрле хәрәкәтләргә
биеп карыйк әле.
Музыка
тыңлау
Импровизация
Слайд №
6
«Желание»
Шопенның бик гүзәл җырлары бар. Игътибар белән тыңлагыз.
Музыка
тыңлау
Слайд №
7, 8, 9,10
Җыр тексты
“Петушок”. Латыш халык җыры белән танышабыз.
Җыр
башкару
Слайд
11
Огинский
Польша тагын бер композиторның туган ягы. “Туган ил белән саубуллашу”
полонезын тыңлыйк. Ни өчен полонезны шулай атадылар икән?
Музыка нинди хисләрне чагылдыра?
Музыка
тыңлау
Слайд №
12
Шопенның
үлеме
Огинский, Шопен үз илләреннән читтә үлделәр. Тик туган илләренә
мәхәбәтне гомер буе сакладылар.
Шопенны Парижда күмәләр. Йөрәген үзе кушуы буенча туган иле
Польшага, Варшавага кайтарыла. Бүгенге көндә дә шунда саклана.
Слайд №
13
Шопенга
Һәйкәл
Укучыларны группаларга бүленә.
“Шопенның йөрәге туктадымы икән?”
Группаларда
эш
Слайд №
14
Рефлексия
Концерт залында нинди музыка яңгырый?
Бүген дәрестә нинди инструмент төп урында торды?
Бүген сез нәрсәгә өйрәндегез?
Бүген үзегезгә нинди ачыш ясадыгыз?
Укучыларның
җаваплары.
Нәтиҗә: Шопенның музыкасы яңгыраганда аның йөрәге тынмый.